Кояш Тимбикованың тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли эш.

Кояш Тимбикованың тормышы һәм  иҗатына багышланган фәнни-гамәли эш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧИСТАЙ  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МБГББУ “3 нче гимназия”

ХӘТЕР

ЙОМГАГЫН

СҮТКӘНДӘ... 
(Кояш Тимбикова иҗатына багышланган фәнни-гамәли эш)

                                        

                                                                                            Эшне үтәде: I категорияле татар теле

                                                                                      Һәм әдәбияты укытучысы         Залялет-

                                                                                      динова Альбина  Фаат кызы                              

                                           

                                                                                   

2014

        ЭЧТӘЛЕК

I. Кереш .............................................................................................3-4

   

II.Төп өлеш........................................................................................4-8

    1.Сагынып искә алырга калды......................................................

    2.Кояш Тимбикова hәм “Казан  утлары”  журналы.............

    3.Кояш Тимбикованың иҗаты .....................................................

III.Йомгаклау....................................................................................8-9

IV.Файдаланылган әдәбият.............................................................10

                      ХӘТЕР ЙОМГАГЫН СҮТКӘНДӘ

       2007 елның 16 ноябрендә бөтен Татарстан халкы,безнең райондашыбыз танылган язучы,журналист Татарстан Республикасы hәм РСФСРның атказан- ган мәдәният хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың олуг юбилеен билгеләп үтте.Әгәр Кояш Тимбикова исән булса,аңа 73 яшь булган булыр иде.Ләкин әле  дәртләнеп иҗат итәргә  мөмкинчелек булганда гына үлем аны безнең арабыздан алып китте.Яраткан язучыбыз бүген  арабызда булмаса да,ул безнең күңелләрдә,әсәрләрендә  яши.Якыннары күңелендә исә аның балачагы,яшьлеге,мәхәббәте хакында матур хатирәләр саклана.

    Ни өчен соң мин үземнең тикшерү эшемне  Кояш Тимбиковага багышларга булдым?Чөнки,инде алда әйтеп үткәнемчә,Кояш Тимбикова минем райондашым.Минем шушы эшкә алынуымның  да төп максаты- райондашыбыз Кояш  Тимбикова турында күбрәк белү,киләчәк буыннарга аның турында күбрәк мәгълүмат калдыру,Кояш  Тимбикова иҗаты белән кызыксындыру .Күп вакыт без янәшәбездә яшәгән кешеләрнең бары тик исемнәрен генә беләбез,аларның кем булуы,нәрсә белән шөгыльләнүе,ничек яшәве белән кызыксынмыйбыз.Шуңа күрә киләчәк буын районыбыздан чыккан шундый талантлы шәхес барлыгын белсен,Кояш Тимбикованың иҗаты белән кызыксынсын,яратсын иде.

       Кояш Тимбикова Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ,ун сыйныф тәмамлаганнан соң, 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары бе- лем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) “Азат хатын” журналы редак -циясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. “Казан утлары” журналында  Кояш Тимбикова 1993 елга  

                                                        -3-                  

кадәр эшли. Төп әдәби әсәрләре  дә  шушы журналда дөнья күрә. 1964 елдан КПСС әгъзасы.
       
К.Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 ел -дан күренә башлый. “Кояш безгә елмая” (1962), “Тылсымлы таяк” (1964) ке -бек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда “Зәңгәр күлмәк” исемле хикәяләр һәм “Күңелләргә күләгә төшмәсен” исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда “Инешләр Иделгә коя” исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – “Синең өчен” дигән повесте урнаштырыла.
   
70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образла -рын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хи- кәяләр      (“Сөлге булсын бүләгем”, “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут”һ.б), КамАЗ  төзүче яшьләр тормышына багышланган “Агым уртасында”, архео -логлар турында “Тәңкәле тау” һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән “Кышкы талпыну”, “Ярлар биек” исемле повестьларын иҗат итә.
       
Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татар- станның атказанган сәнгать хезмәткәре һәм башка төрле бүләкләр иясе.Кояш Тимбикова 1976 елдан бирле ТАССРның  атказанган мәдәният  хезмәткәре  дигән мактаулы исемне йөртте.

         1969-1985 еллар арасында Кояш Тимбикованың очерк ,хикәя ,повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты. Аның  аерым әсәрләре рус ,СССРдагы башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

         Кояш Тимбикова – 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

         Кояш Тимбикова 2004 нче елның январь аенда Казанда вафат була.Аңа нибары  66 яшь кенә була.

         Кояш Тимбикова туры сүзле,егет характерлы,әйткән сүзен үти торган , шул ук вакытта нечкә күңелле кеше булган.Аны белгән,аның белән аралашкан кешеләр җылы сүзләр белән генә искә алалар аны.Димәк,Кояш Тимбикова hәркем күңеленә ачкыч таба белгән.

                                                    -4-

         Энҗе Тимбикова истәлекләреннән күренгәнчә,Кояш Тимбикова кечкенәдән бик шук бала булган.Ул бит гаиләдә төпчек кыз да.Ә төпчекләр бераз  иркәрәк тә була.Гадәттә гаиләдәге бөтен игътибар төпчек балага бирелә.Ләкин,Энҗе Тимбикова истәлекләреннән чыгып,бу гаиләдә моны күрмәдем .Гаиләдә ата-ана назы тигез бүленгән.Закир hәм Сания Тимбиковлар балаларда бер-берсенә карата якын итү хисләре тәрбияли алганнар.Шулай ук Кояш Тимбиковада  белемгә омтылыш  көчле була.Кечкенә Кояш апаларының ничек  мәктәпкә йөрүләрен күреп үсә,үзенең әти-әнисе дә укытучылар.Максатчан,киң күңелле булуы аңа тормышта үз урынын табарга ярдәм иткәндер дә инде.

        Дусларының истәлекләреннән күренгәнчә,Кояш Тимбикова ачык күңелле,юмарт,шул ук вакытта кырыс та ,үз фикерен әйтеп бирә торган кеше булган ул.

        Кояш Тимбикова hәркем күңелендә көләч йөзле ,зифа буйлы булып истә калган.Аңа тормышында зур югалтулар кичерергә туры килә. Иң якын кешеләрне югалту беркайчан җиңел булмаган.Ләкин,Кояш Тимбикова шул зур сынауларны үтә,сынмый,сыгылмый,алга таба яшәвен,иҗат итүен  дәвам иттерә.

        Кояш Тимбикова “Казан утлары” журналында 1979  елда  эшли башлый. Журналда  редактор ,җавапла сәркатип вазифаларын башкара.Кояш Тимбикова очерк hәм публицистика жанрларын үстерергә зур өлеш кертте. “Казан утлары” журналында Кояш Тимбикованың “Хәлең ничек,ил кызы?” , “Ихлас җан” , “Ут кирәк,ут!” кебек мәкаләләре басыла.

 “Өметләр аклану” дип аталган икенче бер мәкаләсендә Кояш Тимбикова шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның “Акчарлагым-асыл кошым” исемле китабы басылып чыгу уңаеннан язылган.Кояш Тимбикова шагыйрәнең иҗат юлына күзәтү ясый hәм “Акчарлагым-асыл кошым” китабына бәяләмә бирә.   Кояш Тимбикованы  татар хатын кызларының яшәеше,бүгенгесе,аларның нинди борчу-мәшәкатьләр белән яшәүләре кызыксындыра hәм борчый. Шул уңайдан ул “Казан утлары”журналында “Хәлең ничек,ил кызы?” исемле

                                                        -5-

 мәкаләсен бастырып чыгара.Бу мәкаләсендә Кояш Тимбикова Диләрә Тумашева,Наилә Гәрәева,Фәния Хуҗахмәт,Диләрә Зөбәерова.Рәшидә Исхакова,Фәридә Гайнуллина,Гөлшат Зәйнашева кебек күренекле хатын –кызларыбызга бүгенге тормыш-яшәешләре хакында сорау бирә. hәрбер хатын-кызны нәрсә дә булса борчый икән. Монсыз, миңа калса.мөмкин дә түгелдер Шул ук вакытта Кояш Тимбикова ишек төбендә егетләр белән тәмәке тартып торучы татар кызына да мөрәҗәгать итә. Һәм ул кызның бүгенге көнгә карашлары, әйткән фикерләре чәчләрне үрә торгыза hәм шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итә. Минемчә Кояш Тимбикованың шушы мәкаләне язарга алынуы да бик урынлы hәм кирәк булган. Татар кызларының түбән тәгәрәве өлкән буын кешеләрен борчымый калмаска мөмкин түгел.

       Кояш Тимбикова җәмәгать эшләрендә дә, уку буенча да актив була. Менә дигән педогог чыгар әле аннан,дип уйлый торган булган төркемдәшләре. Ә ул университетны тәмамлагач, бөтенләй икенче юлдан китә-журналистлык hәм яэучылык hөнәрен сайлый. Кояш Тимбикова,университетны тәмамлар-тәмамламас борын ук “Азат хатын”журналы редакциясында эшли башлый. Ул анда мәкалә hәм очерклар гына язып калмый, әдәбият дөньясына да үтеп керә. Кояш Тимбикова барыннан да бигрәк тырыш, тынгысыз, эзләнүчән журналист – язучы була.Аның карашлары университетта уку дәверендә үк калыпланган hәм алар гел үзгәреп торган чынбарлыкның ничек бәяләнүенә hич кенә дә бәйләнмәгән.

      Теге яки бу язучының иҗат юнәлеше, идеологик мәсләге, әсәр сюжеты -ның   корылышы, конфликтларның катлаулылыгы,ниhаять, персонажларның үзенчәлеге турында аның үзеннән башка бер тәнкыйтьче яки әдәбият белгече дә тәгаен аңлата алмыйдыр. Биниhая ихлас җанлы Кояш Тимбикованың әдәби әсәрләре, уйдырма булудан бигрәк,реаль күренешләрне сүрәтләве, “шагыйрәнә ялган”нан качып, конкрет ситуацияләргә мөрәҗәгать итүе,очерк- ларында hәм истәлек язмаларында исә чын әдәбилеккә омтылуы, нәфис сәнгать таләпләренә буйсынырга тырышуы- бу игезәк жанрларны якынайта, аларны тормышчанрак итә. Аның илле еллык бәйрәме алдыннан “Казан

                                                            -6-

 утлары” журналында басылган “ Ник сагынам икән?” дигән автобиографик әсәре күп сорауларга җавап бирә кебек. Бу әсәр интонацияләрнең ачыклыгы, авторның ихласлылыгы белән җәлеп итә. Аның мәшhүр шагыйрәбез Саҗидә Сөләймәновага багышланган “Шагыйрәнең хыялында йөрткән китабы”, атаклы артистка Наилә Гәрәева турындагы “Мәхәббәт –бер генә!” исемле язмаларын да “мәкалә” дигән жанр белән тамгалау да бик дөрес булмас иде. Аларда язучының үзенең бай тормыш тәҗрибәсе, шәхси уйланулары, шатлык- борчулары чагылган.

       Инде алда әйтеп үтелгәнчә, Кояш Тимбикова hәрвакыт яңалыкка омтыла. Кайда тормыш кайный,кайда яшьләр- шунда Кояш Тимбикова. Әле “Азат хатын” журналында эшләгән вакытында ук ул  үз укучысын таба,hәр өйдә аның берсеннән – берсе гыйбрәтлерәк  язмаларын,хикәя,повестьларын  көтеп алырга өйрәнәләр.Аның әсәрләре  дәртле ,рухландыргыч,тормышчан булу -лары белән халыкка якын була. Әллә нинди кызык язмышлы геройлар эзләп таба да шулар турында яза ул.Бервакыт ул Социалистик Хөзмәт Герое тимер- че Сәрвәр Нәфыйкова турында яза.Бераздан ул Кояш Тимбикованың  “Синең өчен” повестена төп герой булып керә.КамАЗ, БАМ төзелешләрендә дә бу -лырга ярата Кояш Тимбикова.Бигрәк тә КамАЗ  төзелешенә еш бара.Нәтиҗә -дә уннарча очерклар hәм  “Агым уртасында” исемле повесть дөнья күрә. Укучы әдибәнең бу әсәрен дә яратып кабул итә. Бигрәк тә яшьләр. Чөнки повесть нәкъ менә алар турында.

        Кояш Тимбикованың “Тын бакчада” дигән повестен да укучы яратып укый.Исеме тынлык вәгъдә итсә дә,әсәрнең төп герое Алия инде кызын кияүгә биреп йөрсә дә ,бу әсәр дә яшьлек турында дияргә була.Яшь аның Алиясе!Табигатькә,яшәешкә,тормышка гашыйк җан.Янып – ялкынланып : ваемсызларның үзәгенә төшеп,харап булган алма бакчасын тергезеп,аңа җан өреп йөри.

        Кояш Тимбикованың әдәбиятка кагылышлы фикерләре дә игътибарга лаектыр.”Проза турында сөйләшү” исемле мәкаләдә язучыларның татар әдәбияты турында фикерләр чагыла.Кояш Тимбикова менә мондыйрак

                                                         -7-

   фикерләр  белән чыга: “Минемчә,язучылар да,  әдәбият сөючеләрне дә иң  нык шатландырган яңалыклар үткәннәргә, тарихыбызга ,соңгы 5-10 еллар эчендә башка юнәлешкә  борылган сәясәткә  тоташа. Җанымны иң  сөендер- гәне –Гаяз Исхакыйның  “Зиндан” китабы. Исхакыйның исемен телгә  алдыңмы – бу инде  татарның бай  тарихын да ,горур табигатен дә ,дәрьядай мул әдәбиятын да ачып салу дигән сүз.... . ... Хәзергә хыялларыбызның яктылыгына  канәгатьләнеп, киләчәккә өмет багларга гына кала. Җәмгыятебезнең, тарихыбызның hәм  бөтен әдәбиятыбызның ялганчы дәвер баткаклыгыннан котыла  баруына шөкер итик тә, алда бер җае чыгарына     ышанып, җанда булганнары саф күңел белән ак кәгазьгә  төшереп   куйыйк. Ихласлык , фидакарьлек үзенекен итми калмас,мөгаен.”

                                         

                                                     Йомгаклау

       Хезмәтемә нәтиҗә ясап шуларны әйтәсем килә: мин,беренедән,шушы эш барышында Кояш Тимбикованың тормыш юлы, иҗаты турында бик күп мәгълүмат тупладым,икенчедән,Кояш Тимбиковага райондашым итеп кенә түгел ,ә кеше, хатын-кыз hәм язучы буларак аның безнең хөрмәтебезгә,их -тирамыбызга лаек кеше икәнен аңладым.Кояш Тимбикова турында истәлек -ләр белән танышкач , мин аны кеше буларак тулы күзаллауга ирештем. Иҗа -ты белән танышкач , Кояш Тимбикова язучы буларак бөтенләй икенче яктан ачылды минем өчен.Авылда туып-үскән  hәм тормышта бөтен нәрсәгә дә үзе ирешкән кеше ул Кояш Тимбикова.Җимеш агачының кайчан яфрак ярасын, кайчан чәчәк атып ,җиләк-җимеш ни  вакыттарак пешеп җитәсен якынча бе -леп була: күп еллар буена тупланган тәҗрибә ярдәмгә килә. Ә менә кешеләр -нең рухи азык бирергә тиешле талантның кайчан hәм ничегрәк ачылып китү- ен – рәссаммы ул, композитормы, музыкантмы,шагыйрь яки прозаикмы- ба -рыбер әйтүе читен, хәтта мөмкин дә түгел.Язучы Кояш Тимбикова турында әти-әнисе дә,авылдашлары да тәпи  йөреп киткәннән үк бик чая,үткен бу кыз-

                                                          -8-

 ның “килде-китте” булмасына  иман китерсәләр дә, язучы булыр дип уйлама-ганнардыр.Менә шул чаялык,үткенлек Кояш Тимбиковага яңадан –яңа иҗат үрләрен яуларга ярдәм  итә дә инде. Иҗат үрләренә аны пар канатлары- жур- налистика hәм матур әдәбият дөньясы күтәрә:вакытлы  матбугатта эшләү бай тормыш материалы бирә, язучылыгы газета- журналларда  басылган очерк hәм публицистик язмаларын югары сыйфатлы итә.

     Эшемә йомгак ясап шуны әйтәсем килә: шундый талантлы райондашыбыз Кояш Тимбикова калдырган мирасны чәчми-түкми киләсе буыннарга тапшы- ра алсак иде.Минем дә шуңа өлешем керсә иде.Үткәннәрне белмичә,киләчәк- кә атлап булмыйдыр,минемчә!

      Кояш Тимбикованың әле бик күп иҗат ителмәгән әсәрләре калгандыр.Лә- кин вакыт hәм үлем аяусыз ,ул инде безнең арабызда  юк.

     Кояш Тимбикова 2004  елның январенда Казан шәhәрендә вафат була.Аңа әле 66 яшь кенә була.

                 

                                                     -9-

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. “Сөембикә” журналы,2007 № 11 ноябрь . Роза Мулланурованың “Кояш” мәкаләсе.

2. “Казан утлары” журналы,2007 № 11 ноябрь . Әхмәт Рәшитнең  “Хәтерләрдә калды” мәкаләсе.

3. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. Казан:Тат.кит.нәшр., 1986.-639 бит.

4. “Чистай хәбәрләре” гзетасы,2007 №137-38

5. “Чистай хәбәрләре” гзетасы, 2007 8 ноябрь.

6. Тимбикова К.З. Тайна найденных писем.-Казань :Татар. Книж.изд.,1994.-112стр.

7. Тимбикова К.З. Зимнее искушение.- : изд. “Тайп Лтд”.,1996.-52стр.

8. Тимбикова К.З. Дулкын баласы : Повесть,хикәяләр hәм уйлануларю – Казан : Татар.кит.нәшр.,1997.-124бит.

                           

             

                                                  -10-