Ана күңеле.

Гатиятова Люция Ленаровна

Әй гомерләр, уза бит!

Узды дияргә була.

Әйтә алмыйм  алдагысын,

Анысын белә бер «Алла».

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gatiyatova_rabota.docx11.72 КБ

Предварительный просмотр:

Ана күңеле.

Әй гомерләр, уза бит!

Узды дияргә була.

Әйтә алмыйм  алдагысын,

Анысын белә бер «Алла».

Яшибез бу дөньяда,

Бай да түгел, ярлы да

Була шундый мизгелләр:

Борчу тулы күңелләр.

Үстерәбез балаларны

Күз карасыдай саклап,

Алдагы тормыш юлында

Барсын дип, җиңел атлап.

Тормыш бит ул катлаулы

Була төрле серләре

Мине хәзер бик тә борчый

Балалар киләчәге!

Гатиятова Люция Ленар кызы

Васильевоның 2нче мәктәбе укытучысы