Кыш
Опубликовано 02.02.2019 - 9:34 - Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы
Предварительный просмотр:
Кыш
Кар-юрганын түши буран,
Басу-кырлар карга күмелә.
Без йөрисе сукмак-юлларга да
Ап-ак карлар таудай өелә.
Кар кызыдай ап-ак кием киеп
Йөри гүя туташ-ханымнар.
Табигатьнең шушы аклыгында
Әллә безгә әйтер сүзе бар!?
Ап-ак карлар булып яусын әйдә,
Халкым күңеленә ак нурлар.
Юлыбызга көртләр өелсә дә,
Үтә алмаслык булмасын юллар.
Наилә Рәхмәтуллина