Матурлык
Предварительный просмотр:
Матурлык
Яратам мин табигатьнең
Матурлыгын күзләргә.
Тапкан һәрбер матурлыгы
Чагыладыр йөзләрдә.
Әнә чыршы. Көяз генә
Ак тун киеп алган ул.
Иңнәренә матур итеп,
Ап-ак шәлен салган ул.
Каеннар да калышмаган:
Ап-ак бәскә төренгән.
Гүя дөнья сихри бер
Матурлыкка күмелгән.
Җем-җем килеп ап-ак карлар
Чагылдыра күзләрне.
Күктән кояш нур балкыта
Бизәклидер йөзләрне.
Сипкеле дә матур аның -
Сөйкемлелек билгесе.
Табигатьнең һәр мизгеле -
Матурлыкның өлгесе.
Әкияттәгедәй серле бу көн:
Дөнья акка төренгән.
Шушы хозурлыкны күреп,
Күпме йөзләр сөенгән!
Наилә Рәхмәтуллина