Әкият "Ләлә һәм үги ана яфрагы"

Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна

Әкият "Ләлә һәм үги ана яфрагы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әкият "Ләлә һәм үги ана яфрагы"17.73 КБ

Предварительный просмотр:

Ләлә һәм үги    ана  яфрагы

                  Әкият

       Ләлә инде менә ничә ел әтисе һәм дәү әнисе белән генә тора. Әнисе “еракка” китте аның. Ләлә кич саен аның белән күккә карап сөйләшә. Бик, бик  сагына ул әнисен.  

Бу арада Ләләнең  дәү әнисе еш кына “үги ана” дигән сүзне әйтә башлады. Юк, үги анасы булуына каршы килми үзе Ләлә: әтисе бәхетле булуын бик тели ул. Ләкин менә “үги ана”  дигәчтен, куркыныч булып китә шул. Бик усал була ди бит алар. Әнә дәү әни сөйләгән әкияттә дә усал ул үги ана.

Беркөнне иптәш кызлары  Ләләне җиләк җыярга чакырды. Кыз шатланып риза булды.  Менә җиләклеккә дә барып җиттеләр. Тау битендә җиләкләр таралып ята. “Мине ал, мине дә калдырма!” - дияләр кебек алар. Кызлар,  таралышып, җиләк җыярга кереште. Вакыт әкренләп кенә үтә, вакыт тизлеге белән ак болытлар да ага. Тиздән Ләләнең кәрзине дә тулачак инде. Тагын бер-ике җиләк кенә аласы. Менә берәү, тагын берәү..... Еракта тагын да зуррак, кызылрак җиләк күренде. Үрелеп кенә алам дигәндә,  аягы таеп китте Ләләнең, кыяклы үләнгә сыдырылды. Ярадан кан саркып чыга башлады. “Нишләтим инде хәзер моны? - дип борчылды ул, күздән яше дә тәгәрәде. -  Янымда дәү әнием дә юк, ичмасам.”

  • Ник елыйсың? Нәрсә булды? - дигән тавыш аны сискәндереп җибәрде. Янәшәсендә беркем  юк. Кызлар ерактарак җиләк җыеп йөри. Сәер, әллә ишетелеп китте инде.
  • Елама, бернәрсә булмаган ич, - дигән тавыш тагын ишетелде.

Аяк очындагы бер яфрак сөйләшә икән бит Ләлә белән. Кыз, аның белән чыннан да яфрак сөйләшәме соң дип, иелебрәк карады. Валлаһи, яфрак сөйләшә, әнә селкенеп-селкенеп ала. Яфрак өстендә хәтта күзләр дә җем-җем итә.

  • Менә минем яфрагымны өзеп ал да, аягыңның  кан саркыган җиренә каплап куй. Каның туктаячак, - дип, сөйләвен дәвам итте яфрак.

Ләлә барысын да ул әйткәнчә эшләде: яфракны алып, аягының авырткан җиренә китереп куйды. Авыртуы басыла төшкәч, кан саркуы да туктагач, Ләлә яфрактан сорады:

  • Син ник миңа булышырга булдың, синең исемең ничек?
  • Танымадыңмыни? Мин бит - үги ана яфрагы. Мин синең шикелле кечкенә балаларга ярдәм итәргә бик яратам. Менә әле дә сиңа бик теләп булыштым.
  • Үги ана яфрагы...... Андый үлән дә бармыни?! Исемең куркынычрак ишетелсә дә, үзең бик мөлаем, бик йомшак син. Минем инде хәзер бер җирем дә авыртмый.
  • Исемгә карап кына үз фикереңне тудырма син. Менә үләннәр дә, кешеләр дә шулай. Исеме усалрак кебек тоелса да, үзе бик мәрхәмәтле, игелекле булырга мөмкин бит.
  • Әйе шул. Үги ана яфрагы, минем дә тиздән үги әнием булачак. Дәү әни шулайрак сөйли. Моңарчы мин шүрли идем, ә хәзер  бер дә курыкмыйм. Мин аның белән дуслашачакмын. Ул синең шикелле  миңа ярдәм итеп яшәр бит, әйеме?!
  • Һичшиксез, шулай булыр. Мин сиңа бәхет телим, Ләлә.

Ләлә, яфрак белән саубуллашып, кызлар янына йөгерде. Нинди сихри үлән белән танышты бит ул, яфрак хәтта аның исемен дә белде. Барысы да яхшы булачак. Ул бәхеткә лаек. Үги ана яфрагы шулай диде.  Тиздән аның әнисе булачак. Әйе, Ләлә бүтән  “үги ана”  дигән сүздән курыкмаячак! “Үги ана” түгел, “әни” булачак ул Ләлә өчен.

                                     Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы, 2019 нчы ел