Яшәсәң-яшә куанып

Шириева Светлана Ринатовна

Стихотворение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuk_yozend_yoldyzlar.docx12.64 КБ

Предварительный просмотр:

Күк йөзендә йолдызлар

Күк йөзендә йолдызлар

Безгә күз кыса кебек.

Бер кырыйда тулган ай

Карыйдыр безгә көлеп.

Җемелдәшә йолдызларым,

Күк йөзен ямьгә күмеп.

Яшь парларның юлларына

Якты нурларын сибеп.

Сихри төндә гашыйклар

Су буйларын урыйлар

Күктәге йолдызга карап

Саф мәхәббәт юрыйлар.

Йолдызлар да вакыт-вакыт

Атыла күкне ярып.

Ашкынасы килә күккә

Бөтен галәмне ярып.