Шигъри тәлгәшләр

Буш вакытларымда шигырьләр язам. Күпчелек шигырьләрем- теләкләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары соравы буенча да язганнарым  да бар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyrlrem.docx14.9 КБ

Предварительный просмотр:

Бүгенгенең кадере

Узган көннәр уйга батырганда,

Чакырганда туар көнебез.

Бүгенгене, дуслар, онытмагыз,

Хәзергенең кадерен белегез.

Хәтерләүләр күңелебезне саклый,

                  Хыялыбыз алга чакыра.

                  Көчле без, тик заман күзләренә

                  Карый алсак иде берара.

Намусыбызга тап төшерми,

Хаклый алсак иде үткәнне.

Үкенмәбез, узганыбыз өчен

Иртәгебез булыр хәерле.

                    Бүгенге эшне бүген эшлик,

                    Шатлыкларны бергә бүлешик.

                    Иртәгә соң булыр, бүгенгенең

                    Кадерләрен бүген бүлешик.

 

Укучыларыма

Кайчан гына сабый идегез бит,

Инде тормыш йөген җиккәнсез.

Бәхет кенә юлдаш булса иде,

Олы юлга менеп китәсез.

        Канат үскәч, бала ирекле кош,

        Гел булмый шул инде күзәтеп.

        Ялгышулар урап үтсә иде,

        Һәр ялгышны булмый төзәтеп.

Гомер үтә, гомер үтә, балакайлар,

Һәркем юллар эзли, талпына.

Мәрхәмәтле булсаң иде язмыш

Газиз балаларым хакына.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына язылган шигъри юллар...

Укыйбыз да, укыйбыз,

Пробныйлар бирә-бирә.

Консультация, калыгыз, дип

Апа арттан йөгерә.

     Илназ белә барысын да,

     Гел омтыла белемгә.

     Бик яратып әйткән сүзе:

     “Апа, кайтыйк бүгенгә”.

Айсылу, якты кояш кебек,

Балкып торды мәктәп эчендә.

Оста рәссам, конферансье,

Үрнәк иде барысы өчен дә.

       Ышанабыз, Айсылу, сиңа

       Бәхетең үз кулыңда.

       Тик күрәсе иде рәсемеңне

       Эрмитажның үзәк залында.

Инсаф дәрестә утыра,

Телефон өстәлендә.

Укытучы кисәткәндә

Керә ул кесәләргә.

Кайчагында әй аптырый,

Ничек тә уйнап булмый.

Мәсьәләне чишәр өчен

Буш вакыты да калмый.

Аптырамагыз, укытучылар,

Аттестат алсам әгәр,

Телефон үзәкләрендә

Эшләрмен эле берәр.

   Румиянең кулы алтын

   Барысын да булдыра.

   Шигырь сөйли, спортта оста,

   Сәхнәдә таң калдыра.

Мәктәпнең лидеры ул,

Бар да аңа буйсына

Ак бәхетләр, зур шатлыклар

Ходай язсын юлына

Зәринәбез туры сүзле,

Ачык йөзле, сөйкемле.

Татар сәхнә йолдызы

Гүзәл Уразова шикелле.

Максатының беренчесе:

Белемне ныклап алу.

Туган мәктәбенә кайтып,

Оста мөгаллим булу.

Илнур Хәйретдинов булам,

Менә мине күрегез.

Энергетик булу хыял,

Сез дә шуны белегез.

Аптыратып, көн дә керә

Архимед, Ньютон төшенә.

Алда зур сынаулар, дип,

Еш исенә төшерә.

  Чын дусларым Флера һәм Әлфиягә...

Ышанычлы дуслар-ярты бәхет, диләр

Нык татыдым мондый бәхетне.

Сукмагымда, янәшәмдә булды

Ике дустым, остаз-киңәшче.

    Байлык-маллар берләштерми безне,

    Һич кенә юк үпкә-көнчелек.

    Безне сынау бары көчле итте

    Гомер буйларына җитәрлек.

Дусларым сез-якты йолдыз ,

Ай нурлары кебек балкыйсыз.

Чын кеше сез, изге җаннар,

Тормышта да җиңел атлыйсыз.

    Йөрәгемнән чыккан рәхмәт сүзе

    Канат булсын алгы көннәрдә.

    Бәхет уты сүрелмәсен,

    Балкып торсын безнең йөзләрдә