Память. Не забудется никогда.

Валиева Лидия Равильевна
В данной статье я рассказала о памяти к близким людям. Моей маме было 7 лет, когда началась Великая Отечественная война. Она до сих пор помнит в деталях, как расставалась с отцом, как было тяжело, но люди не сдавались и ждали своих близких и любимых людей, хранили годами верность. Моя семья сохранила письма с фронта, с которыми я поделилась в своей публикации

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sugysh_bashlaganda_minem_enieme_minniyage_7_yash_bulgan.docx7.56 КБ

Предварительный просмотр:

 Сугыш башлаганда минем эниемэ Минниягэ 7 яш булган. Ул этисен хаманда хатерендэ тота.

      Хисматулла Гобәйдулла улы Зөбәеров 1910 елда Кырмыскалы авылында туган. 1939 - 1940 елларда район колхоз мәктәбендә укыган һәм 1нче номерлы таныклык алган, аңа техник- терлекче" квалификациясе бирелгән.

        Бөек Ватан сугышы башлангач, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Үзенең кечкенә генә кәгазь кисәгенә туганнарына язылган беренче хатында ул 8 августта Мәскәүгә барып җитүе турында хәбәр итә.

     Х. Г. Зөбәеров икенче хатыннан өзекләр :

"18/9-41 ел.

Кадерле тормыш иптәшем Гайшә, сиңа Кызыл Армия сәламен тормыш иптәшен Хисмат юллый. Сандугачларыма- Минния, Рәис һәм Зояга сәламнәрне җибәрәм, бик сагынам.

        Үзем исән сау, сезгә дә шуны телим. Сөеклем, мин әле бик хәвефле чорларны кичерәм. Әмма әлегә бәла мине урап үтә, әлеге исән-саумын, мөгаен, сезнең бәхеткә. Сугышлар туктамый…

       Алга таба үзенең хатында гаилә турында кайгыртучанлык белән ул хуҗалык буенча нәрсә эшләргә кирәклеген турында яза һәм хатынына киңәшләр бирә.

    "Утын әзерләү, мөгаен, авыр булыр, әти-әниләр янына кер, булышырлар, аларны тыңла, һәм нык борчылма. Исән булсам, һичшиксез, кайтачакмын. Без хәзер Ладога күле янында торабыз. Минем хатны алгач та җавап яз, һәм тагын, сөеклем, яңалыклар турында язуыңны сорыйм. Шуның белән кемнеңдер карасы белән язылган хатымны тәмамлыйм.

       Сау булыгыз, эти һәм әни, яраткан Гайшәм, балалар.

       Адрес шундый :

Гамәлдәге Кызыл Армия

930 нчы почта кыр станциясе

п/я 30, 5 рота

Зөбәеров Хисмәткә

Хуш, җаным Гайшә, балаларны кара, аларны сакла. Без бүген махсус көймәдә сугышка керәбез. Хатың җавапсыз калса, белегез, мин Ладога төбенә киткән булам. Бу күлнен исемең җырларыңа кертеп, мине искә ал. Хуш. "

       Кызылармеец Хисмәтулла Гобәйдулла улы Зөбәеровның бу икенче һәм соңгы хаты була. Якташыбызның арытабангы язмышы билгеле түгел.