Белем бәйрәме (Укытучы көне)

Аубакиров Фарид Габделмазитович

Сценарий праздника с текстами песен+ ссылки для скачивания минусовки.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий33.73 КБ

Предварительный просмотр:

 “Белем бэйрэме” (Укытучы коне)

  1. «Белем доньясы» дигэн жыр янгырый сюжетлы бию белэн.

Жырнын коен шушыннан алырга була - https://cloud.mail.ru/public/cxY6/BHLxbq34f

https://cloud.mail.ru/public/wjmm/nV6EJTY92

Белем доньясы (Илнар Хажиев суз., Фэрид Аубакиров муз.)

  1. Яшэу кайный белем доньясында

Кызыклы да, узе серле дэ.

Бала чакнын гузэл мизгеллэре

Сакланалар безнен кунелдэ.

Белем доньясы- гыйлем учагы

Мэнге жылытып торсанчы.

Белем доньясы – килэчэккэ

Олы юллар ачсанчы.

  1. Туган телне яттан белэбез без.

Мэсьэлэне жинел чишэбез.

Белем доньясынын дингезлэрен

Сынатмыйча бергэ кичэбез.

  1. Алда котсен бэхет куанычлар,

Белем доньясында горлэшик.

Бэйгелэрдэ зур жинулэр яулап

Тирэ-юньгэ шатлык олэшик.

Укучы: (кой янгырый, самокат белән йөреп чыга) Исәнмесез! Хәерле көн барчагызга! Миңа монда алып барырга кирәк дигәннәр иде, кемне кайда алып барасы икән икән соң? Алып барып куям мин тиз генә җилдереп. Утырыгыз әйдә, киттек... (як-ягына каранып, сәхнә артына кул болгый)

Алып баручы: (сәхнәнең икенче ягыннан килеп чыга) Син нәрсә кеше көлдереп йөрисең монда, _____? Беркемне дә бер җиргә алып барасы юк. Бүген бит бездә бик зур бәйрәм – Белем бэйрэме! Менә шушы бәйрәм тамашасын алып барырга кирәк безгә.

Укучы: Ә-әә, мин тагын алып барасы дигәч... сүз тыңлап транспорт белән килгән идем. Әйдәгез, ____ апа, алайса озакка сузмыйча, башлыйбыз! (бергә әйтәләр)

Укучы:

Баш очында балкып тора,

Кояшыбыз һәм аебыз.

Нурлы булсын күңелләр дә,

Елмаегыз, елмаегыз!

Йөрәкләргә ни булган соң,

Юкмы әллә соң җаегыз

Ял иткәндә чын күңелдән,

Елмаегыз, елмаегыз!

Булыйк әле бер-беребезнең,

Гел кояшы, гел ае без.

Хәерле көн! Исәнмесез!

Елмаегыз, елмаегыз!

 Бүгенге матур бәйрәмебезне күтәренке күңел, нурлы йөз һәм ягымлы елмаю белән башлап җибәрик әле, әйдәгез!

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, кадерле кунаклар!

Бездә бүген зур бәйрәм – Белем бәйрәме!

Элбэттэ белем укытучыдан башка берничек тэ була алмый. Укытучы... Җир йөзендәге барлык гүзәл сыйфатлар: матурлык, акыллылык, мәрхәмәтлелек, сафлык, пөхтәлек сыйфатлары яшерелгән бу сүз эченә. Чын күңелләрен биреп, бар йөрәкләре белән илебезнең киләчәген үз кулларына алучы яшь алмашчыларга тирән белем, төпле акыл, педагогик тәрбия бирүче әлеге җан ияләрен даһилар, гыйлем ияләре һәм тагын башка бик күп төрле бөек исемнәр белән атарга мөмкин булыр иде.

Белем бэйрэме белэн!

Укучы: Укытучы! Алтыннардан коеп

Салган һәйкәл генә аз сиңа.

Кешелеккә иткән изгелегең,

Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!

Хөрмәт булып кайтсын үзеңә!

 2 а.б. Ә хәзер бәйрәм тамашасын ачып җибәрү очен һәм бөтен гомерләрен яшь буынга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган, МӘКТӘП-УКУЧЫ-УКЫТУЧЫ төшенчәләрен үзенә тормыш маягы итеп алган _______сәхнә түренә чакырабыз. Рәхим итегез, _____!

(чыгышыннан соң)

Мэктэбебездэ мәгариф эшен тиешле югарылыкта тоту өчен, барлык шартлар тудырылган. Сәләтле укучыларны барлауны, мәгариф системасында яңа педагогик технологияләрне кертүне күз алдында тотып, бәйге-ярышлар  даими үткәрелеп килә. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбызның ел дәвамында ирешелгән җиңүләре аерым игътибарга алына, бүләкләп барыла. Мөгаллимнәребезгә, укучыларга күрсәтелгән хөрмәтегез, терәгегез  өчен рәхмәт Сезгә, _____.  

(котлаулар, тәбрикләуләр, рәхмәт хатлары тапшыру, һ.б.)

Сәхнәгә кабат укучы чыга.

Укучы: Бар бер матурлылык бу дөньяда,

               Бар бер ямь бүген.

               Нәрсәдән бу? мин беләм!

               Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!    

Алып баручы: Бәйрәм булгач, җыр - биюсез дә булмый инде, ___. Син үзең нәрсә эшли беләсең?

Укучы: Мин үзем шәхсән биергә, җырларга, гармунда, баянда, гитарада уйнарга өйрәнергә дип хыялланып йөрим...

Алып баручы: Син уңган егет шул, булдырырсың әле киләчәктә. Мин сине шигырьләрне бик оста итеп сөйлисең дип ишеткән идем, бәлки хөрмәтле укытучыларыбызга  бер куплет булса да сөйләп китәрсең?

Укучы: Нигә мине куасыз шулай? Сөйләп китәрсең дип...  Менә сөйлим, ләкин китмим әле! (бер аяк белән идәнгә шап итеп басып) Яхшы, хәзер алайса, бүген төне буе уйлап яткан идем берне, шунысы ярыймы?

Алып баручы: Бүгенге бәйрәмгә кагылышлы булса, әлбәттә ярый!

Укучы: (залга карап) Ди-мә-әк шигырь, “Бәйрәм котлавы”,  ___ сүзләре, (бераз пауза) башкара ____! (залдагыларга баш иеп кул чаптыра)

Котлыйм Сезне бәйрәмегез белән,

Изгелектә һәрчак уегыз.

Юлдаш булсын ныклы сәламәтлек,

Икелеләр әзрәк куегыз!

(шул вакытны кыланган рәвеш белән, алкышлар астында, артка китеп һәм яңадан алга килеп, берничә тапкыр баш ия)

Алып баручы: Ай молодец, _____! Булдыргансың! Кая, тагын бер баш иеп ал әле, халык үзенең героен танысын! (____ сәхнә алдына чыгып тагыр бер баш ия)

Укучы: ____ апа, сез әйтмешли бәйрәм булгач җыры да булырга тиештер бит аның, әллә бүгенгә безнең җырчылар юкмы?

Алып баручы: Әйе шул, ____. Менә шушы мизгелдә тамашачыларыбызның кайнар алкышлары астында сәхнәгә _____чакырабыз. Рәхим итегез!

“Укытучы” дигән җыр янгырый. (Илнар Хаҗиев сүз, Фәрид Аубакиров муз.)  Жырнын коен шушыннан алырга була -

https://cloud.mail.ru/public/4Hy2/YL5aFbi29

https://cloud.mail.ru/public/7GVe/hdKqn3LiX

  1. Мәктәп – белем учагы,

Сундермәгез ялкыннарын.

Үзенең киң кочагына

Сыйдыра һәр балаларын.

Укытучы – бөек исем,

Сезгә бары рәхмәт сүзләре.

Белем бирә һәр балага

Гел елмая нурлы йөзләре.

  1. Сез күрсәткән баскычлардан

Киләчәккә юллар табам.

Күреп олуг хезмәтләрне

Чын йөрәктән горурланам.

Сәхнәгә кабат нидер уйланган рәвештә укучы килеп чыга.

Алып баручы: ___, ___, әйт әле сер итеп кенә, синең мәктәптә иң яраткан фәннәрең нинди?

Укучы: (бераз уйлап басып торып) Физика, химия, астрономия, черчение.

Алып баручы: Алдама инде, шундый авыр фәннәр бит болар!

Укучы: Булса ни? Әле бит алар безгә кермиләр бөтенләй дә! (көлеп)

Алып баручы: Күңелле синең белән. Ә син мәктәпне яратасыңмы гомумән?

Укучы: Яратам, әлбәттә! (көлеп куеп) Яратмасам анда көн саен килеп йөрер идеммени?

Алып баручы: __, гел укып кына йөрмисеңдер инде ул? Мәктәптән тыш берәр шөгылең дә бардыр?

Укучы: Ничек кенә әле! Кич буе дәрес хәзерлим, “______”ның яңа серияләрен дә каратмыйлар өйдә! (уфтанып)

Алып баручы: Нинди сериал инде ул, ___! Күңел биреп, җиң сызганып белем алырга кирәк!

Укучы: Ярар-ярар, ___ апа, үзем дә иртәгәдән башлап җиң сызганып, күңел биреп белем алырга барырмын дип тора идем...

Алып баручы: Тукта зле, __, артык читкә киттек бугай, бүгенге бәйрәмезгә әйләнеп кайтыйк.

Бәйрәм тантанасын дәвам итеп, сәхнәгә ______ (килгэн кунаклар, нэни укучылар, эти-энилэр) дәшәбез. Рәхим итегез........................................................................................................................

Алып баручы: Кадерле килгән кунаклар, җитәкчеләр, хөрмәтле мөгаллимнәребез! Бүгенге бәйрәм барышында  туган уңай хис-тойгылар күңелләрегездә юлын тапсын! Иҗади хезмәт уңышлары алып килсен! Алдагы тормышыгызда да сау-сәламәт булып, хезмәтегездән тәм, ямь табып,  укучыларыгыз күңеленә игелеклелек орлыкларын чәчүне, әлбәттә, уңышларын җыйнауны да күрергә язсын дигән теләктә калабыз.

Котлыйк әле, бәйрәм белән,

Сез лаексыз бик зур хөрмәткә.

Балачакның кайнар хатирәсен,

Теркәп куйдык лачын йөрәккә

Укучы: Иртә таңнан төшкән кояш нуры,

Сезгә көн дә җылы өстәсен.

Дәрәҗәгез үзегезне бизәп,

Бар галәмне, Җирне иңләсен.

Алып баручы: Күңелле бит бөтен көчне биреп

Сөенеп эшли торган эш булса.

Күкрәккә дәрт, хыялларга канат

Бирә торган көннәр еш булса!..

Укытучым! Мәңге горур булдың

Буын арты буын алмашты.

Синең эшне дәлилли бит бүген

Укучыңның җылы карашы.

“Укытучыма” дигән җыр янгырый.  Жырнын коен шушыннан алырга була - https://cloud.mail.ru/public/QoRu/Pm1LAENtJ

https://cloud.mail.ru/public/3gpB/XUoRbgWPj

1.Өмет тулы күзләр

Сиңа төбәлгэннэр

Сабырлыгың җитсен анларга

Һәр күңелне тоеп

Бала зиһененә

Гыйлем чаткылары салырга

Кабат сина кайтып,киңэшләрең тотып,

Укытучым,сине олылыйм.

Ихлас куңелемнән,туган җырларымны

Укытучым,сиңа багышлыйм.

2.Хезмәтенне аңлап,олылап һәм зурлап

Ява буген рәхмәт сүзләре

Ямьле язларда да, алтын козәрдэ дэ

Кулларыңда чәчәк бәйләме.

Укучы: Сезне кабаттан Белем бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, саубуллашабыз.

Алып баручы: Тормыш юлыгызның һәр бите алга таба да иҗади эзләнүләр, хезмәт җиңүләре белән бизәлсен! Сау булыгыз!