Сценарии

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

Фольклор

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaz_emese.doc24.5 КБ

Предварительный просмотр:

                        «Каз  өмәсе» сценарие.

    Ведущая.   Здравствуйте, уважаемые преподаватели, гости, друзья, студенты.

    Ведущая.   Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник, именуемый  «Каз

   өмәсе»  . Все большие дела у татар выполнялись всем миром.  Өмә — по- татарски

   означает- помощь.

   Ведущая. Много таких праздников у моего народа. Один из них «Каз өмәсе» , который проводился поздней осенью, когда крепчали морозы, снегом покрывались поля, реки сковывались льдом.

   Ведущая. Праздник светлый и грустный  (Звучит татарская народная мелодия «Каз канаты») .  Грустный от того , что приходится  прощаться с гусями  - символами чистоты и бескорыстия.  

  Ведущая. Светлый от того ,  что теперь прощальные песни гусей будут звучать в песнях девушек и парней, в мелодиях , наигранных на гармони.

  Ведущая. И вот по утру собрались девушки в доме умелой хозяйки , вырастившей несколько выводков гусей по 15-20 гусей в каждом. Нужно ощипать . Здесь проверялось мастерство молодой девушки.

             Занавесь открывается. Девушки продолжают петь татарскую народную песню

             «Каз канаты», быстрыми тонкими  пальцами ощипывали гуся. Вручают своих гусей

             хозяйке.

 

        1 кыз. Ягез әле, япь-яшь башыгыз белән хәсрәт сөреме чәчеп утырмагыз. (җырлый)

        2 нче кыз. Кызлар, әйдәгез табышмак әйтәм.

        Кызлар . Я,я, әйт булмаса.

        2 кыз . Яраткан да ябышкан.

        1 кыз. Ни булган? Нәрсә ябышкан?

        3 кыз Кем ябышкан?

        4 кыз.Кемгә ябышкан? (Дәвам итәләр)

        Җитәрегез , җитәр! Ташлагыз әле шул табышмакларыгызны. Әйдәгез уйныйбыз.

        (Уйныйлар. «Без,без , без идек». Җәза үтәгәндә 1 кыз җырлый. 1 кыз бии)

                1 кыз. Кызлар , егетләр килде, тыныгызны чыгармагыз!

                2 кыз.  Сания апа , кертик инде.

                 Егетләр.  

        -Кызлар , ачыгыз инде, чит егееләр  юк бит монда.

        -Туганнар да күршеләр генә инде.

        1 кыз . Керегез инде . Тик озакка түгел.

    1 егет.  Әссәламегаләйкем ! Вәгаләмәлләдикем, казлар, и-и, казлар , юк ла , кызлар симез булсын!  (кызлар көләләр)

        1 кыз, 1 егет кара-  каршы әйтешәләр. (кызлар кулында каз канаты)

        1 кыз  Сиңа егет кем кирәк?

        1 егет. Кара кашлы кыз кирәк.

        1 кыз. Нишкә соң ул кирәк?

        1 егет. Әнигә килен кирәк.

        1 кыз .Егет, сиңа ни кирәк?

        1 егет. Миңа нечкә бил кирәк.

        1 Кыз. Ни эшкә соң ул кирәк?

        1 егет Ансыз яна яшь йөрәк.  

        1Кыз. Сиңа егет ни кирәк?

        1 егет. Каз мамык ястык кирәк.

        2  кыз. Казларыбыз мамыксыз. Кызлар йоклый ястыксыз.

        1 кыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз.

        1Егет  ай, ай, ай. Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Башларыгыз таз. Күзләрегез тоз. Үзегез котсыз. Борыныгыз курнос.

        1 кыз И . тозсыз. (кыйныйлар)

        2   . Кыз. Сиңа егет ни кирәк?

        Егет  Ак каз канаты кирәк.

        Кыз. Ни эшкә соң ул кирәк ?

        Егет. Очарга.

        Кыз. Ни эшләргә?

        Егет. Матур кызлар кочарга (Бер кызны кочакламакчы була)

        Кыз. И, и, и өтек карга, буш кул салма кызларга, акчаң кайда?

        Егет. Акча сезгә кирәксә, менә ул тулы кесә.

 

            3. кыз. Канат сатам, канат сатам.

               Егет. Мин алам , мин.

                Кыз.  Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме?

              Егет. Акчам тулы өй асты, үзем албасты.

       (көләләр . Кызны кочакламакчы була)

        Кыз  Кагылма миңа исәр.

        Егет И.и юләр.

        Кыз Егет үзәге, мунча өрәге.

        Егет  Кызлар теләге- йөрәк үзәге.

        Кыз  Кайда ялың?

        Егет  И,и йонлы җамалым, салам түшәгем, күктә йолдызым, суда кондызым, сазда.

        Кыз Алаймы?

        Егет Бетте, бетте  мә ал ! (Акчаны тешләп муенын суза )

        Кыз  Нәрсә ул?

        Егет Ял.

        Кыз. Ярый кал.

         2 кыз.  Тешләсәң тешең сынар, үбә алсаң , эшең уңар.

           Егет   Юк, элек ал.

3. Кыз.  Сиңа егет ни кирәк?

Егет Атаң башы.

Кыз Алаймы? (кыйныйлар)

 Егет Чү , чү! Илчегә үлем юк. Менә егетләрдән сезгә , бусага ялын алыгыз, тамагыгызга ут булып керсен. (Кесәсеннән конфетлар, чикләвекләр бирә)

Кыз. Керегез.

                ЕГЕТЛӘР.  Казларыгыз симез булсын кызлар!

                Кыз. Казларыбыз симез, үзебез игез!

                1 Егет. Игезлектән йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр. Бикә булып түрдә

                    торыр. Кыш җеп эрләр, җәй урак урыр, яз урын җәер, көз мунча ягар!

                Кыз  Каян килгән тиле бояр! Атларың юк җигәргә, Сыеаың юк саварга, утының

                        юк ягарга, киемең юк кияргә. Канатың юк очарга, и-и, өтек карга. (көләләр)

                         Егет. Син булсаң , утыны да булыр, мунчасы да ягылыр, канаты да табылыр.

                

  1. кыз. Канат сатам , канат сатам.

Егет  Мин алам, мин алам.  (Һәрберсе 1 кыз каршына баса)

кыз. Канат хакы бер алтын.

Егет. Үзеңдә калсын.

Кыз Чын егет булса алсын.

Егет.

Егет сиңа кем кирәк?

Егет Канатлы яшь кыз кирәк.

Кыз  Нишкә?

Егет. Канатында очармын , үзем сөеп , кочармын.

                        Кыз  Канат хакы йөз алтын.

                        Егет Ала алган алсын.(Тешләренә акчаларын кысалар)

                        кызлар.Нәрсә ул

                        Егетләр Ял.

                        Кызлар. Ярый кал.

                (Барысы бергә җырлашалар.)

                 1 кыз. Кызлар , әйдәгез, егетләр белән «Алай итик, болай итик» уенын

                 уйныйбыз. (Уеннар уйныйлар. Арасында җырлар, биюләр)

                2 кыз. Кызлар, әйдәгез таралышыйк. Мәликә апа кайтып керер я.

                Әйдәгез, әйдә.

                 Заявка на республиканский  фестиваль на базе Айбашской СОШ  МБОУ «Большебитаманская СОШ»

Номинация

Название

Руководитель

1

Фольклорное творчество

«Каз өмәсе»

Багавиева Р.Г.

                        ЗДВР Р.Г.Багавиева