Музей-хәтер почмагы

Музей-хәтер почмагы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Музей-хәтер почмагы23.72 КБ

Предварительный просмотр:

«Музей — кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, ә музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да».

(В.Старцев «Музей педагогикасытурында»)

Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы,  тарихы бар. «Тарихыбарныңкиләчәге бар» дихалык. Тарих битләренә күз салсак, халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә,  аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль уйный. Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

“Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә. Иң беренче музей 2500 ел элек Египетта барлыкка килгән. Музейда белем алу өчен кирәкле әйберләр сакланган. Анда студентлар укыган һәм яшәгән.

Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда  музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара.

Музей – тәрбия учагы. Ул безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.

Алабуга шәһәренең 3нче урта мәктәбедә музейларга бай. Шуларның берсе “Татар йорты” дип атала. Мәйданы кечкенә булса да, анда бик күп борынгы әйберләр саклана: ирләр һәм хатын-кызларның борынгы киемнәре, бишек, чиккән һәм тукылган сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, ясалма мич тә бар. Мич янындагы хуҗабикә почмагында төрле хуҗалык кирәк-яраклары: соскы, ипи көрәге, сырлы бәләк урын алган. Башка киштәләрдә тимер үтүкләр, керосин лампасы, төрле фонарьлар, урак, бизмән, агач савытлар урнаштырылган. Бер сүз белән әйткәндә, бу музей – халкыбыз хәзинәсенең кечкенә бер өлеше. Кайсы әйберләргә күз салсаң да, әби-бабаларыбыз тормышына килеп эләккән кебек буласың.“Татар йорты”музеендагы экспонатлар үткән заманда кулланышта булган әйберләрне, әби-бабаларыбызның яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен предметлы итеп күрсәтә һәм шуның белән укучы күңеленә аеруча тирән тәэсир итә. Йөз тапкыр ишетүгә караганда бер тапкыр күрү яхшырак, дип юкка гына әйтмәгән ата-бабаларыбыз. 

Музейдагы экспонатлар татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан җыелган. Балалар һәм әти-әниләр дә булышу күрсәттеләр. Биредә  милли бәйрәмнәр, тематик дәресләр үткәрелә, әкиятләр сәхнәләштерелә.

Мәктәбебезнең тагын бер горурлыгы - Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге батырлык музее.А.Н.Епанешников 1969-1971 нче елларда безнең мәктәбебездә белем алган.  Урта мәктәпне тәмамлагач, Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә урнашкан очучыларның хәрби авиацион училищесына “Командалы хәрби-транспорт авиациясе” белгечлегенә укырга керә. Аңа нибары 17 яшь була. Училищены ул 1975 нче елның 8 нче октябрендә тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң, Александр Епанешников тормышын мәңгелеккә күк белән бәйли. 1993 нче елның 23 нче августы. Александр Епанешников командалыгындагы АН-12 экипажы махсус заданиегә Энгельс- Әстерхан маршрутына юлга кузгала.  Маршрут Волгоград шәһәре тирәседәрәк була. Очкыч тиешле биеклеккә күтәрелә дә, тыныч кына очышны дәвам итә. ....Очышның 40 нчы минутында килеп туа ул афәт. Очкычның электр белән тәэмин итү өлешендә кыска ялганыш килеп чыга. Дүрт двигательнең икесе шундук сафтан чыга. Александр Епанешников салкын акыл белән очышны дәвам итмәскә һәм якындагы Волгоград аэродромына төшәргә карар кыла. Үзәккә үзләренең карарларын хәбәр итеп рөхсәт алгач, экипаж очкычны Волгоградка бора. Ләкин...Очкычның калган ике двигателе дә эшләүдән туктый. Очкычны калдырырга кирәк. Ә аста шәһәр. Күпме халык һәлак булачак.Нишләргә?Экипаж очкычны кешеләр яшәми торган агачлыкка утыртырга карар кыла. Ләкин очкыч түбәнәйгәч, анда югары вольтлы электр чыбыкларын күрә. Аларны очып үтәргә булыр иде дә... Ләкин агачлар арасында дача өйләре күренә. Очкычны утыртыр өчен уңайлы урында тагын күпме халык... Очкычны тагын боралар, ләкин инде очкычны утыртырга вакыт калмый,  һәм ул җиргә бәрелә. Каты шатрлау тавышы ишетелә....

Беренче класслы очучы, майор Епанешниковның дүрт мең очу сәгате булган. Язмыш кушуы буенча, очышларның берсе фаҗига белән тәмамлана. Командиры безнең якташыбыз булган экипаж гади халык гомерен саклап калу хакына һәлак була. Алабуга урамнарының берсе, ул укыган мәктәп(3нче урта мәктәп) Александр Епанешников исемен йөртә. Геройның исеме шәһәрнең мактаулы китабына кертелгән,аңа багышланган сквер да бар.

Мәктәп музейларының специфик үзенчәлеге бар. Беренчедән,алар укыту-тәрбия учагына әвереләләр, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән эшләнгән, тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдәбик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелелек  ролен  үтиләр.  Шулай  булгач,  мәктәптәге  шактый  дәресләр  музейда үтәләр. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенеңэшчәнлегенә әверелә, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта.Өченчедән, мәктәп музее ул җыелган кыйммәтле  әйберләр  җыю  урыны  гына  түгел,  ә  фәнни-педагогик  эшчәнлек  алып  бару урыны да. Җыелган материалны эшкәртү вакытында дәресләргә  дидактик ярдәмлек тә эшләнә. Дүртенчедән, җыелган фондның күплеге һәм төп нөсхәлелеге (подлинник) мәктәп музейларын дәүләт музейлары белән тиңләштерә.

Музейларның әһәмияте нидә соң? Бу сорауга җавапны ерактан эзлисе юк. Мәктәп музейлары тик тормый, алар һаман саен үзләренең байлыклары белән уртаклашалар. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейлардагы эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, бабаларыбызның, әбиләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар, якташларыбызныңбатырлыкларын, тормыш сәхифәләрен өйрәнәләр, материаллар туплыйлар, альбомнар төзиләр, кызыклы очрашулар уздыралар. Мондый эш башкару укучыларда туган як тарихы, халкы белән кызыксыну уята.үз халкы белән горурлану, патриотлык хисе тәрбияли. Мондый чаралар балаларда туган ягының хезмәт сөючән халкына хөрмәт һәм ихтирам булдыра.Музейларда тарихи хәтер саклана. Монда укучы белем алып кына калмый, еллар дәвамында тупланган тарихи тәҗрибәне өйрәнә. Мәктәп музейлары туган йортка, гаиләгә, Ватанга, өлкәннәргә ихтирам хисе, батырлыкка омтылыш тәрбияли, намуслы вөҗданлы булырга өйрәтә.

Музей материаллары–укучылар, укытучыларөченүзеберхәзинә. Төрлеконкурслар, бәйгеләргә әзерләнгәндә дә укучылартарихи хәзинәләрне ешкулланалар. Музей материалларыкулланыпэшләгәнэшләр район, республика күләмендәпризлыурыннаряуламыйкалмый. Укучылартарихбеләнкызыксына икән, димәк, музейларның  киләчәге бар!

Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен күздә тотып, Р.Фәхреддин «Ватан һәм милләт» дигән үгет-нәсыйхәтендә: «…Ватан өчен көчегезне кызганмагыз. Ата-вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне «җаныгызга бәхет дип белегез!» – дигән. Ә милләткә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү нәкъ менә мәктәпләрдә башлана. Бу эшнең үзәгендә музейлар торса, эшнең нәтиҗәле булуы бәхәссез.