Тарихи һәйкәлләр язмышы

Туган җир... Туган авыл...

Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Безнең туган ягыбыз Байлар Сабасы да үзенең гүзәл табигате, хәтфә болыннары, урман-күлләре, тырыш, уңган, хезмәт сөючән халкы белән данлыклы! Саба ягы гасырлар буена төрле һөнәр ияләре белән дан тоткан. Авылыбызда алтын, көмеш, бронзадан бизәнү әйберләре ясый белә торган, итек-читекчелек, тегүчелек һ.б. һөнәрләр белән шөгыльләнүче, бабаларыбыз һөнәрләрен дәвам иттерә торган осталар күп. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләре һәм тырышлыклары нәселдән-нәселгә күчеп дәвам итә.

Туган төбәгебез турында уйлаганда, аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланабыз, фаҗигаләрен дә күңелебедзән кичереп, борчылабыз, якташларыбызның бүгенге игелекле эшләренә сөенәбез. “Тарихын белмәгәннең киләчәге юк”, - диләр бит. Без дә күптәннән туган ягыбыз тарихы белән кызыксынабыз һәм горурланып әйтә алабыз: авылыбызда кыйммәтле тарихи урыннар бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh.docx2.15 МБ

Предварительный просмотр: