Шайхулла Алкин

Зиннатуллин Рашид Абдулхакович

Шайхулла Алкин участник национально-освободительного движения, писатель.Участвовал в работе комиссии по выработке основ культурно-национальной автономии.

Депутат Миллэт Меджлиси (1917-18гг.), председатель «Малия Назарате».Книги, рассказы для детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shaykhulla_alkin.docx87.98 КБ

Предварительный просмотр:

Шәйхулла Сибгатулла улы Алкин

C:\Users\Rashid\Desktop\алкин.jpg

 Метрика язмаларына караганда 1893 елда 15 август аенда Казанда туган. Кайбер чыганакларда Казан губернасы Свияжск өязе Иске Чәчкаб авылында туа. Шәйхулланың әтисе Габделлатыйф Алкинның Иске Чәчкабта беренче хатыннан туган икенче улы була. 1867 елда әтисе Габделлатыйф Алкин судсыз-нисез кулга алынып Себергә озатылганнан соң, Сибгатулла Алкин Сәмәрканд шәһәренә киткән. XIX  гасыр азагында Казанга  Ш.Алкин гаиләсе белән кайтып Иске Татар бистәсенә урнашалар. Казанда яшәсә дә 1898 елларда Иске Чәчкабта яңа мәчет төзелгәндә оештыру эшләрен башкара. (Хәзерге вакытта ул мәчет сакланган, әмма анда намаз  ишелер чиктә укылмый).                                                                                                              

1900-1901 елларда Шәйхулла Алкин мәдрәсәгә укырга бирелә. Биш ел мәдрәсәдә укыганнан соң Казан коммерция училищесына укырга керә (1905 ел август-1913 ел май). Училищены уңышлы тамамлап хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң 1913 елның көзендә үтенеч язып Мәскәү коммерция институтының игътисад бүлегенә кабул ителә.

Казанда яшәгән чорда Шәйхулла Алкин татар периодик матбугаты белән хезмәттәшлек итә башлый. 1913-1914 елларда “Ак юл” журналында аның балаларга багышланган беренче хикәяләре, фәнни-популяр мәкаләләре, рус классик язучыларының тәрҗемә ителгән әсәрләре бастырыла. Мәскәүгә күчкәч, татар мәтбугаты белән элемтәсен өзми. Аның язмалары “Ил” гәжитендә күренә башлый.

Мәскәүдә укыган чорда Шәйхулла Алкин иҗтимагый тормыштан читтә калмый. Бу елларда коммерция институты каршында “Студент-мөселманнарга узара ярдәмләшү” түгәрәге оештырыла, идарә рәисе итеп Ш.Алкин сайлана.

Февраль инкыйлабыннан соң Мәскәүдә 1917 елның маенда Рәсәйдә беренче гомуммөселман корылтае оештырыла. IV-курс студенты Шәйхулла Алкин Кәрим Сәгитов белән бергә “Ил” гәҗите битләрендә шул корылтайның эшен яктырталар. Шул елның җәендә Казанда узган 2 нче Бөтенрәсәй гомуммөселман корылтае турында татар җәмагатьчелегенә җиткерә. Бу корылтайда Ш.Алкин Милли Шураның финанс комиссиясенә, Садри Максуди җитәкләгән милли –мәдәни автономиясының нигезләрен эшләү коллегиясенә сайлана. Шул вакытттан Шәйхулла Алкинның язмышы милли хәрәкәт белән тыгыз бәйләнеп китә.

1917 нче елның август аенда Ш.Алкин башка коллегия әгзалары белән Милләт Мәжлесе чакыруын оештыру эшләрендә катнашу өчен Уфага күчеп китә.

Иҗтимагый тормыш тулысынча үзенә җәлеп итә. Шәйхулла уку йортына барып 5 курска үтенеч бирмәү сәбәпле институтта укудан азат ителә. Бу вакытта Уфа мөселманнары арасыннан делегат булып сайланып эчке Рәсәй һәм Себер төрек–татар Милләт  Мәҗлесе утырышында катнаша.

Милләт Мәҗлесе 1917 елның 20 нче ноябрьдән 11 гыйнварга кадәр эшләгән дәвердә кабул иткән мөһим карарлар арасында “Милли-мәдәни автономия” нигезләрен раслау һәм “Идел-Урал штатын” игълан итү була. Ш. Алкин җыелышның беренче көненнән үк “төрекчеләр” фракциясенә керә, аның төп игътибары финанс комиссиясе эшенә юнәлтелә.

1918 елның 7 гыйнварында, Милләт Мәҗлеснең соңгы утырышларының берсендә Милли Идарә сайлана. Бу орган “Милли-мәдәни автономия”не тормышка ашыру максатыннан оештырыла, “Милли хөкүмәт” буларга тиеш була. 25 яшьлек Шәйхулла Алкин Малия Назарате рәисе итеп билгеләнә.

1918 елның май аенда Ш.Алкин кабат Мәскәүгә кайтып 29 май көнне укуны дәвам итү өчен 5 курска кабул итүне, көзге сессия имтиханнарына кертүне сорап үтенеч тапшыра. Аңа 50 сум акча түләү шарты белән 6 имтиһан тоту хакы бирелеп үтенече канәгатьләндерелә.

1918 елның җәендә Уфа ак чехлар тарафыннан алына һәм апрель-май аенда  большевиклар тарафыннан таратылган милли органнар яңадан торгызыла. Бу чорда Ш.Алкин укуны читтә калдырып милли хәрәкәт эшләренә кереп чума.1918 елның көзендә Уфа каласы яңадан Советлар кулына күчә. Бу вакыйгалардан соң Комуч (Комитет членов Учредительного собрания) артыннан Милли идарә әгзалары Г.Терегулов, Г.Исхакый, И. Биккулов һ.б. белән бергә Себергә күчеп китәләр.

Ш.Алкинның шәхси эшендә 1920 елның 14 августы белән даталанган тарихи документ сакланып калган. Ул үтенечтә Шәйхулла Алкин Томск университетына күчер өчен имтиханнар тапшыру турында кайбер документлар сорап яза.

1922 елның 7 февралендә  «Татарстан хәбәрләре» гәҗитендәге  Г.Ибраһимовның бер мәкаләсендә  Ш. Алкин Оренбургка кайтып үз үзен атып үтергән ди әйтелә . Шуннан соң Шәйхулла Алкинның язмышы турыныда төгәл мәгълүматлар югала.

Сүз дә юк, бу язма бары тик тарихи документлардан алынган коры мәглүматларны гына күздә тота. Чын барлыкта аның җан почмакларына үтәрлек мәгълүматлар булмаса да, никадәр дәрәжәдә милләтен, халкын яратып, 1917 нче елгы буталчык инкыйлаб чорында кабынган милли хәрәкәт, милли дәүләт өчен яшәгән шәһесләр йолдызлыгында якты йолдыз булып янган, Иске Чәчкаб улы булып калачак.

Кулланылды:

  • Д.Усманова “Татарстан” журналы №9-10 1995 ел.
  • К.Галимов “Эзле Чәчкаб” Казан-2004

 

Комментарии

Исэнме,Рашит. Иренмисен дэ инде. Тарих белэн дэ бик кызыксынасын ахры

Зиннатуллин Рашид Абдулхакович

Минем күп кенә материаллар ("Казан каймасы" ) Иске Чәчкаб мәктәбендә калды.