Сыйныфтан тыш чаралар

Балтач районы Куныр урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм әти -әниләренең сайты.

Сыйныфтан тыш чаралар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yash_gorl_i_mktp_kich.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче бала.     Шатлыклар күңелебездә,

                       Ал кояш күгебездә.

                       Килегез, дуслар, кунакка:

                       Сабантуй бүген бездә.

2   нче   бала. Җилферди чиккән сөлгеләр,

                        Бүләкләр күбебезгә.

                         Көрәшик тә, узышыйк та —

                         Сабантуй бүген бездә.

1 нче бала.Сабан туе — хезмәт туе,                      

                  Шатлык һәм бәхет туе,        

                  Уйнап-биеп, җырлап-көлеп          

                 Бәйрәм итик көн буе.                      

2 нче бала. Шау-гөр килә киң болыннар,

                    Кырлар һәм су буйлары,

                  Котлы булсын, гөрләп торсын

                     Ямьле Сабан туйлары!

 

1.Балалар бергәләп «Сабантуй» биюен ( татар халык көе) башкаралар.

Алып   баручы. Менә шулай,

                        Шау-гөр килә һәр көн мәктәп,

                         Әйтерсең Сабантуе.

                       Смотр концертын әзерли,      

                         Чын күңелдән һәр сыйныф.

                           Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

                          Узмый, шуны белегез.

                          Укучыларыбыз бик булган,

                           Концерт карап китегез.

2. Скетч  “Беренче театр”дан өзек

1а. б.        Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

 2 а. б.       Хәерле кич  барчагызга, олыгызга,  кечегезгә,  бабайларга, әбиләргә,  газиз әти-әниләргә, сөекле җиребезгә.

3 а.б.        Сезгә булган сәламебез

                 Ташып чыкты йөрәкләрдән.

                 Безнең дәртле ихлас хисләр

                 Күчсен сезнең йөрәкләргә.

4 а.б.        Сезнең җылы карашлардан

                 Сәхнәбезгә иңсен нурлар.

                 Берләштерсен күңелләрне

                 Таныш җырлар, яңа моңнар.

1 а.б.         Дәва булсын сүзебез дә,

        Шифа булсын көебез дә.

        Шул изгелек сәхнәләрдән

                 Ияреп кайтсын өегезгә.

2а.б.        Нурлар иңсен җаныгызга

        Аллы-гөлле балкышлардан.

        Гөрләп торсын бу кичәбез

        Сезнең кайнар алкышлардан.

3а.б.        Юлыгызга фәрештәләр

                 Канатларын җәеп торсын

           Түбәсенә йортыгызның

                  Бәхет кошы  килеп кунсын.

4а.б.        Истә калсын бу очрашу

        Бер күрешү- бер гомер ич.

        Тагын бер кат сәлам сезгә

        Күңелле ял, хәерле кич!

                   Бергә: Хәерле кич тели сезгә 5-6  бүген бергә.

3.Сезнең каршыгызда җырчыбыз Рәмзил Шиһабетдинов ”Бәхеттә- шатлыкта”

Тыпыр-тыпыр,тыпыр-тыпыр,

Сылу кызкай өзә генә!

Әллә бии, әллә оча,

Әллә инде йөзә генә.

4.Габдрахманова  Миләүшә башкаруында “Үзбәк ” биюе.

------------______, әйт әле апрель ае нинди ай әле ул?

- Хи шуны да белмәскә, кошлар ае , әлбәттә.

-..._____________, ә менә  ни өчен тавык сандугач кебек сайрый белми икән?

- Әгәр ул сайрый белсә, җырчылар болай дип җырларлар иде:

“Тавыкла-а-ар капкада, канатлары тактада, бәгырькәем, мин онытмам, син оныткан чакта да...” Яки болай дип моңаерлар иде: “ Талларга качты тавыклар мин аны эзлиммени Тавык керде күңелгә, җырламый түзиммени” Яисә болайрак өзгәләнерләр иде: Син- тавык, мин- каен...” Менә бит хикмәт нидә.

  • Менә рәхмәт,____________дус. Кадрия апага иртәгә үк шулай дип җавап бирәм.

5. Сезнең каршыгызда җырчы сандугачыбыз - Әюпова Зөһрә.” Авылым урамнары”

Бик матур көй уйнар өчен,

Бер гармунчы табыгыз.

Бер гармунчы тапмасагыз,

Бергәләп кул чабыгыз.

6 .Шаян бию

7. 5 нче сыйныф малайлары башкаруында җыр  “Катюша”

Алып баручы. Әле кичә генә Бөек Ватан сугышы турында бер мәзәк сөйләделәр. Имеш, синең кебек бер яшь кенә малайны партизаннар отрядына алганнар, ди. Киемнәрен биргәннәр дә разведкага җибәргәннәр ди моны.

 Әгәр дә берәр немецны күрсәң,Зиг хай дип әйтерсең диләр икән.

  • Яхшы, дигән теге егет.

Гали гамәленә каршы, каршысына бер немец күренүе булган, оныткан бит теге өйрәткән сүзне. Аптырап калмаган:

  • Ни хәл!- ди икән.

Тегесе дә аптырап калмаган :

-Аллага шөкер !- дигән.        

- Татарча җавап биргән дигән инде ә?                                                                                                                                        ------Миңа да сөйләделәр бит әле андый анекдот.Имеш, сугыш башланып киткән ,ди.матур гына башланып киткән,ди. Хәзер ике якка да корал тараталар икән. безнең яктагыларның соңгысына җитмәгән инде корал.Үзең беләсең,  безнең яклар гадирәк бит инде алар. Тегенең кулына таяк тоттырганнар, ди.

- Аңлашылды.

                 - Ярар, немецлар ягында да корал таратканда, шулай ук ахыргысына җитмәгән. Немецлар ягы

                  ни әйтсәң дә баерак булган бит инде . Тегенең кулына танк рычагы тоттырганнар.

                  Хәзер сугыш башланып киткән, матур гына итеп, әйеме, башланып киткән. Сугыш барганда

                 безнең егет инде таягын тотып, “Пих-пах ты умер” дип чыга икән.Тегесе карап-карап торган да

                  “ВВВ-чк, я в танке”- дигән, ди.

                  - Шулай, немецлар русча да беләләр диген ә?

                   - Әйе, безнең Татарстаныбызда да күп бит инде хәзер алар.

                   - Күп, күп, менә монда да килеп җиткәннәр.

                   8.Каршы алыгыз бертөркем немец кызлары- малайлары биюе. Полька

 

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

  • миңа гомер биргән өчен,
  • кадерләп үстергән өчен,
  • назлы карашлары өчен,
  • пешергән ашлары өчен,
  • йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

          Җырлый Әдилә Хәбибуллина  .    Оскар Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре .

        “Озак яшә әнкәй шатлык белән”

      10 .Скетч Җыештыручы

     11. Нәфис сүз Йолдыз “Зонтик тотып җырлаучы шәһәр кызына ачык хат”

           Озак та үтми шәһәрдән

           Килеп төште хаты да.

           Сүзеңне без тыңладык.

           Ә болай җырлап – биесәк?

          Булырсыңмы син риза?

    12 .Сезнең игътибарга Зонтик биюе.

    13. Апрель җиле безнең җырны

         Тыңласын хәйран калып,

         Җырламакчы була ул да,

          Көйләрне отып алып, - дип  үзенең җыры белән Ольга Чеботарева .Зөфәр Хәйретдинов көе,

          Нияз Камалов сүзләре. “Җыр керсен күңелгә”

Биючеләр биегәндә

Идәннәре бөгелә.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Аның биисе килә!

Якын дуслар җыйналганнар

Ял итәр өчен бүген.

Иң матур биюләрне

Биеми мөмкин түгел!

14.Каршы алыгыз  сәхнәдә Чабата  биюе

    Бер укучы башын иеп, борчылган кыяфәттә чыга.

  • нихәл , _________, нишләп болай балтаң суга төшкән кебек кайтып киләсең?
  • Йөрмәссең, ди, монда. Утлы табада кыздырдылар мине бүген.
  • Нәрсә дигән сүз инде ул?
  • Ашханәгә алып керделәрмени? Табага ничек ут салып булсын инде ул?
  • Юк ла. 3  фәннән ата каз муены бирделәр бит.
  • Шәп бит инде. Кытайныкынмы?
  • Юк ла. Сәвитнекен. Шул сорауларга җавапны иртәгә тагын сорыйбыз диделәр. Ярдәм итә алмассыңмы ?
  • ә-ә-ә, аңлашылды. Нинди фәннәрдән инде ул? Әйдә эзләп карыйк.
  • Татар теле дәресендә Әнисә апа антоним сүзләргә мисаллар китерергә кушты.
  • Шуннан син ни дип җавап бирдең?
  • Ганиев, Вәлиев...

-     Бу сүзләр ничек капма – каршы мәгънәле була соң?

-      Ник булмасын. Ганиев “бишле”гә, Вәлиев “икеле” гә укый бит.

-       Ярый уйларбыз.Икенчесе

-       биология дәресендә апа

Мәчеләр сыерчык ояларына менеп йөрмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?- дип сорады.

- Ә син?

- Нәрсә мин? Аларның үзләренә оя ясап куярга кирәк, - дип җавап бирдем.

- Менә тамаша мәчеләргә дә оя диген ә? Мәчеләргә оя ясаганнарын кая күргәнең бар? Абзар салырга кирәк аларга абзар.

- Әйт әле, ________, ни өчен Г. Тукай портреты астына “1886 – 1913” дип язылган. Бу саннар нәрсәне аңлата?

- Минемчә, бу саннар аның телефон номеры булырга тиеш.

- Түгел шул .Әлеге саннар аның туу һәм  бу дөньядан китү даталары икән.

- Ә менә Гөлнур апаның җыр дәресеннән биргән сорауга җавапны син дә белмисең булыр.Ми нотасы кайда да, соль нотасы кайда?

- Хи шуны да белмәдеңме ? МИ - синең башыңда, ә соль – кайда булсын , кухня өстәлендә.

15 . Ялтырап тора күк йөзе,

                     Күкне яхшылап юган.

                     Апрель, минем апам кебек,

                     Бик тырыш икән, уңган.

 

                   Күгәрченнәр гөр-гөр килә,

                  Гөр- гөр килә гөрләвек.

                  Алар бүген, шатланышып,

                   Җырлыйлар  минем кебек.

15.Җырлый Әлфрүзә Дәүләтшина

-____________, Гөлнара апа биргән сорауга җавап таптыңмы әле?

- Кайсына?

- Ни өчен тау ташлары астан өскә таба тәгәрәми икән?

- Әй, моның сәбәбе бик гади бит. Син әүвәл артың белән алга таба йөгереп кара. Аннан соң , ашыйсың бик килгәч, өстәл янына артың белән утыр. Аягың белән кашык тот та аш аша. Уңаймы? Рәхәтме? Түгелдер шул. Ташларга да өскә таба тәгәрәү рәхәт түгел. Менә бит хикмәт нидә!

Якын кардәштәй яшәтә

               Милләтләр татулыгы.

               Бер сулыш булып яшәүдә

                Дуслыкның матурлыгы.

               16.Сезнең игътибарга мари биюе.

               17.Скетч “ Теш табибында”.

 Әйдә әле, дускайларым,

 Әйдә биеп алыйкчы,

 Идәннәрне җимерткәнче

 Биеп, таптап калыйкчы!

18. “Чегәннәр биюе”

19. Туган якның сагынам тугайларын,

      Болыннарын, челтер суларын.

      Туган ягым – саф сөюем минем,

      Туган ягым- яшьлек җырларым.

Каршы алыгыз җырчыбыз Ландыш Сираҗетдинова “Тибрәнә җыр күңелләрдә”

З.Сәгыйтов көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

 Скетч  “Рәсем дәресендә”

 ____Рәсемнәрегезне вакытында тапшырыгыз дип, ни  әйттем бу балаларга. Икесе тапшырмаганнар бит инде. Ай аллам, алар урынына нинди генә рәсем куеп торыйм соң?

      ( ике бала йөгереп чыгалар)

------- Апа- апа өлгердек бит, билләхи өлгердек, көчкә ясап бетердек. Элеп куйсак буламы апа?

-------Куегыз, куегыз. Туктагыз әле. Бу нәрсә соң? Ясамагансыз бит рәсемнәрегезне.

--------Ясадык апа, ясадык.

-------Кая? Нәрсә рәсеме соң бу?

------Болында печән ашап йөрүче сыер рәсеме.

------Печәннәрең кая соң?

-------Сыер ашап бетергән.

-------Ә сыерың кайда?

-------И апа кайвакытларда берни аңламыйсыз бит.

------Нәрсәне?

------Соң печәне беткән басуда сыер н ишләп йөрсен инде ди ул.

-----Ә СИН?

------Ә мин попугайларны ясадым.Соң ничек ошыймы.

-----Ошамый ни, синекендә дә берни күрмим. Кая соң синең попугайларың?

------И апа әнә очып йөри   .  

Басыгыз, дуслар, басыгыз,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара

Бу балалар дисеннәр.

Сезнең игътибарга 5 нче сыйныф укучылары башкаруында татар халык биюе

Җыр бит ул хисләр дулкыны,

    Җыр бит ул истә кала .

    Укучы мәктәп елларын

    Җыр белән искә ала.

Җырлый Миләүшә Габдрахманова “ Белегез шуны”

- ...____________,     тиздән имтиханнар башланыр вакытлар җитә.

- Әйе шул.

- Ә син   имтиханнарны ничек тапшыруларын беләсеңме?

- Әйе.

-Әйдәле,  тикшереп карыйм. Мин сиңа  сораулар бирәм, син  җавап бирерсең, башладык!

- Безне кем бертуктаусыз: "Нигә? Ни өчен?"-дип яңгыраган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табарга өйрәтә?

-Укытучы

 -Кем үзенең тавышын  жәлләмичә еллар буе да башка сыймаган әйберне бер тәнәфес эчендә башка сеңдерергә тырыша?

- Сыйныф җитәкчесе.

 - Кем безне урам һәм телевизор йогынтысыннан коткару өчен 7-8 сәгатьлек өй эше уйлап таба?

- Укытучы

 - Кем әти-әниләргә безнең уңышлар турында сөйләмичә бер генә көн дә яши алмый?

-Укытучы

- Кемгә БЕР ЭШ КӨНЕНДӘ тәрбияче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, психолог, космонавт, артист, диктор, режиссер, психотерапевт булырга туры килә?

-Укытучыга, әлбәттә.

- Чыннан да, без укытучыларыбыз белән һәр көн очрашабыз, алар турында барысын да беләбез кебек. Тик бу шулаймы соң? Мөгаен, без аларны яртылаш кына беләбездер, әйеме?

-Әйе шул! Әйдәгез, дуслар, хөрмәтле укытучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, бию бүләк итик!

Йомгаклау.    

Шәрран ачык күңел бакчалары,

Хөсетлек юк, юктыр яман уй.

               Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен

                Тоташтыра мәктәп еллары..

               «Бу бит безнең мәктәп »,— дия-дия,

               Шатланыйк без, уйныйк, гөрләшик.

               Укучылар ! Сабантуйда сыман,

                Укуда да  дә мәңге берләшик!

Тыныч булсын көннәр,

Чәчәк атсын гөлләр.

Балкып янсын кояш нурлары

Күңелләр саф булсын!

Бәхетләр ак булсын !

Шаулап узсын мәктәп еллары!

Кошлар канат каксын,

Чишмә челтерәп аксын,

Күктә янсын якты йолдызлар.

Дуслар артып торсын,

Бәхет ташып торсын,

Имин булсын иде дөньялар.