"Җиңү дзресе"

 Укучыларым белән үткәрелгән "Җиңү дзресе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_drese_konkursyna.docx29.89 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе

“Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Иске Суыксу урта гомуми белем мәктәбе”

Конкурс

Тема: “Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” повестенда сугыш һәм сугыш чоры балаларының хезмәте

Максат: дәреснең  темасын билгеләү

Халыкара “Җиңү дәресе”конкурсы кысаларында

Башкарды:  Булатова Лилия Маһир кызы,беренче квалификацион  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш урыны:  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе  “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем мәктәбе”

Буа – 2019

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте темасын ачыклау

8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Дәрес максатлары:

1.Өйрәтү максаты; укучыларны язучы иҗаты һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен тулыландыру;

2.Үстерү максаты; аларда мөстәкыйль танып бирү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

3.Тәрбияви максат. халкыбызның үткәненә тирән ихтирам, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Җиһазлау:

- төп ресурслар: А. Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре, әдәбият дәреслеге;

- өстәмә ресурслар: тест, ноутбук, проектор, дәрес өчен презентация .        

Эш формалары:

Укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Көтелгән нәтиҗә:

предмет нәтиҗәләре: әсәрнең темасын, әһәмиятен һәм кыйммәтен ачу; дәресне тормыш белән бәйләү;

- шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; халкыбызның үткәненә ихтирам,  башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;

метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәрес барышы.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Хәерле көн,укучылар! Менә тагын бер якты көн туды, без шуңа сөенеп, сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән эшебезне  башлыйбыз.

Укучыларны төркемнәрдә утырту

Өй эшен тикшерү. (4-5 минут)

Слайд5,6

Сезгә өйгә эш итеп әсәрне тулысынча укып бетерерә бирелгән иде.

Тест эшләү.

1.Сәрвәр апа орчык күк бөтерелә.

      а)сурәтләү чарасы.

      б)чагыштыру

      в)фразеологизм

2.”Камыр”,”Тамыр”, кемгә әйтелә бу кушамат?

     а)Дамир

     б)Әдилә

     в)Ибраһим.

3.Солы алып кайту Кәследән ничә чакрым?

     а)66

     б)60

     в)65

4.Ибраһим белән Әдилә Дамирга ничек карыйлар?

    а)кимсетеп

   б)үртәбрәк

    в)үз итеп.

5.Образлы әйтелмәләр.

     а)күңел сандыгы.

     б)күзләр җиргә тәгәрәде.

     в)тәмле чәй.

6.Кешене һәм тормышны бизи торган сыйфат.

     а)киң күңеллелек

     б) яхшылык.

     в)елмаеп.

7.Дамирның үз хыялы.

     а)трактор

     б)Әдилә

     в)колын

8.Әсәр кем исеменнән сөйләнелә?

       а)Дамир

       б) Ибраһим

       в)Сабирә.

9.“Язгы кәрваннәр” әсәре кайсы вакытта язылган?

      а)сугыш

      б)тынычлык.

      в)ачлык

 10.Яшәү мәгнәсе нәрсәдә?

      а)байлык.

       б)өмет

      в)шатлык.

Җаваплар:1б). 2а).3в).4в).5 а).6а).7б).8б).9а).10б).

Дәрес темасын ачу.


Төркемнәрдә эш

Слайд

   Укучылар. Автор әсәренә ни өчен “Язгы кәрваннар” дип исем биргән?

Ә нәрсә соң ул “яз”? Нәрсә символы булып тора? Яз бит ул төсләргә бик бай. Әйдәгез әле без дә аны төсләр күзлегеннән карап ачыйк.

.

 (Алты эшләпә методын кулланырга мөмкин.)

  1. Ак төс –  мәгълүмат.

Сорау: ә нәрсә соң ул яз?

  1. Кызыл төс – хис-тойгы.

Сорау: яз сүзен ишетү белән күңелдә нинди хисләр уяна?

  1. Сары төс – оптимист.

Сорау: яз ул нинди чор?

  1. Кара төс – писсимист.

Сорау: язның кимчелекләре бармы?

  1. Яшел төс – иҗади.

Сорау: яз турында шигырьләр, җырлар ишеткәнегез бармы? Алар нинди рухта язылган?

  1. Зәңгәр төс – нәтиҗә.

Сорау: Гомумиләштереп нәтиҗә чыгарыйк.


“Кәрван” сүзе нәрсә аңлата?


Төп геройлар?


Ә эшебезне дәвам итеп без дә төркемнәрдә эш итәрбез

Шушы шигырь юллары нәрсә турында сөйли?

Тәүге сөюен дә татымаган

Яшьтәшләрең ауды яуларда

Мин тугрымын алар өчен бары

Хыял булып калган таңнарга.

Кайгыларын сөйләп каеннарга,

Изге мәхәббәткә тугры булып

Яши белде безнең җиңгәләр.

                                       (Фәния Чанышева)


Әсәрдә сугыш чоры сурәтләнүен без нинди вакыйгалардан белдек?

Шушы вакыйгаларга нигезләнеп, автор нәрсә әйтергә теләде икән?

Автор моның белән ризамы?

Бу авыр хезмәтме?

Бигрәк тә шушы картиналарда сурәтләнгән куренешләрне карагач туган нәтиҗәләрегез


Әсәрдә сурәтләнгән яшьләрне геройлар, патриотлар дип атый алабызмы?

Синквейн структурасы


Укучылар, алда эшләгәннәрдән чыгып. Без Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәренең төп темасын ничек атар идек?

Эш нәтиҗәләребез

Үзбәя.

Слайд №7

1.Кыш, җәй, көз шикелле үк ел фасылы.

2.Яктылык, матурлык, яшәрү, яңару, уяну, җылылык, күңел күтәренкелеге, дәрт, ярату һ.б.

3.Табигать йокысыннан уяна, кояш ныграк җылыта, язгы кар сулары ташып ага, яшел үлән баш калкыта, кыр эшләре, бакча эшләре башлана.  Һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башлана. Язның бер кәне ел туйдыра, - дигән халык.

4.Март бураннары, салкын-көчле җилләр, күңелгә шом сала торган язгы аҗаганнар, көчле ташулар, баткаклык.

5.“Яз килә, яз көлә”, “Яз, яз, яз, җитә”, “Язгы әкият”, “Язгы күкрәү”, һ.б. Алар барысы да күтәренке рухта язылган. Бу шигыйрьләрне укыгач, күңел күтәрелә, шатланасы, сөенәсе килә.

6.Ничек кенә булмасын, кешеләр язны көтеп алалар. Яз -  ул яңа тормыш башлану чоры.


Кәрван-кемнең дә яки нәрсәнеңдер хәрәкәт итүче төркеме дигәнне аңлата.


Әдилә, Ибраһим,Дамир  - яңа гына ятим балалыктан чыгып килүче,сугыш чоры авырлыкларын кичергән 50 нче еллар яшьләре.


Хәзерге урта һәм яшь буын, якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы.      Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте.

Иңнәрендә ил язмышын йөрткән карт-коры, хатын-кызлар якты киләчәккә өмет белән караганнар һәм Бөек Җиңүне якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаганнар.

(торкемнәр балл җыя)


Беренче төп вакыйга – көзен җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү. Икенче төп вакыйга – яз көне чәчүлек орлыкны 65 чакрымдагы ерак Кәследән алып кайту.

Автор шул чор авылы кешеләренең хезмәтенә карата гаделсезлек турында яза. Көз көне чәчүлек орлыгы да калдырмыйча, барлык ашлыкны элеваторга илттерәләр, ә язын, атлар күтәрмәгә калгач, аны яңадан алып кайтырга кирәк була.


Слайд 9.10,11

Габделхәт Сафин башкаруында

“Уфалла арбасы” дигән җыр-

видео карала


Слайд 12

“Патриот” сүзе


Тема“Сугыш китергән афәт һәм сугыш чоры балаларының батырлыгы”

Слайдлар 13.14,15