Выступление "Тәрбияле кыз -җәмгыять нигезе"

Султанова Минуза Масхутовна

II Всероссийская научно- практическая  конференция "Р .Фахреддин: духовность,культура и просвещение"  "Воспитывая дочь..."  Выступление на тему  "Тәрбияле кыз -җәмгыять  нигезе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiyale_kyz_-zhmgyyat_nigeze.docx18.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияле кыз- җәмгыять нигезе

Безнең татар халкы:”Бәхет башы-тәүфыйк”,-ди.Һәркөн  иртән мәктәпкә озатканда  әти-әниләребез,әби-бабаларыбыз безгә:“Тәүфыйклы бул балам!,-дип озатып калалар иде.” Бу аларның  әдәпле,тәрбияле,тыйнак бул,тәртипле  бул дигән сүзләре булгандыр.Кем генә  сокланмас әдәпле балага,андый тәүфыйклы бала ата-ана өчен зур бәхет,горурлык.Әдәпле  баланы һәркем үрнәк итеп куяр.

Тәрбиялелек һәм әдәплелек турында якташыбыз бөек галим,педагог һәм мәгърифәтче Риза Фәхреддин нәсыйхәтләреннән укып белдек.Ул безгә тәрбияле балалар үзләрен ничек тотарга тиешлекләре турында  бик күп  мәгълүмат язып калдырган. Алтыннан бәһале,оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас.Тәрбияле бала,дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.Тәрбия һәм әдәп,ир балалар өчен ни кадәр тиеш булса,кыз балалар өчен бигрәк тә тиештер.Шуның өчен тәрбияле кызлар әдәпле вә инсафлы булып ошамаган гадәтләрдән  бик сафланырлар”-дип язган безгә галим.Тәрбияле бала,бигрәк тә кыз бала, алтыннан да кыйммәтрәк, әти-әни өчен тәрбияле бала, моннан да зур байлык булмастыр.Әдәплелек-кеше белән аралаша белү.Әдәпле булу –кешеләргә игътибарлы булу,инсафлы булу.Һәркем башка кешеләрдән игътибар,игелеклелек,ягымлы караш һәм хөрмәт көтә.Беркемнең дә начар сүз ишетәсе килми.

Ләкин моның сере шунда –үзе инсафлы,тәрбияле,яхшы кешегә генә кешеләр һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр.Әдәпле кешене  генә барысы да ярата һәм хөрмәт итә.Андыйларның  ышанычлы дуслары була.Бер сүз белән әйткәндә әдәпле бала булу – ул тәрбияле булу дигән сүз.”Әхлак –төзек булу.Белемнән дә алда йөри.Белем булмаган  урында бәхет булса булыр,әмма әхлак булмаган урында бәхет булмый” .

Әмма ата улны,ана кызны белмәгән заманда милләтнең киләчәге булырмы?

Көн  саен Оясында оятсызлык күреп үскән кыз бала кайчанда булса үзе әни булачак бит.

Әхлаксыз җәмгыятьне мин чыга алмаслык чытырманнарга тиңләр идем. Җәмгыятьне әхлаксызлыктан саклап калу өчен нишләргә? Моннан чыгу юллары нинди? Минемчә, адәм баласы туган көннән башлап, ана тәрбиясе алырга тиеш. Ризаэддин Фәхреддин дә үзенең “Тәрбияле хатын” хезмәтендә: “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр”, - ди. Шулай ук: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан  бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип бик дөрес әйткән. Бала чагында алган тәрбияне балалар күп вакытта чәчләре агарганчы саклыйлар. Шулай булгач,тәрбияле бала үстерү өчен ана үзе тәрбияле булырга тиеш. Чиста-пөхтә, белемле, сабыр ана баласын үз үрнәгендә тәрбияли. Һичшиксез, мондый тәрбиянең җимеше татлы булачак.

“Тәрбияле аналарның балалары күп вакытта яхшы вә тәрбияле буладыр. Бозык вә тәрбиясез аналарның балалары күп вакытта усал вә тәрбиясез булалар. Тәрбияле аналар – бу дөньяда  олуг бәхет вә сәгадәттер.”-дип язган Ризаэддин Фәхреддин.

Димәк, хатын-кыз – гаиләнең нигез терәге. Алай гына да түгел, хатын-кыз – бөтен бер милләтне тәрбияле итеп саклап калучы. Хатын-кыз үзенең килеш-килбәтенә, эш-гамәлләренә, кешеләр белән мөнәсәбәтенә игътибар иткән кебек, бала тәрбиясенә җитди карарга тиеш. Шулай булганда бер гаилә генә түгел, ә җәмгыять тә сау-сәләмәт, әхлаклы, төзек булачак.

Инсафлы, тәрбияле кызларны һәркем ярата. Аларга карап күңел сөенә. Мондый кызлар, гадәттә, матур, тыныч сөйләшәләр. Оялчан булалар. Шул ук вакытта алар һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаралар. Алар турында "кулларында ут уйнаталар" дип тә әйтәләр.

Инсафлы булу − татар кызлары өчен аеруча хас сыйфат. Алар теләсә кемгә сүз кушмыйлар. Кешене, тирә-юньдәгеләрне игътибар белән тыңлый беләләр. Кирәк булганда, уйлап, нигезле итеп җавап бирәләр.

Киләчәк ул − яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә яшьләр идарә итә башлаячак. Димәк, илебезнең киләчәге дә яшьләрнең ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле дигән сүз.

Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьләр үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.

Шекспирның "булыргамы, булмаскамы" дигән фәлсәфәсе яшьләр өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! "Болар − акыллыбашларның фантазиясе". Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.

Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.

Кулланылган әдәбият:

1.Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле ана” әсәренә  нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы 

2.Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле хатын” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы 

 3.Ризаэддин Фәхреддиннең “Кыз бала әдәпләре” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы