Рүзия Камаеваның “Күңел җырым дәва” китабын тәкъдим итү кичәсе эшкәртмәсе

Загидуллина Зульфия Дамировна

Шундый төбәкләр була:җире дә уңдырышлы, урман- болын-нары да җитәрлек, халкы да тырыш, һөнәрле, укымышлы, сәләтле. Күпме язучы, шагыйрь, галим, артист чыга бер төбәктән. Шундый төбәкләрнең берсе, безнең  Әтнә ягы. 10 нан артык язучы, шагыйрь, галимнәр,   артистлар биргән як бу. Татар дөньясына бөек Тукайны, зур галимнәр Курсави, Күлтәси, Мәрҗәниләрне, искиткеч талантлы каләм ияләре Самат Шакир, Фирая Зыятдинова,Лена Шагыйрьҗан, Нәҗип Мадьяров , Хәкимҗан Халиков,  зур шагыйрь Сибгат Хәкимне биргән бу як!

 

Хөрмәтле тамашачылар!Бүгенге кичәбез әлеге талант ияләре белән янәшә куярлык, чын мәгънәсендә шагыйрә исеменә лаеклы авылдашыбыз Рүзия Камаева иҗа-тына багышлана. Рүзия апаның нечкә күңелле, шигъри җанлы булуының сере дә бөек әдипләр ягында тууында түгелме икән?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ruziya_kamaeva_kitabyn_prezentatsiyalu.docx23.64 КБ

Предварительный просмотр:

Рүзия Камаеваның “Күңел җырым дәва”

 китабын тәкъдим итү кичәсе

        

Экранда презентация күрсәтелә.

 1 нче алып баручы. Шундый төбәкләр була:җире дә уңдырышлы, урман- болын-нары да җитәрлек, халкы да тырыш, һөнәрле, укымышлы, сәләтле. Күпме язучы, шагыйрь, галим, артист чыга бер төбәктән. Шундый төбәкләрнең берсе, безнең  Әтнә ягы. 10 нан артык язучы, шагыйрь, галимнәр,   артистлар биргән як бу. Татар дөньясына бөек Тукайны, зур галимнәр Курсави, Күлтәси, Мәрҗәниләрне, искиткеч талантлы каләм ияләре Самат Шакир, Фирая Зыятдинова,Лена Шагыйрьҗан, Нәҗип Мадьяров , Хәкимҗан Халиков,  зур шагыйрь Сибгат Хәкимне биргән бу як!

Хөрмәтле тамашачылар!Бүгенге кичәбез әлеге талант ияләре белән янәшә куярлык, чын мәгънәсендә шагыйрә исеменә лаеклы авылдашыбыз Рүзия Камаева иҗа-тына багышлана. Рүзия апаның нечкә күңелле, шигъри җанлы булуының сере дә бөек әдипләр ягында тууында түгелме икән?

1 А.Б. Шигырь ул – тере җан иясе кебек. Ул язылмый, ә туа – дөньяга килер вакыты җиткән сабый шикелле. Ә аннан соң яшәргә сәләте булганнары, халык тарафыннан үзенеке кебек кабул ителгәннәре яши, мәңгелеккә күчә. Рүзия Камаеваның “Тырысым тулы җиләк” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы белән барыгыз да яхшы таныш, Бүген без сезгә аның икенче, әле яңарак кына дөнья күргән шигырьләр китабын тәкъ-дим итәбез. “Күңел җырым дәва” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы Рүзия апаның 150 дән артык шигырен үз эченә алган.

  Ә хәзер бирегә Рүзия Камаеваның  шигырьләренә дөнья күрергә  ярдәм иткән, китап чыгаруда башлап йөргән кешене чакырырга телим.Таныш булыгыз – Хәкимов Рәдис(сүз бирелә)

   

2 А.Б. Күшәр мәктәбе кызлары Рүзия апалары һәм хөрмәтле кунаклар өчен Татар кызлары биюен башкаралар. Рәхим итеп карагыз!

1 А.Б. Кичәбезне дәвам итәбез. Сүз район мәгариф бүлеге мөдире  ______ бирелә.

2 А.Б.   Рүзия Мәҗит кызы Камаева 1962 нче елның 1 сентябрендә, Әтнә районы , Ашыт  буенда урнашкан Күшәр авылында, Гөлзадә апа белән Мәҗит абыйның беренче баласы булып дөньяга килә. Туган авылында үсә, авыл мәктәбендә укый, урта мәк-тәпне Олы Әтнәдә тәмамлый. Башка балалардан бер ягы белән дә аерылып тормый. Баш бала буларак, үзеннән соң туган Рүзәл белән Рашатны карый, Ашыт елгасында су коена, балык тота, урманга җиләккә йөри, җәйге йолдызларны күзәтә, уйлана, хыял-лана, алга планнар кора. Ә юк-башка балалардан бераз аерылып торган икән шул: җи-ләккә барса-күңеленә җиләкләрнең төсен, тәмен сеңдергән, йодызлы күкләрдән сер һәм тылсым алган, Кояштан яктылык туплый барган ул. Менә шулар шагыйрә күңе-леннән яктылык, җылылык булып шытып чыгалар да, җиләк тәме, юкә чәчәге исе, из-гелек һәм шәфкать булып укучы күңеленә барып җитәләр.

Халикова Гөлнара  ”Кем дөньяны ничек күрә инде” (Р.Камаева)

2 А.Б. Рүзия апа шәфкать туташы булырга хыяллана.Шул изге ният белән урта мәк-тәпне тәмамлагач , 1970 елда Казан медицина көллиятенә укырга керә. Ул дөньядагы иң әйбәт шәфкать туташы булыр иде. Шигъри күңелле, йомшак тавышлы, изге йөрәкле чибәр кыз иң өметсез авыруларны да терелтә алыр иде. Ләкин... Шушы бер сүз аның тормышын тамырдан үзгәртә дә куя, хыялларын чәлпәрәмә китерә.

Халикова Энҗе  “ Гомер корабым” (Р.Камаева)

 Тормыш тарафыннан шактый сыналырга туры килә Рүзия апага. Ул үзенең әтисен, яраткан энесе Рашатны, энесенең улын җирли.Хәзер Рүзия апа әнисе һәм энесенең гаиләсе белән бергә яши. Авырлыклар алдында сыгылмыйча, туган таңнан, һәрнәрсәдән ямь, бәхет  табып, канәгать булып яши.

1 А.Б. Күңелебез далада ук булмаса да,

Сизәм, җитеп бетми безнең җылы аңа.

Аңлатырлык сүзләр юк шул яратуны,

Әнкәй, бәгърем, рәхмәтемне күңелеңнән аңла.

        Күкрәк сөтен имезеп үстергән, тормышында иң зур таянычы булган газиз әнисе – Гөлзада апага багышлап язылган әлеге юлларда Рүзия апаның аңа карата олы мәхәб-бәте дә, чиксез рәхмәте дә якты чагылыш таба.

“Әниемә” шигыре (Р.Камаева)

  2 А.Б. Рүзия апаның туганнары күп: энесе, киленнәре, энеләренең балалары... Барысы да аны хөрмәт итәләр, яраталар. Аз гына вакытлары булдымы-төп йортка-Рүзия апалары янына килергә ашкынып  торалар, аның белән киңәш –табыш итеп яшиләр. Бүген безнең кичәбездә дә Рүзия апаның туганнары бар. Сүзне Түбән Шашы авылыннан килгән кунагыбыз Госманова Зөһрә Рәшит кызына бирәбез.

1 А.Б. Бала чагым керә минем төшләремә,

Яшел печән үскән киң болын.

Әй, чабам уйнаклап, әткәй-әнкәй янда,

Әйтерсең болында мин җитез колын.

 Гомерләр узган саен балачакның яшел чирәмнәрен, челтерәп аккан чишмәләрен, яшьлекнең хисле мизгелләрен, туган якның саф һавасын, авылның көтү кайткан чагын, кошлар, бака сайрауларын ныграк сагынасың. Балачакның  гомер буе озатып барган якты хатирәләрен  Рүзия апа “Балачак илем” дип исемләнгән шигыренә күчерә. Ә якташ егетебез Реваль Хисматуллин әлеге җырга  көй язганнан соң, дөньяга тагын бер матур җыр туа. Кечкенә йолдызчыгыбыз Фаил Сафаров исә бу җырны “Йолдызлык-2011” фестивалендә башкарып бөтен Татарстанга таныта. Ә бүген Фаил “Балачак илем” җырын  Рүзия апасы һәм кичәбез кунаклары өчен башкара. Рәхим ит, Фаил.

Фаил Сафаров “ Балачак илем”

2 А.Б. Тормыш ваклыклары арасында,

Югалмасын өчен сабый бала,

Юл өйрәтеп, хәреф танытучы

Иң беренче укытучы була.

Йөрәк түрләреннән урын алып,

Гомер буе сине озата бара.

Уңыш, ялгышларны күзләп тора,

Безнең өчен күңеле сызлап тора.

Укытучы-бар дөньяга “АНА”!

Сүзне Рүзия апаның беренче укытучысы Камилә апага бирәбез.Рәхим итегез, Камилә апа!

Рүзия апаның беренче укытучысы Камилә апа булса, башлангычны тәмамлагач сыйныф җитәкчесе Мәрьям апа була. Сүзне сезгә бирәбез, Мәрьям апа.

2 А.Б. Ә хәзер сезнең хөрмәткә, кадерле ветераннарыбыз, Гайнетдинова Сиринә һәм Аскарова Инзилә Үзбәк кызлары биюен башкаралар.

2 А.Б. Туган якка, кешеләргә мәхәббәт, яшьлекккә мәдхия – Рүзия Камаева шигырь-ләрендә төп урынны алып тора дисәк, арттыру булмастыр.Саф сөю, тормышка мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрне укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Хафизова Рәсилә “Чыкканың бармы арыш кырларына...” (Р.Камаева)

1.А.Б. Сөю-яшәү, сөю-олы ләззәт,

Сөю-син, мин, сөйсәң-дөнья киң.

Синең сөю-көзен килгән яз күк,

Синең сөю-сихри нурга тиң.

Яшьлек...Кеше гомеренең иң матур мизгеле . Мәхәббәт – иң бөек көч! Гашыйк кеше гашыйк булуы белән дә матур була. Аның һәр сүзеннән наз бөркелә.Мәхәббәтне ул күктән иңгәндер дия. Шушы урында  тукталып, минем сүзне Әтнәдән килгән кунагы-быз Әтнә халык театрының яшь  һәм талантлы артисткасы Галиева Зөһрәгә бирәсем килә.

Галиева Зөһрә “Багалмам” җыры

Хөрмәтле тамашачылар. Сезне кичәбезнең тагын бер кунагы белән таныштырып үтәргә телим. Ул –РТС егете  Илфат .  Аның бүгенге кичәдә катнашуының  кеч-кенә генә сере бар һәм Илфат безгә аны үзе чишәр. Рәхим итегез, Илфат.

Илфат “Нигә” җырын башкара.

2 А.Б. Ә менә хәзер бирегә чыгачак кунагыбыз сезнең барыгызга бик яхшы таныш. Рүзия апасы эчкән   чишмә суларын  эчеп үскәнгәме, әллә инде әтисе ягыннан Рүзия апасының  якын туганы булгангамы, ул да сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән егетебез. Сандугач керде күңелгә-2009”, “Ватан” , Рәшит Ваһапов исемендәге конкурс, “Татар моңы-2010” конкурслары лауреаты исеменә лаек булган егетебез шулай ук Күшәрнеке булуы белән без чиксез горурланабыз. Аның тормыш иптәше дә үзе кебек сәнгать кешесе. Яшь кенә булса да, бик күп көйләр авторы, “Саф хисләр” төркеменең җырчы кызы да әле ул. Сүзнең кемнәр турында баруын, барыгыз да аңлады инде, әлбәттә. Азат Фазлыев һәм Алсу Дәүләтгәрәева-Фазлыева. Рәхим итегез. Сезнең рөхсәт белән мин үзебезнең спортзал-сәхнәбезне сезнең кулларга тапшырам.

Азат белән Алсу безгә кечкенә генә бер концерт күрсәттеләр дисәк тә арттыру булмастыр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне бүгенге кичәнең сәбәпчесе, “Күңел җырым дәва” китабының  авторы Рүзия апаның үзенә бирик.Рәхим итегез,Рүзия апа.

     Бик зур рәхмәт Сезгә, Рүзия апа!           

 Безнең чакыруыбызны кабул итеп килгәнегез, җылы сүзләрегез өчен.  Язмыш бик нык сынаса да, яшьлектәге хыялыгыз тормышка ашкан дип уйлыйбыз.Кешеләрнең тәннәрен дәваларга туры килмәсә дә, җылылыкка, моңга, изгелеккә, мәхәббәткә сусаган күңелләребезне шигырьләрегез аша дәвалаганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә

Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Безне яңадан-яңа шигырьләрегез, акыллы фикерләрегез белән сөендереп торыгыз!Сезгә изге эшегездә, тормышыгызда бәхет-куаныч, саулык-сәламәтлек, шатлыклы көннәр телибез! Һәрчак күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын!

Кичәбез ахырына якынлашты. Кичәдә катнашучы кунакларга, тамашачыларга рәхмәт әйтеп, тазалык, тынычлык теләп , сезнең белән саубуллашабыз! Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!