Праздник “Нардуган”

Аширова Альфира Накиповна

В народном календаре некоторых групп татар Среднего Поволжья и Приуралья время зимнего солнцестояния – с 25 декабря по 7 января – занимало особое место.

Само слово «нардуган» означает рождение, солнце (нар или нур — свет, дуган - измененное от слова туган - т.е. родился – тат.). После принятия христианства не только крещеные татары, но и чуваши, мокша, эрзя, удмурты стали праздновать его в святочные дни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nardugan.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Нардуган” бәйрәменә (кунакка) кыскача сценарий.

Күмәк җыр җырлап “Иртә буран, кич тә буран” – башкарып кунакка баралар.

Егет:

Хәерле көн хуҗалар!

Нардуган җитте беләмсез!

Нардуганчылар килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Нардуган, нардуган, хуҗалар,

Ага, эне, җиңгәләр!

Нардуган өйгә иңгәләр,

Нардуган мөбарәкбал.

Кунакка барган укытучы әйтә:

Хөрмәтле нардуганчыларыбыз!

Сез “Нардуган җитте, беләсезме?” – диеп кунакка килдегез.

Я, кайсыгыз оста, шул безгә Нардуганның нинди бәйрәм икәнен ишеттереп китсен,- иде.

Кыз:

Башка бик күп халыклардагы кебек, татар халкында да кышкы кояш торгынлыгы көннәре төрле тылсымлы йолалар,  күрәзәлек итү уеннары белән билгеле.

Егет:

Бигрәк тә татар-мишәрләр, керәшен, касыйм һәм нократ татарлары борынгы ышанулар белән бәйле булган традиция – йолаларны саклап кала алганнар.

 

Егет:

Нардуган бәйрәме – күрәзәлек, багу, тылсымлы йолаларга ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе.

Егет:

Нардуган декабрьнең 24-25ләрендә башлана һәм 12 көнгә сузыла. Нардуган йоласы Урта Идел буендагы күрше  халыкларда билгеле; чувашларда – нартаван, удмуртларда  – нардуган, мордваларда – нардван.

6 кыз такмак башкара (Национ. костюмнарда: күлмәк, алъяпкыч, калфак).

Нардуганыгыз нар булсын,

Эче тулы нур булсын

Нардуганны кем җырласа,

Шул бик бәхетле булсын.

Нардуганым нарына,

Бакма кеше ярына.

Кеше яры яр булмас,

Үз ярыңа тиң булмас.

Нардуганым нар булсын,

Эче-тышы нур булсын.

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын.

Әби (килеп керә):

Һай, нинди матур көйләр, тавышлар ишетелә монда, – дисәм, үзебезнең авыл яшьләре икән.

Егет:

Әбекәй...

Нардуган котлы булсын!

Нардуган мөбарәк булсын!

Әби:

И-и-и, ул безнең яшь чактагы нардуган 12 көн буладыр иде. Ул 12 көн эчендә искечә Яңа ел кердәдер иде. Яңа ел кергәч, бер өйгә яшьләр җыела идек. Нардуганга бер өйгә барып, аны “сатып ала” идек тә, шунда күрәзәлек, уеннар уйный идек.

Егет:

Әби, безгә нардуган өе сат әле.

Әби:

Сатуын– сатырмын, бәясе күпмедер бит?!

Егет:

Ике кадак май, ике дистә йомырка (төенчек бирә).

Әби:

Уйнагыз-биегез, такмак әйтегез. Төнге бергә чаклы өйне сезгә калдырам.

(Әби чыгып китә...)

Ильдар улым, мин Нәсимә әбиеңнәргә кич утырырга керәм. Син сатып алган өйгә иптәшләреңне алып кайт.

Егет:

Егетләр-кызлар, әйдәгез әле. “Кашык ыргытышлы” уенап алабыз.

Бергә:

Әйдәгез.

(Уен, теләкләр теләп кашык ыргыталар, аның кайсы ягы белән төшүенә карап, сөенүне яки көенүне белдерергә тиешләр. Кашык ал ягы белән төшсә теләк кабул була, киресенчә төшсә теләк кабул булмый).

Кыз:

Эх, әтием миңа базардан ефәк күлмәк алып кайтсын (кашык ыргыта)...

Кыз:

Яраткан егетем хат язсын (кашык ыргыта)...

Егет:

Кая, мин дә ыргытыйм әле.

Сыерыбыз игезәк бозау китерсен (кашык ыргыта)...

Егет:

Бу елны казларыбыз күп итеп йомырка салсын, бәбкәләре күп булсын (кашык ыргыта)...

Егет:

Мин бик шәп йола беләм.

Нардуган көннәрендә махсус азыклар, йола икмәге пешерәләр. Шуларның берсе – чигелдек (вак бавырсак). Аны бик тозлы итәләр. 40 бавырсак ашап, кызлар йокларга яталар. Төшендә кайсы егет су бирә, шуңа кияүгә чыгасың, дип ышаналар. Төш күреп өлгермиләр, эчәселәре килеп, бик тиз уяналар да суны үзләре алып эчәләр. Кайсыбер шаяныраклары, кызлар йокларга яткач, өйдә бер тамчы су калдырмый, түгеп бетерә икән. Кызлар, су эзләп, төн уртасында коега, я чишмәгә баралар.

Егет:

Бик күңелле бәйрәм иттек. Кайтыр вакытта җитте.

Егет:

Менә шулай итеп юктан гына кызык табып уйнаганнар, көлгәннәр, шаяртканнар бу бәйрәмдә.

Кыз:

Тр-р,  пр-р,

Умарталарыгыз бал бирсен,

Мине чәй эчәргә чакырыгыз.

Абыстай каба төптә җеп эрләсен,

Миңа ыштан тексен.

Абзый чабата тукысын,

Миңа да бер кием бирсен.

Егет:

Балаларыгыз күп булсын,

Минем кебек йомырка җыеп йөрсен.

Хуш, сау булыгыз!

Карак кермәсен,

Көчекләрегез карак җибәрмәсен,

Аягым җиңел булсын,

Туарларыгыз күп булсын,

Кайгы–хәсрәт күрмәгез!

Нардуган, нардуган!

Кулларында күчтәнәчләрен бирәләр, рәхмәт әйтәләр.

Һәм парлашып басып, җырлап чыгып китәләр. “Яңа ел” турында җыр.

Безнең сыйныфка кунак килгәч.

Егет:

Рәхим итегез, түрдән узыгыз!

Алар безгә сүзләрен сөйләп беткәч.

Кыз:

Яңа елыгыз котлы булсын,

Ашлыгыгыз яхшы булсын,

Башагы биш карыш булсын,

Сыерыгыз сөтле булсын,

Атыгыз көчле булсын.

Кыз сүзләреннән соң кулларындагы күчтәнәчләрне бирәләр (кунакка килгән сыйныфка).

Егет:

Мә-ә,

Мә-ә,

Куйларыгыз күп булсын.

Му-у, му-у,

Сыерыгыз сөт бирсен,

Бозавыгыз да булсын.

Кыз:

Кыйтак, кыйтак,

Тавыкларыгыз йомырка салсын,

Чебиләр чыгарсын.

Га-га-га,

Казларыгыз күп булсын,

Ястык-түшәк җыегыз.

Аягыгыз җиңел булсын!

Егет:

Кунакка килгәнегез өчен, рәхмәт! Исән-сау кайтып җитегез!