Яңа ел сценариясе 2016

Ахметзянова Эндже Гусмановна

Яңа елга сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яңа ел сценариясе39.09 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел программасы

Катнашалар

Кыш бабай

Кар кызы

1 нче кеше

2 нче кеше

3 нче кеше

4 нче кеше

Ялган Кыш бабай

Ялган Кар кызы

1 нче алып баручы

2 нче алып баручы

Куян

Тиен

Керпе

Саескан

Тылсымбикә әби

Кешеләр  яңа елга эзерләнәләр(шаулыйлар) Чыршы куялар, бизиләр.

1: Чыршыны тегендә куегыз!(кулы белән бер якка күрсәтә)

(Чыршыны, кушканча куялар)

1: Юк инде, юк, әнә тегендә күчерегез(икенче якка кулы белән күрсәтә)

(Шулай берничә тапкыр кабатлана, шушы мәшхәрне бүлдереп)

2: Ә Кыш бабай белән Кар кызына чакыру тапшырылдыма соң?

(Аны беркем дә ишетми, ул тагын да катырак, бар кешене бүлдереп)

2: (Каты тавыш белән) Кыш бабай белән Кар кызын чакырдыгызма?

Аны ишетәләр, бөтен кеше эшеннән бүленеп тора

3: Чынлап та кем чакыруны тапшырды?

Беркемдә белми, берәү дә эндәшми, ә бары тик аптырап карап торалар.

1:Тааак, бу эшне хәл итәргә кирәк. Тиз арада хәл итәргә!( 2 гә кулы белән күрсәтеп)  Син  бар тиз арада чакыруны  почтага илтеп тапшыр, хәзер үк җибәрсеннәр!

2: Ярар. ( йөгереп чыгып китә)

1: Ә сез нәрсә шаккатып карап торасыз?! Эшегез беттеме әллә? Әнә урамда, бөтен җирне кар тутырган, кеше бәйрәмгә керә дә алмас. Барыгыз, берничәгез  кар көрәргә чыгыгыз. Бүтәннәрегезгә дә эш җитәрлек. Әйдәгез минем белән! ШАГОМ  МАРШ!

Чыгып китәләр.

 Өй күренеше. Кыш бабай урын өстендә ята. Кар кызы керә.

К.к: Эх бабакай,  ник авырып киттең соң әле син? Бәйрәм җитә бит. Ничек синсез үтәр Яңа ел!  Бик вакытсыз бит әле бу. Кая әле, кая хат тартмасын карап керим, бик күп чакырулар килгәндер инде.

К.б.: ( Бик хәлсез генә)Бар, бар, кызым.

Чыгып бик күп хатлар алып керә.

К.к: Кара әле күпме хатлар, бабакай, ничек кенә җаваплар язып бетерермен.  Яңа ел бәйрәмендә күпме балаларның кәефе төшәчәк.

К.б.: Әй, кызым, әйе шул. Бу чир дигәне бик вакытсыз килә бит ул. Кая торып карыйм , ичмасам. ( тормакчы була, башын тота)

К.к.: Торма, торма, бабакай, ят.

К.б.: Юк шул ,булмый икән. Әй бу картлык дигәне, күз алларым караңгылана, кан басымым уйный. Эх, яшь чаклар...

К.к.:(Кыш бабай янына килеп утыра) Бабай тыңла хатны укыйм: Исәнмесез, хөрмәтле Кыш бабай белән Кар кызы! Сезгә Кәче мәктәбе яза. Без сезне бүген булачак Яңа ел бәйрәменә чакырабыз.  Соңга калып чакыруыбызга гафу үтенәбез. Без сезне зур өметләр белән көтеп калабыз.

Кәче мәктәбе.

Бүген дигән бабакай!

К.б.: Әйе шуул... Булмаса кызым үзең генә барып кайтасыңма?

К.к.: Юк, юк бабакай, балалар бит сине көтә. Кая әллә, Тылсымбикә әбине барып чакырып кайтыймма? Ул берәр дәвасын табар иде.

К.б.: Юк инде, кызым, кеше мәшәкатьләп йөреп булмый. Мин сине дә берүзеңне Тылсымбикә әбиең артыннан җибәрә алмыйм. Урман эчендә нинди хәлләр булмас.

К.к.: Бабакаем, безне бит балалар көтә, аларны бик кызганыч. Елга бер килгән Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай булмагач, Яңа ел буламы инде ул?!

К.б.: Ярар кызым, болай итәрбез, син урманга, үзеңнең дусларың - урман җәнлекләре белән барырсың.

К.к.: Алайса хәзер мин аларны чакырам...

Кадерле дусларым, яныма килегез!

Тылсымчы әбинең өенә илтегез.

Куян, керпе, тиен булып киенгән балалар керә.

Керпе: Исәнме, Кар кызы! Ни йомышың бар иде?

К.к.: Тылсымбикә әби өенә барып кайтасы бар иде. Кыш бабаебыз авырып китте.

Тиен: Ай-яй-яй, Яңа ел бәйрәме җитә бит! Әйдәгез, әйдәгез, тизрәк Тылсымбикә әбине чакырыйк.

Керпе: Әйдәгез.

Чыгып китә башлыйлар

Куян: (Куркып кына) Туктагыз, туктагыз! Мин куркам. Ул юлларда төлке-бүреләр йөри дип сөйлиләр.

Тиен: Эх, куян, куркак куян! Ярар өйдә кал, без синнән башка да барып кайта алырбыз.

К.к.: Алайса, син - куянкай, Кыш бабайга күз-колак бул.

Куян: Күз- колааак??? (Колакларын күрсәтеп) Колак миндә бар.

К.к, тиен, керпе  көлә-көлә чыгып китәләр.

Урман күренеше

К.к, тиен, керпе чыгалар.

К.к: Дусларым, сукмакны кар күмгән, юлыбызны ничек дәвам итәрбез икән?

Тиен: Мин беләм, мин беләм. Безгә әнә тегендә барырга кирәк. (Кулы белән  күрсәтә)

Керпе: Юк, юк, безгә тегендә барырга кирәк! (Кулы белән икенче якка күрсәтә)

К.к: Туктагыз әле, бәхәсләшмәгез. Вакытны әрәм итәргә ярамый.

Тиен: Мин бит дөресен әйтәм, без әни белән гөмбә җыярга нәкъ тә шунда барган идек.

Керпе: Юк- юююк! Мин дөрес әйтәм.

К.к: Ах, хәрап булдык, Яңа елда балалар Кыш бабайсыз калды. Нигә генә чыгып киттек. Хәзер менә адаштык.

Агачлар арасыннан саенскан очып чыга.

Саескан: Кемнәрне күрәм?!Оо, Кар кызы! Яратам да үзеңне! Бигрәк ялтырыйсың!

К.к: Саескан, зинһар булыш, Тылсымбикә әби йортына озат.

Саескан: Нишлисез, Тылсымбикә әби белән?

Тиен: Кыш бабай авырып китте, дәваларга.

Саескан: Не может быть! Яңа ел җитә бит.

Тиен: Шуңа күрә дә без ашыга идек.

Керпе: Әмма адаштык.

Саескан: Мин сезгә юл күрсәтә алам, ләкин миңа берәрнәрсә бүләк итсәгез генә.

К.к: Менә сиңа чәч кыстыргычымны бирәм.

Саескан: Шундый матууур. Ярар, күрсәтәм юлны.Әйдәгез киттек.

Чыгып китәләр.

Мәктәп

 1: Әйдәгез, әйдәгез, керегез, керегез.Басып тормагыз. Син хатны, илтеп тапшырдынма?

2: Тапшырдым.

1:  Тааак... Яңа елга әзерлек ничек, концерт номерлары тәртиптәме?

3: Концерт номерлары тәртиптә дә, әмма...

1: Нәрсә тагын?

4: Микрофоннар...

1: Тааак, анлашылды. Тиз арада хэл итәргә кирәк. Киттек минем арттан.  

Чыгып китәләр

К.к. , керпе, тиен Тылсымбикә әби өенә керәләр

 К.к.: Исәнмесез, Тылсымбикә әби, ничек хәлләрегез?...          

Тылсымбикә әби: Исәнмесез, хәлләр яхшы. Сезнен хәлләр дә ничек? Шундый ерак араларны үтеп ни йомыш белән килдегез?

К.к.: Эй, хәлләр яхшыдан түгел. Бабакаем авыртып китте бит әле.

Т.ә.: Ярабби, сизенгән идем аны. Тапкан диген вакытын. Абау, монда дусларың да бар икән, күрми дә торам. (Саесканга күрсәтеп) Ә бу нишләп йөри монда? Гайбәт җеыпма?

К.к.: Юк, юк, ул безгә , юлны табарга булышты.

Т.ә.: Я , ярар, аңладым. Вакытны әрәм итәргә ярамый. Хәзер дару-үләннәремне генә алам да, китәбез.

Чыгып китәләр.

1: Тааак... Монсын хәл иттек. Бүтән  проблемалар әлегә күренми. Бәйрәм җитәме, берәр проблеманы көт тә тор. Ай-һай авыр бәйрәмнәрне оештыру.

2: Чакырган идеңме?

1: Әйе, әйе. Халык күренәме анда?

2: Әлегә юк, вакыт иртәрәк бит.

1: Таак... Киттек әле, тагын бер концерт программаcын карап чыгыйм әле.

Чыгып китәләр.

Кыш бабай өе

Куян: (Үз-үзе белән сөләшә) Кая йөриләр инде болар? Берәр хәл булмаган булса ярый инде урманда. Ә адашкан булсалар нишләрләр? Ай хәрап булдылар, аһ,аһ.

К.к, Т.ә., керпе, тиен кайтып ерәләр.

Куян: (Сикереп)Кайттылар, кайттылар. нинди бәхет!

Керпе: Сикеренмә әле ә!

Сикерүдән туктый.

Т.ә.:Нихәлләрегез бар?  (Кереп, чишенеп, Кыш бабай янына барып, сумкасын актара-актара сөйли башлый.) Авырып киткәнсез икән, кая әле , кая, дәвалыйм. Балаларны Кыш бабайсыз калдырып булмас, нинди бәйрәм булсын ул Кыш бабайсыз.  Дару үләннәренең дә иң яхшылар алып килдем. Кыш бабай дигәндә,  бернәрсәләр дә җәл түгел.

К.к.: Дәвасы гына булсын инде, Тылсымбикә әби. Әйткәнемчә,бүген үк балалар көтеп торалар бит.

Т. Ә.: Алай булгач, төнәтмәмнең иң тиз тәэсир итә торганын кулланам. Быел Аллага шөкер, үләннәргә кытлык булмады. Әле бит быел мәктәп укучылары да үләннәр җыеп йөрде. Җыйдылар да, чыгарып ташладылар. Хәзерге адәм баласы булган әйбергә шөкер әйтеп, куллана белми инде. Шул кыйммәтле даруларны кулайрак күрәләр. Ә ул үләннән ясалган төнәтмәнең бит   шифасы мең. Юк! Булган  байлыкның  кадерен белмиләр хәзер.

Төнәтмә салып, Кыш бабайга эчерә, әфсенли

Т. Ә.: Әфсен-төфсен, файдасы тисен, чирләре китсен.

Кыш бабай урыныннын торып баса.

Т. Ә.:  Аллага шөкер, терелде дә, көтелгәннән дә тизрәк булды бу.

К.к.: Иии, Тылсымбикә әби, бигрәкләр дә уңган үзең, күптән чакырасыбыз калган икән.

Т.Ә.:  Монда миндә түгел эш, ә тылсымда. Балалар түземсезлек белән көткәнгә терелде Кыш бабаебыз.

К.б.: Әй, Тәлсымбикә, рәхмәтләр яусын үзеңә, быел балаларны күрермен дип

өметләнмәгән идем инде. Яңа ел бәхет – шатлыклар гына китерсен, авырма

бер үк, бик зур рәхмәт.

Т.Ә.:  Исән бул, сау булып торыгыз.

К.к.: Сау бул Тылсымбикә әби.

Тылсымбикә әби чыгып китә.

К.б. : Әйдә, кызым,җыеныйк без дә, юлга чыгарга вакыт.

Чыгып китәләр.

 Мәктәп.

3: Ишеттегезме? Күрдегезме?

Барсы бергә: Нәрсәне?

3: Кыш бабай авырган ди. Карагыз!(Гәҗитне күрсәтә)

4: Булмас!

1: Мондый хәл булырга мөмкин түгел!

4: Ә ничек соң хәзер Яңа ел?

2: Бәлки, имеш-мимешләр генәдер, бәйрәмне бозучылардан чыккан сүздер.

1: Әйе, шулайдыр ул. Яңа ел алдыннан  Кыш бабай авырта ди мени? Әйдәгез бәйрәмне башлыйк, кеше җыелып бетте. Тиздән Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәрләр.

Кереп китәләр

1аб: Хәерле кич, кадерле  дусларыбыз, кунакларыбыз. Бүгенге бәйрәмебезне ачык дип игълан итәбез.

2аб: Яңа елга килеп керик дуслар,

Яңа бәхет- шатлыклар белән.

Яңа елны көтә һәрберебез,

Моны дуслар тәгаен беләм.

1аб: Яңа елда хыяллар берсе дә,

Чынга ашмый калмасын бер үк.

Бар дөньяны сөенечкә,

Куанычка бүген без  күмик.

Концерт номеры

Уен:

Концерт номеры

2аб: Күпме эшләрне тәмамлап,

Иске елны бетердек.

Яңа елны яңа өмет белән

Күптән килгәнен көттек.

Концерт номеры

1: Кайда икән инде бу Кыш бабай белән Кар кызы... Ничек кенә сузыйк икән бәйрәмне...

2: ............ , нишләргә? Кыш бабай белән Кар кызы һаман да юк.

1: Тааак...  Бу эшне тиз арада хәл итәргә кирәк. Тиз арада!

2: Бәлки берәрсен киендереп торыргадыр?

1: Нинди киендереп тору инде ул?

2: Ә теге сүзләр чын булса? Чыннап та Кыш бабай авырып китсә?

1: Ансы да бар шул әле. Киендерәм дисәң, кемне киендерәсең, сүзләрен дә әйтергә кирәк бит.

2: Сүзләренә кадәр киеме дә юк бит әле аның.

1: Таак.. Тагын бер проблема! Бу проблеманы тиз арада хәл итәргә кирәк. Тиз арада. .. Безнең иске Кыш бабай белән Кар кызы киеме бар иде, шуны табып китер. Әәәә... тагын , барсын да чакырып керт әле монда.

2: Хәзер, хәзер.

1аб. Күктә йолдызлар яналар,

Җирдә дә бар  йолдызлар.

Йолдыз дигәннәребез ул -

Бәйрәмдәге балалар.

Концерт номеры

1: Таак.. Керәсезме? Әйдәгез тизрәк!

3,4... керәләр, 1 карап чыга һәм ике балага төртеп:

1: Син! Син! Кыш бабай белән Кар кызы буласыз!

Икесе бергә : (Шаккатып) Ничеееек?

1: Сорауларсыз!  Кайда соң инде киемнәре? Кайда йөри инде бу...........?

Чыгып китәләр

2аб: Чыршының утлары яна,

Бездә яна йөрәкләр.

Йөрәкләр дә, күңелләр дә

Яңа елны көтәләр.

Концерт номеры

1,3,4,5... керә ,

2 йөгереп, киемнәр күтәреп керә.

1: Ниһаять, ул киемне тегәсең дип торам инде.

2: Көч хәлләр белән таптым.

1: Кая бир киемнәрне!

Киемнәрне бирә

1: Мәгез киегез, тиз булыгыз!

Киемнәрне кияләр

1: КАТАСТРОФА! Бу киемнәр белән ничек кеше алдына чыгарга кирәк?

2: Бүтән киемнәр юк! Бер күптәннән Кыш бабай белән Кар кызы килә алмыйча, тектергән киемнәр инде бу

1: Ярар, бернишләп тә булмый, хәзер бүтәнне табып булмый, ә халык янына чыгарга кирәк. Шулай чыгыгыз!

Этеп чыгара башлый

Я.к.к.: Туктагыз,туктагыз! Ә без нәрсә әйтәчәкбез?

Я.к.б.: Әйе!

1: Таак... Проблема! Тиз арада хәл итәргә кирәк!  Исәнмесез, сау булыгыз диегез дә инде... Барыгыз, барыгыз!

Этеп чыгаралар. Тегеләр каушап калалар. Пауза.

1:(Кырыйдан) Исәнләшегез инде!

Я.к.б.: Исәнмесез

Я.к.к.: Исәнмесез

Бер-берсенә төртәләр

Я.к.б.: Сау булыгыз

Я.к.к.: Сау булыгыз

Кереп китәләр

1: Нәрсә булды бу???!

Икесе дә: Шулай дип әйтергә куштың бит

1: Сезгә кушкан эшне -мин ахмак! Шул эшне дә башкарып чыга алмыйсыз.

Кыш бабай белән Кар кызы керә

К.б: Нинди тавыш монда?

Бөтенесе: (гаҗәпләнеп) Кыш бабай??? Кар кызы???

К.к.: Көтмәгән идегезме әллә?

2: Көттек, көттек. Килерсез дигән өметләрне  өзгән идек инде.

К.б.: Исәнмесез

К.к.: Хәерле кич! Бәйрәм белән сезне.

К.б.: Яңа еллар белән!

К.к.: Ерак-ерак илләрдән,

Салкын җилле җирләрдән.

Килеп җиттек бәйрәмгә,

Сезне күреп китәргә.

Концерт номеры

1аб:  Кыш бабай белән Кар кызы,

Үтегез сез түрләргә.

Бергә-бергә Яңа елны ,

Каршылыйк без гомергә.

Концерт номеры

Уен:

Концерт номеры

К.б.: Сез уңганнар, сез наяннар, каягыз әле бер хикәя сөйлим сезгә. Кар кызы булыш миңа.

Борын-борын заманда,

Мин кечкенә булганда,

Минем әтием Кыш бабай  булган чакта,

Булган ди бер хәл.

Яшәгән ди, торган ди

Тәртипсез бер малай,

Бүләкләрне бик яраткан,

Кире какмаган алай.

Киресенчә һәрвакытта,

Әйткән ди малай болай:

К.к: "Бүләк бирегез миңа да,

Мин бик тәртипле малай."

Әмма бервакыт Кыш бабай

Әйткән ди аңа болай:

Син тәртипсез, сиңа бүләк юк малай!

Тәртиплегә әйләнмәсәң,

Бүләк алмассың бушлай,

Син бүтән йөрмә алай!

К.к.: Балалар, аңладыгызма инде, Кыш бабай тәртипле балаларга гына бүләк бирә.

К.б.: Монда күренеп тора, тәртипле балалар гына җыелган. Дөресме ? (Залдан  сорый)

Концерт номеры

2аб: Ак кар яуган,

Бар дөньябыз ап-ак мамыкта.

Әкияттәге сихри матурлыклар,

Туры килсен иде хаклыкка.

Концерт номеры

Уен:

Концерт номеры

1аб: Авылыбызга сихри кыш килде,

 Кыш алдында көз башын иде.

Кышкы сихрилеккә бар дөньябыз,

Әкияткә күмелде.

Концерт номеры

2аб: Балаларның көлүләре бар җиһанда,

Балалардан нурлар сибелә.

Һәрбер ана үз баласы өчен,

Әзер хәтта утка керергә.

1аб:Без барыбыз үсәбез, мөстәкыйлҗ тормыш юлына аяк басабыз. Ә барыбер һәрбер кеше күңелендә гел бала булып каладыр ул, мөгаен. Без бит әти- әниләребез өчен гел бала. Шулай булгач, ничә яшьтә булуга карамастан, сөенеп, тормыш тәмен тоеп яшәргә кирәк.

Концерт номеры

2аб: Кар бөртеге вак-вак, сәйлән төсле,

Кулга алсаң, эри шул минут.

Кар бөртеге күктә оча-оча

Килеп куна күбәләк булып.

Концерт номеры

1аб:Ап-ак җәймә,

Олы бәхет булып,

Кар түшәлә җиргә,

Кар ява!

Ап-ак карлар белән бар җиһанга,

Яңа елның исе тарала.

Концерт номеры

2аб: Иске елдан кала

Бары истәлекләр,

Яңа елда ниләр көтәләр?

Кешеләр аннан күне көтәләр.

Концерт номеры

Уен:

Концерт номеры

К.к.: Бабакай, бабакай, китәргә вакыт җитте.

К.б.: Эх, кызым, шул арада вакыт үтеп тә китте мени инде. Бер дә бу балаларны калдырып китәсе килми бит.

К.к.:  Минем дә килми дә бит, нишлисең инде.

К.б.: Ярар, Сау булыгыз, бәхетле, тәүфыклы балалар булып үсегез. Яңа елда сезнең авылызга суыкларны бик җибәрмәскә тырышырбыз. Әмма суыкларсыз гына кышны үткәрә алмассыз.

К.к.: Яңа ел яңа уңышлар, шатлык-куанычлар китерсен! Сау булыгыз!

Чыгып китәләр

1,2 аб: Сау булыгыз! Икенче елга тагын күрешргә насыйп булсын.

Концерт номеры

2аб: ........, син хыялланырга яратасыңма?

1аб: Яратам, билгеле.

2аб: Әйе дөрес, кем генә хыялланырга яратмый икән.

1аб: Әмма  кайбер хыялларны чынга ашыру өчен   вакыт  күбрәк кирәк була. Һәрбер чын күңелдән уйлаган  хыял тормышка ашырга тиеш.. Бары вакыт кыны кирәк.

1аб: Алайса, әйдәгез, бәхетле, тыныч киләчәк турында хыялланыйк.

Концерт номеры

1аб: Менә бәйрәм төгәлләнеп килә. Ә, юк,юк тәгәлләнми, бары бүген генә хушлашырга вакыт.

2аб: Әйе, бу бәйрәм  дәвам итә. Мандарин, әфлисун, чыршы, нарат ылыслары  исе әле төгәлләнми.

1аб: Сау булыгыз,  сөенеч-куанычлы Яңа еллар сезгә. Бәхеттә, тигезлектә, шатлыкта бергә-бергә дус, тату булып  яшик.

2аб: Ә иң мөһиме- сәламәтлек насыйп булсын һәрберезгә. Икенче елга исән-сау булып яңадан очрашырга язсын.