Класстан тыш чара: "Г.Тукай әсәрләренә сәяхәт"

Ахметзянова Эндже Гусмановна

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; дөрес

сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен,

сөйләм телен үстерү; Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгати

зәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, милли

әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Тукай әсәрләре аша укучыларны әдәпле, сабыр һәм тыйнак,  кешелекле, тырыш һәм хезмәт сөючән булырга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_.docx16.8 КБ

Предварительный просмотр:

КӘЧЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

Класстан тыш чара:

"Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт"

Класстан тыш чараның

авторы: Әхмәтҗанова Э.Г

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; дөрес

сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен,

сөйләм телен үстерү; Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгати

зәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, милли

әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Тукай әсәрләре аша укучыларны әдәпле, сабыр һәм тыйнак,                  кешелекле, тырыш һәм хезмәт сөючән булырга өйрәтү.

Җиһазлау:  Г.Тукай портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан

китапларыннан төзелгән күргәзмә, аудиокассета, аның тормышын

һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, компьютер.

1 нче күренеш: Урман. Убырлы карчык өе

 (Убырлы карчык өе янында бөтерелә)

У.б.: Куе урман эчләрендә өем,

Башларымда бардыр  төрле уем.

Рәхим- шәфкать  күрәсегез килсә әгәр,

Башламагыз минем белән уен.

(Хат ташучы- саескан очып  барганын күреп, Убырлы карчык аның каршына чыга)

У.б.: Тукта димен, кая ашыгасың,

Мондый күп хат кемгә тапшырасың?

Зинһар әйтче, дустым-саескан,

Беләсең ич ,

Без бит синең белән әз-мәз туган.

С: Болай дигәч инде, әйтим туган.

Беләсеңдер,

130 ел  әлек бу дөньяга Тукай туган.

Мәктәп балалары шул хөрмәттән

Сәяхәткә җыенырга булган.

Җибәрделәр мине,туган,  әкияткә,

Шул турыда хәбәр итәргә,

Бик ашыгам, туган, тиргәмә.

У.б.: Тукта-тукта,

Шул хатларың арасында,

Юк мени соң миңа дигәне?

Әллә тагын онытканнар инде,

Кая , туган, кая бир әле!

( Саескан кулыннан хатларны тартып ала)

У.б.:(Хатларны карый-карый)

 Кемнәр, кемнәр диегез сез,

Шүрәлесе, кәҗә, сарыгы,

Сандугачы, кояш, су анасы,

Һич тә юк бит миңа булганы!

Һаман мине ничек оныталар,

Ә чакыра алар минем дусларны.

(Читкә китеп уйланып торгач)

Болай гына калдырмыйм мин,

Барсын бозам , барсын сихерлим.

Балаларга   әкиятләр күрсәтмим.

С: Киттем, туган, киттем  очам,

Юлым әле минем бик озын.

Синең янда болай да мин,

Бик күп вакыт уздырдым.

(Саескан очып чыгып китә)

У.б: Оч син, дустым, оч саескан,

Рәхмәт, туган, миңа булыштың.

Минем өчен тагын бер мәкерле эш табыштың.

(Себеркесенә утырып кереп китә)

2 нче күренеш: Балалар сәяхәткә җыена

"И туган тел, и матур тел" көе уйнатыла.

Алып баручы: Барыгыз да әзерме?

Балалар: Без һәрвакыт әзер!

А.б: Иң беренче кая юл тотабыз,яле,  хәзер  (Картаны карый башлый). Беренче тукталыш  "Кызыклы шәкерт булыр. Киттек.

(Кереп китәләр)

"Кызыклы шәкерт"  шигыре сәхнәләштерелә.

А.б.: Балалар, бу шигырьгә -  "Яшьлегеңдә эшкә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең" дигән мәкаль туры килеп тора.  Бөек шагыйребез безне кече яшьтән хезмәтне сөяргә өнди. Киләсе тукталыш "Япон хикәясе".

"Япон хикәясе"нә таянып театральләштерелгән күренеш.

А.б.:  Бу хикәядән соң безгә "Тырышкан тамчы таш тишкән","Тырышу бушка китмәс ","Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың" кебек бик күп мәкальләр искә төшә. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. "Карлыгыч"шигыренә күз салыйк.

(Читтә Убырлы карчык күренеп ала)

У.б.:Әхә, сәяхәткә чыккан болар,

Ярар, ярар...

Шатланмагыз, бозылырлар сезнең юллар...

(Кереп китә)

Болын. Болында кызыл ромашка утыра.

А.б.: Укучылар без кая килеп эләктек. Бу ниндидер сихер эше. Кайсы явызы безне юлдан яздырды.

(У.б. керә.)

Балалар: Ах, Убырлы карчык!...

У.б.: Мине көтмәгән идегезме?

Мине чакырырга онытып сез,

Болай гына калдырыр дидегезме?

А.б.: Эй, Убырлы карчык, тагын нинди явызлыгың инде монсы? Гафу үтенәбез, сәяхәтебезгә кушыла аласың.

У.б.: Юк инде, башлаган эштән баш тартмыйм,

Сезне кире кайтармыйм.

Әмма кайтам дисәгез, бер шартым бар:

Кайтарырмын,

Әгәр укучылар соравыма җавап тапсалар.

А.Б.: Әйдә әйт син сорауны.

У.б.:Соравым шул:

Кайсы әсәр булыр бу?

(Үз-үзенә) Беркайчан да белә алмаслар,

Өйләренә кабат кайтмаслар.

М. Җәлилнең"Кызыл ромашка"әсәреннән бер өзек сөйләтелә.

Балалар: Без беләбез. Бу бит Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка " шигыре.

А.б.: Күрдеңме Убырлы карчык, балалар бик уңганнар, җавапны тиз таптылар. Ничек итеп моны укучыларыбыз белмәсен,  Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләребезнең берсе Муса Җәлилгә дә быел 110 ел тулу  хөрмәтеннән без бик күп чаралар үткәрдек.

У.б.: Эх, хәрап эш, хәрап эш,

Пешмәде минем бәлеш.

Гафу итегез,

Сәяхәткә мине дә кабул итегез.

А.б.: Без сине кабат гафу итәрбез. Бүтән явызлыклар эшләмә. Әгәр дә сәяхәтебездә үзеңне тәртипле тотсаң, сиңа да бер шигырь бүләк итәрбез.

(Чыгып китәләр)

"Карлыгач" шигыре сөйләнә.

А.б.: Игътибар  иткәнсездер безнең алдагы тукталышларыбыз эш , хезмәт турында булды. Без хезмәтне яратырга, тырышып эшләргә, эшебезне ахырына җиткерергә тиешбез.

"Эшкә өндәү" шигыре башкарыла.

А.б.: Юлыбызны дәвам итәбез. Киләсе тукталыш "Бала белән күбәләк".

"Бала белән күбәләк" җыры башкарыла

А.б.: Без бу шигырьдән тирә-ягыбызга зыян китерергә ярамавын аңларга тиешбез.

"Фатима белән сандугач" шигыре сөйләнә.

А.б.: Иректә , үзебезнең якыннарыбыз, туганнарыбыз янәшәсендә генә без үзебезне бәхетле хис итә алабыз. Ә хәзер Убырлы карчык вәгъдә ителгән шигыребез сиңа.

"Сабыйга" шигыре.

(Убырлы карчык юкка чыга)

Тылсым юкка чыкты. Сәяхәтебез ахырына якынлашты, туган ягыбызга, авылыбызга кайтырга вакыт.

"Туган авыл" җыры башкарыла.

А.б.: Үз туган ягыбыздан да кадерле урын юктыр. Без туган авылыбызны   яратыйк,туган җиребез белән горурланыйк, киләчәктә авылыбыз гөрләп чәчәк атсын.

Кичә тәмам.