Эссе "Моя педагогическая деятельность"

Рассказ о деятельности педагога.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx20.78 КБ

Предварительный просмотр:

"Большой энциклопедический словарь" дает такое определение: "Эссе - это жанр философской, литературно-критической, историко-биографической, публицистической прозы, сочетающий подчеркнуто индивидуальную позицию автора с непринужденным, часто парадоксальным изложением, ориентированным на разговорную речь".

"Краткая литературная энциклопедия" уточняет: "Эссе - это прозаическое сочинение небольшого объема и свободной композиции, трактующее частную тему и представляющее попытку передать индивидуальные впечатления и соображения, так или иначе с нею связанные".

Мое педагогическое мастерство

БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ

Бала чактан хәтеремә уелып калган бер күренеш. Аш бүлмәсеннән әниемнең тавышы:

 – Кызым, Фәридә, ашың суына бит инде, чык тизрәк!

Ә мин, дүрт-биш яшьлек кыз, гүя ишетмим дә. Аш кайгысымыни!  Курчак-аюларымны тезеп утыртканмын да әкият сөйлим. Зур кәгазь тартманың төбен кисеп алып, өстәлгә куйганмын. Телевизор, имеш! Ул чагында беренче каналда бик популяр  “Әкияттә кунакта” тапшыруын алып барган Валентина Леонтьевага  охшатырга теләп, и сөйлим әкиятемне, и сөйлим...

– Фәридә, чыгасыңмы-юкмы дим мин  сиңа?!

 Бу юлы инде ачуланып әйткән тавыш сискәндереп җибәрә. Әнкәем җил-җил атлап керә дә, уенчык төймәләргә басып, “телевизорымны” сүндерә.

– Әнкәәәәй, мин әле “Мәктәпле” уйнамадым бит!

– Ашыңны аша да уйнарсың!

Аннан-моннан гына тиз-тиз ашап, уенчыкларым янына йөгерәм. Бөтен барлыгым белән “мәктәпле” дөньясына чумам. Курчак-аюларыма каләмнәр, дәфтәрләр таратам. Хәрефләр өйрәтәм, саннар яздыртам. Әткәй уйнаганымны карап-карап тора да сорап куя:

       – Кем булырсың икән, кызым, үскәч? Телевизордан сөйләрсеңме, балалар укытырсың микән?

– Мин ике эштә эшлим, әткәй. Башта мәктәптә, ә аннары телевизорда!..

Кызык... Әткәмнең сүзләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән, күрәсең... Балачак хыялым чынга ашты да куйды. Тик башта – телевидение, ә аннары, тормыш тәҗрибәсе туплап, канатлар ныгыгач, мөгаллимлек юлына аяк бастым...

МИН – УКЫТУЧЫ

Мин башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәннәрен  укытам. Әдәбият дәресләрендә проблемалы диалог алымын еш кулланам. Дәресләрем дә четерекле һәм кызыклы сорауларга җавап эзләүгә корылган. Үзем һәм укучыларым өчен “Киресеннән чыгып исбат итү” алымын ачтым. Нәрсә соң бу дип гаҗәпкә каласыздыр. “Доказательство теоремы методом от противного» дип атала ул. Нигездә, әлеге метод геометрия фәнендә кулланыла. Ләкин аны, бик рәхәтләнеп, тел һәм әдәбият дәресләрендә дә файдаланырга мөмкин дигән фикергә килдем. Мисал өчен,  4 нче сыйныф укучылары белән Габдулла Тукайның “Яшь агач” әсәрен  анализлыйбыз. Аның нинди  жанрга каравын укучыларым киресеннән чыгып исбат итә. Әсәр – мәсәл түгел, ә әкият! Дәлил артыннан дәлил ява, бәхәс кызганнан кыза! Дөрес җавапка чыкканчы тырышабыз. Укучы кирәкле мәгълүматны эзләп таба, анализлый, үз фикерен дәлилли, нәтиҗәләр ясый. Бер дәрестә күпме универсаль уку гамәлләре камилләшә!

Ә шулай да, иң мөһиме – әдәбият дәресләре яшәргә өйрәтергә тиеш. Укучыларыбыз тормышта үз кыйбласын дөрес билгеләү, кыен хәлләрдә югалып калмау, килеп чыккан проблемаларны чишә алу, кирәк чакта юл куя белү сәләте, мәрхәмәтлелек, әдәплелек кебек уңай сыйфатларга ия булсын иде.  Хәтта тискәре геройларның кылган эш-гамәлләренә бәя бирә белү дә бик әһәмиятле бит. Ни өчен шулай эшләгән,  аны бу адымга нәрсә этәргән? Мин бу геройга ничек ярдәм кулы суза алыр идем? Әнә шундый сорауларга да җавап эзлим укучыларым белән. Максатым – тискәре геройга карата нәфрәт түгел, ә теләктәшлек хисләре уяту. Бу уңайдан, әдәбият дәресләре балаларда  уңай психологик халәт тәрбияләүгә юнәлтелгән булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки замана шуны таләп итә.    

Рус балаларына татар телен укыту аеруча үзенчәлекле.  Мин аларга татар теленең нинди матур, аһәңле, ә иң мөһиме – өйрәнү өчен җиңел тел икәнлегенә төшендерәм. Бу да үзенә күрә бер психологик алым. Җиңел дип уйлаган нәрсәне үзләштерү дә бик җиңел.

– Ә беләсезме, татар теле бик җайлы һәм эконом (отышлы) тел, – дим мин укучыларыма.

Ышанмыйлар. Хәзер дәлиллибез. Рус телендә одно яблоко, два яблока, три яблока, пять яблок. Предметның саны үзгәрә, кушымчасы да үзгәрә.       Ә татар телендә ничек? Үзгәртеп торасы да юк! Болай да аңлашыла: ике алма, өч алма... биш алма. Болай да биш алма булгач, нигә аңа күплек саны кушымчасын өстәп торасың!

ӘЙТМИЧӘ БУЛДЫРА АЛМЫЙМ...

...Беренче сыйныф укучыларымны Валерия Николаевна Мещерякова системасы буенча укытам. Мин бу методикага гашыйк кеше. Чөнки уңай нәтиҗәләрен күрәм. Укучыларым татарча сөйләшә. Үземә “Фәридә апа” дип дәшәләр.

Шунысы үкенечле: ата-аналар, татарча укытудан баш тартып, рәхәтләнеп дәресләргә йөргән балаларны татар телен өйрәнүдән мәхрүм иттеләр. Көзге каникуллардан соң, беренчеләремне дәрескә алырга дип, сыйныф бүлмәсенә кердем. Фәридә апаларын күрүгә үк шатланып, 14 укучым да урыныннан кузгалды. “Бишегез татар телен өйрәнергә бармый”, –дип, сыйныф җитәкчеләре  шул укучыларның фамилияләрен атады. Сабыйларның күзләрендә янган очкын сүрелде. Ул көнне миңа бик авыр булды. Баш тарткан ата-аналарның берсе соңрак, шылтыратып: “Дәресләрегез өчен рәхмәт, балам бик яратып йөрде, тик менә олы кызым белән, татар телен өйрәнгәндә, бик күп җәфа чиктек, башка андый проблема булуын теләмибез”, – диде.

Шуңа күрә татар теле белән бәйле хәзерге вәзгыятьтә В.Н.Мещерякова системасы яшәргә тиеш дип уйлыйм.

ХӘТЕРДӘ КАЛСЫН...

Мин – укытучы... Кайчак уйланам да, һай, җаваплы һәм авыр һөнәр  икән бу дип хәйран калам. Кулда – балалар язмышы. Бер-ике, җиде-сигез генә түгел, дистәләгән, йөзләгән бала язмышы. Аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч яратып, белем тәлгәшләрен өләшергә кирәк бит! Ә шул балаларның җаннарына үтеп керә алмасаң, бернинди заманча технологияләр, алымнар да ярдәм итмәячәк.

      ...Автобуста элеккеге танышымны очраттым. Сүз артыннан сүз... Укытучы булып эшләвемне белде. “Ә беләсеңме, мин беренче укытучымны хәтерләмим”, – диде ул. “Ничек?! – дип сорадым, ихлас гаҗәпләнеп. – Әллә күп булдылармы?”. “Юк, берәү иде, бугай...” Киләсе тукталышта ул төшеп калды.  Ә сүзләре  уйланырга мәҗбүр итте. Мине хәтерләрләр микән? Үзем беренче укытучым Гөлнур апаны да, яраткан татар теле укытучым Гөлфинә апаны  да бик яхшы хәтерлим ич! Хәтерлим, олылап искә алам, чын күңелдән хөрмәт итәм. Рәхмәт сезгә, укытучыларым! Хәтердән җуелмаслык укытучы булыр өчен, мин дә тырышачакмын!..