Сценарий праздника "Тукай безнең күңелләрдә"

сценарий мероприятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сценарий мероприятия42 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий праздника "Тукай безнең күңелләрдә"

составитель: ПДО МАУДО ДДТ «Балкыш» Высокогорский район РТ Шакирова Юлдуз Радиковна

Вед: Хәерле көн, исэнмесез кадерле дуслар, хормэтле кунаклар!

Вед: Добрый день дорогие друзья, уважаемые гости! Сегодня в теплый день апреля мы отмечаем день рождение великого сына татарского народа Габдуллы Тукая.

Зәңгәр күк йөзенә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып, туган ягыбызга ямьле апрель ае килде .Моннан        ел элек нәкъ менә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килә.

    - Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.

                                   Конц.номер

 А.Б.:Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм  үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә,  иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.

                         Концерт номеры

 а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, (2 а.б.)Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, (1 а.б.)Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, (2) Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, (1)Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, (2) Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган...

 Тукай табигатьне бик яраткан. Һәр ел фасылының үз яме, матурлыгын күрә белгән. Шагыйребез  балаларга язган шигырьләрендә кечкенә дусларга, табигатькэ  игътибарлы булырга, аларны яратырга өнди.

                           Концерт номеры  

Тукай балалар әдәбиятына нигез салучы икәнен   барыбыз да белэбез. Ул татар халкының тормышын төрле яктан сүрәтләгән. Анын экиятлэре тормышчан, халыкчан. Элбэттэ

                                                    Сак Сок бэете

Жизнь Габдуллы Тукая оборвалась рано. Он умер, когда ему было двадцать семь лет. Апрель 1886 года и апрель 1913 года. Родился весной и весной ушел из жизни...

Образ бессмертного Тукая воплощен в поэзии, прозе, драматургии. О нем написаны сотни стихотворений, поставлены спектакли, созданы поэмы, написаны повести и романы, сняты телевизионные и художественные фильмы.

               

 Анын моны  

Тарих бик күп исемнәр белә, бөек шәхесләргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып, мәңге яши, яшьни яшь Тукай.

              Халкым күңеленә ак нур сиптең, кара төндә булдың якты ай;

              Шаулы язның тынмас тургаедай, мәңге дәртле җырчы син, Тукай.

Чал иделдә бозлар ташкан чакта, килгән чакта җиргә җылы май,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез, яшәтәбез сине, яшь Тукай!

Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.  

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь

Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,

ак  тулган ай.

Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан...

Күңелләрдә- синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

                      НОМЕР

   

1 а.б.: Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда янган ул.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

1 а. б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләре җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

   (Җыр.)

1 а. б.: Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең

Син яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны

күтәрдең син, ятим?!

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син- шагыйрьләр солтаны.

 2. а.б.:        

 Ак  кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

Җырлады, язды  Тукай,

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

   

а. б.:  

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

 Өмет бәйләде туачак

 Яңа көннәргә Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

 Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

 Халкына бирде Тукай,      

   

                        НОМЕР    

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

     Һәрчак безнең белән бергә -

                                              Безнең  замандаш Тукай.

         Микрофоннан укытучы):

          Халык моңы синең җырың булды,

          Халык күңеле –синең күңелең.

          Ил гомере, халык гомере кебек,

          Озын булыр, шагыйрь гомерең!

Хор “Туган тел” җыры.