Өлкәннәр көне һәм укытучылар көненә багышланган сценарий

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Өлкәннәр көне һәм укытучылар көненә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Укытучылар көненә багышлана19.33 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр һәм укытучылар көненә багышланган сценарий

  • Хәерле көн, Мәрфуга, кая ашыгасың болай? Кайларга юл тоттың?
  • Сәлам ахирәт, менә бәйрәмгә барыш иде әле, безне – өлкәннәрне хөрмәтләргә тиеш иделәр, соңга калмасам ярый инде.
  • Мин дә, ахирәткәем,  нәкъ менә шунда барам, әйдә, бергә барабыз.
  • Әйдә, киттек тизрәк, барып җитәргә кирәк, башланыр вакыты җитә бит.
  • Киттек әйдә, тиз, әйдә, әйдә.
  • Кара әле, Мәрфуга, бу халык та шул бәйрәмгә җыелганмы әллә? Әйдә, утырыйк та карыйк әле, бу мәктәптә матур җырлаучылар һәм биючеләр бар дип тә ишеткән идем.
  • Ии, Хәдичәкәем, мин дә яратам балаларның җыр-биюләрен, карыйк әле, әйдә, карыйк.

____________________________________________________________

1 нче алып баручы. Исәнмесез хөрмәтле кунакларыбыз! Һәрберебезгә мәгълүм булганча, октябрь аенда ике олы бәйрәм була. 1991 елдан бирле беренче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм 5 октябрь укытучылар көне.

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле апалар, абыйлар, килгән кунаклар! Безнең бүгенге бәйрәмебездә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, ялда булуына карамастан, хезмәтләрен дәвам иттерүче өлкән укытучыларыбыз, шулай ук мәктәбебезнең өлкән буын хезмәткәрләре катнаша.

1 нче алып баручы. Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы балаларның керсез, пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән-газиз әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче, психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!

_____________________________________________________________

2 нче алып баручы. Өлкән кешеләр – бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

 Сәлам сезгә безнең буыннан!

 Бар дөньяны бүләк итәр идем

 Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

 Ә күңел һич туймый яшьлектән.

 Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

1 нче алып баручы. Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне бәйрәм белән чын күнелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгыз һәм оныкларыгызның сезнең өчен кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.

Ә хәзер башкарылачак жыр сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын. Сезнең алда _____________________________________________________________

2 нче алып баручы. Укытучы сүзе - изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Балаларга багышланды гомер...

Бала җанлы булып калды да,

Гел тартыла балаларга күңел,

Балалар да аңа тартыла.

Рәхәт бала күңеле белән яшәү,

Аларда бит күңел аклыгы.

Бар дөньяга бүген сөенеп дәшәм:

"Мин татыдым яшәү шатлыгын!.."

Авырлыклар булмадылар түгел...

Кайсы эштә юк ул, әйт әле?!

Рәхәт түгел яшәү, булса җиңел,

Тик көрәштә яшәү мәгънәле!- дип яза яраткан укытучыбыз - Резеда апа Шәйдуллина

1 нче алып баручы. Әйе, Резеда апаның иҗат чишмәсе тирән аның. Аның шигырьләре җаннарга сихәт бирә. Менә тагын берсен тыңлап карагыз әле.

Авыр хезмәтеңне җиңеләйтә

Тырышлыгың, тик эш сөюең.

Йөрәгеңне биреп балаларга,

“Белсеннәр”, - дип янып йөрүең.

Ничек сокланмыйсың бөтен яктан

Батырлыкка тиң бу хезмәткә.

Түккән көче иясенә кайтып,

Әверелеп Дан һәм Хөрмәткә!

“Авылларның йөзе-мәктәп”, - дибез.

Мәктәп – авылның төп терәге.

Мәктәп үзе генә берни түгел,-

Укытучы – мәктәп йөрәге.

Укытучы! Бүген синең хәлең

Җиңел түгел, нихәл итәсең...

Ә шулай да Укытучы исемен

Син горурлык белән йөртәсең

___________________________________________________________________________

2 нче алып баручы.

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

__________________________________________________________________

  • Мәрфуга, яшәреп киткән кебек булдым бит әле мин бу балаларның матур сүзләреннән. Җырларын тыңлап, биюләрен карап күңелләр яшәреп китте менә.
  • Ярый килдек әле, рәхмәт чакыручыларга. Мондый бәйрәмнәр күбрәк булса, тәмам яшәреп бетәсе икәнбез! Рәхмәт сезгә, балалар, безне тагын шулай чакыргаларсыз, яме.
  • Әйдә, Мәрфуга без кайтыйк инде, эшләсе эшләр дә бар бит.
  • Киттек, Хәдичә, рәхмәт балалар. Тырышып укыгыз, яхшы билгеләр генә алыгыз, укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз яме.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучылар! 
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз һәм катлаулы,әмма изге һәм абруйлы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын. 

2 нче алып баручы. Хөрмәтле өлкән укытучыларыбыз, остазларыбыз!

Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз, авыр, ләкин игелекле, изге эшегездә зур уңышлар, хезмәт шатлыгы, күңел тынычлыгы, тырыш укучылар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.