Доклад. " Мәктәптә Габдулла Кариевның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү"

Зайнутдинова Резеля Юриковна

 

          Төрки телле халыклар сәнгатендә беренчеләрдән барлыкка килгән татар театрының бүген инде бай тарихы, зур казанышлары, дөньякүләм танылу алган олуг шәхесләре бар. Бу уңышларда, һичшиксез, татар театрының атасы, режиссер һәм актер Габдулла Каривның да роле гаять зур. Беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) 
тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла. Ул үзенең актерлык мәктәбен тудыра. Шуңа күрә мәктәптә дәресләрдә, бигрәк тә татар әдәбияты дәресләрендә,  Г. Кариевның тормыш юлын, күпкырлы эшчәнлеген укучыларга җиткерү белем-тәрбия бирү өлкәсендә иң уңышлы эш төрләренең берсе булыр иде. Класстан тыш эшчәнлек буларак,  бөек шәхескә багышлап аерым тематик кичәләр үткәрү дә укучыларның милли үзаңын үстерүгә бәяләп бетергесез өлешен кертер иде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

    

                                          Доклад

Мәктәптә Габдулла Кариевның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү

       

                                                      Автор: Зәйнетдинова Резелә

                                                                Юрик кызы, Татарстан Республикасы

                                                                Әлки муниципаль районы  Алпар урта

                                                                 гомумбелем мәктәбе муниципаль

                                                                бюджет гомумбелем учреждениесенең

                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2020

          Төрки телле халыклар сәнгатендә беренчеләрдән барлыкка килгән татар театрының бүген инде бай тарихы, зур казанышлары, дөньякүләм танылу алган олуг шәхесләре бар. Бу уңышларда, һичшиксез, татар театрының атасы, режиссер һәм актер Габдулла Каривның да роле гаять зур. Беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) 
тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла. Ул үзенең актерлык мәктәбен тудыра. Шуңа күрә мәктәптә дәресләрдә, бигрәк тә татар әдәбияты дәресләрендә,  Г. Кариевның тормыш юлын, күпкырлы эшчәнлеген укучыларга җиткерү белем-тәрбия бирү өлкәсендә иң уңышлы эш төрләренең берсе булыр иде. Класстан тыш эшчәнлек буларак,  бөек шәхескә багышлап аерым тематик кичәләр үткәрү дә укучыларның милли үзаңын үстерүгә бәяләп бетергесез өлешен кертер иде.

        1915 нче елда Г.Кариевнең бугаз чахоткасы алуы хәбәре тарала, аның тавышы бетә. Артистның бу хәлгә килүенә якыннары театр юлында күргән авырлыкларны, мәшәкатьләрне беренче сәбәп дип саный. Үзе дә ул: "Тузан эчендә урамнан җыйналган егет-кызларны уйнарга үгрәтә-үгрәтә, аларга кычкыра-кычкыра менә шулай булдым", - ди торган булган. Гомерен милли сәнгатебезгә багышлаган бу шәхеснең урыны, һичшиксез, бөек Тукаебызның янәшәсендәдер. "Г.Кариевнең татар театрындагы роле Г.Тукайның шигырь сәхнәсендә уйнаганыннан ким түгелдер", дип билгеләп үткән язучы, публицист Гаяз Исхакый. "Казанда Кариев тә икенче "Тукай булып үлде... Татар халкы үз арасыннан, үзе үстергән бердәнбер каһарман артистын бүтәнчә тәрбия итә алмады, кызганыч, чыннан да, фаҗигале үлем", - дип язган Кариевнең вафатыннан соң Ф.Сәйфи-Казанлы.

            Г.Кариевның тормышында Җаек чоры хәлиткеч роль уйный. Биредә ул беренче татар газета-журналларын нәшер итүче Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин һәм, ниһаять, булачак олуг шагыйребез Г.Тукай белән дуслашу, бергәләп әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү нәтиҗәсендә, шәхес буларак формалаша, сәхнәгә якыная. Шуңа күрә 1907 елда Түбән Новгородка газета-журналлар сатарга баргач, Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә бер төркем татар артистларының тамашасына мөкиббән булуы, үзе дә гомерен сәхнә сәнгате белән бәйләргә карар кылуы гаҗәп тоелмый. Оештыру сәләте көчле булып, ул үзе төркемнең җитәкчесенә әверелә. 1911 нче елда "Сәйяр" нигездә "Шәрык" клубында тамашалар куя башлаганнан алып, гомеренең соңгы тугыз елын нигездә Казаныбызда яши. Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә, шулай ук 7 нче сыйныфта Г.Тукайның «Театр» шигырен өйрәнү дәресендә әлеге мәгълүматларны укучыларга җиткерү уңышлы булачак.

         Г. Кариев элеккеге Чистай өязе Күлбай-Мораса авылында дөньяга килә. Иҗек танырга өйрәнгәнче, Коръәнне яттан белә. Зариф мулла, «мужик исемен йөртмәсен», дип аның исемен Габдуллага алыштыра. Тора-бара ул Карый фамилиясен ала (ягъни Коръәнне яттан белүче). Бу  мәгълүматларны укытучы « Татар- төрки әдәбиятының чыганаклары” темасы буенча Коръәннең татар әдәбияты өчен генә түгел, күп халыклар әдәбияты өчен саекмас чишмә булуы  турында сөйләгәндә, бик уңышлы итеп куллана ала.

          Г. Кариев тормышының тасвирламасы бик кыска булса да, эчтәлеге тыгыз. Барлыгы-  34 ел гомер... Бу вакыт эчендә Кариев драматургларны иҗатка этәрә. Г.Камал, мәсәлән, үзенең пьесаларын махсус "Сәйяр" өчен иҗат итә. Кариев белән хезмәттәшлек К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, М.Фәйзи, Ш.Камалларның да иҗат колачларын киңәйтә. Әдипләрне, татарның күренекле шәхесләрен тормыш юллары ягыннан булсын, иҗат эшчәнлекләре яки шәхси сыйфатлары җәһәтеннән булсын, бер- берсе белән үзара мөнәсәбәт – бәйләнеш- багланышларда карау –табигый күренеш, шуңа күрә  алда аталган әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә, укучыларның игътибарын Г.Кариев шәхесенә дә юнәлтү отышлы алымнарның берсе булачак, минемчә. Үзебезнең милли язучыларыбызны илһамландырып тору белән бергә, Кариев даими рәвештә рус, чит ил классикасына мөрәҗәгать итә. Репертуарга Островский, Гоголь, Горький, Мольер, Шиллерның әсәрләре алынуы турында рус әдәбияты дәресләрендә дә укучыларга җиткерелсә, фәнара тыгыз бәйләнеш барлыкка килер иде.

       Г.Кариев калдырган олы хезмәтне, якты эзне укучы яшьләр зиһененә ирештерү, күңеленә сеңдерү татар әдәбияты мөгаллименә йөкләнгән мөһим бурыч булып тора. Бәхеткә, соңгы елларда дәрестә һәм сыйныфтан тыш вакытта кулланырга мөмкин булган бай эчтәлекле хезмәтләр барлыкка килде. 2011 нче елда Г. Кариевның 125 еллыгы уңаена төзелгән биобиблиографик белешмәлек тә татар әдәбияты мөгаллиме , киң җәмәгатьчелек өчен –бик зур байлык. Биредә олуг сәнгатькәрнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм эшчәнлегенә караган мәкаләләр, аның турында истәлекләр, театрга һәм мәшһүр артистка багышланган шигырьләр, сценарийлар һ.б.тупланган.

       Г.Кариев- сәнгатьчә таланты, театр сәнгате үсешендә тоткан урыны белән генә түгел, бәлки ифрат катлаулы һәм гыйбрәтле тормыш юлы үтүе белән дә яшь буын, укучылар күңеленә тирән уелып сеңәргә лаеклы шәхес. Кешелек тарихының  борылышлы, мактаулы да, афәтле дә елларында ниләр генә кичермәгән, нинди генә өермәләргә юлыкмаган, шуларга да карамастан, «татар театрының атасы» булып калды ул.

                                      Кулланылган әдәбият

  1. Габдулла Кариев исемендәге музей. Музей им. Габдуллы Кариева.- Казан: ААҖ “Идел-Пресс” полиграфия- нәшрият комплексы”, 2006.
  2. Гобәйдуллин Х. Габдулла Кариев турында истәлекләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967.
  3. Садретдинова Г.С, Садретдинова Г.Х. Туган җире Кари Габдулланың.- Татарстан китап нәшрияты, 1996.