Сыйныфтан тыш чара "Дуслар җыелган җирдә"

Гильманова Гульназ Наилевна

5-9 нчы сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш чара уздыру өчен кулланма. Бу чарада татар халык авыз иҗаты, әхлаклылык, гаиләдә дөрес тәрбия бирү моментлары актив кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyftan_tysh_chara_duslar_zhyelgan_zhird.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара “Дуслар җыелган җирдә”

Төзеде: Гильманова Г.Н.

1 кыз: - Китәләрме инде, юкмы бу әтиләр ? Кызлар килергә дә әз генә вакыт калып бара.

Әнисе: - Хәзер, хәзер, балам, әтиең генә жыенып бетсен дә кузгалабыз. Улым, әйдә җыен, безнең белән барырсың.

Рәсим: - Юк инде,  әнием. Мин апам белән калам. Кич утырырга матур кызлар да килсә...

Мәрьям: - Әни, алып кит әле шуны. Бәләкәй башы белән олы кызлар янында йөрмәсен әле.

Рәсим: - Апам, зинһар өчен, өйдә калыйм әле. Минем әниләргә ияреп йөри торган чагым үтте бит инде.

Әни: - Апаң нәрсә әйтә инде, улым!

Рәсим: - Апам! Алтыным! Бөтен сүзеңне дә тыңлыйм. Кушкан эшләреңне дә эшлим. Өйдә генә калыйм инде.

Мәрьям: - Әгәр әниләргә артыгын сөйләмәсәң, телеңне тешләсәң генә безнең белән каласың. Кара аны, малай актыгы!

Рәсим: - Юк, юк, апам! Авызыма су кабам!

Мәрьям: - Ярар инде әни, малаегызны алып калырмын!

  • Әни: - Әтисе, дим, буласьңмы инде, юкмы?

Әтисе чыга.

Әти: - Җыенып беттем, бетүен. Ләкин,  әнисе, мине бер нәрсә борчый. Ничек инде өйне яшьләргә ышанып калдырып китәргә була?  Кызлары булгач, егетләре дә җыела.

Әнисе: - Ярар инде, Галимҗан. Көне буе каз өмәсендә булган
яшьләрне сыйламыйча ярамый. Бәлешен дә үзләре салдылар бит.
әзрәк ял итсеннәр, куңел ачсыннар. Аулак өй - борынгыдан килгән
йола ич.
         

Әти: - Ярый, алайса, әйдә киттек, карчык. Кызым, әйбәт кенә ял итегез. Без иртән кайтып җитәрбез. (Чыгып китәләр.)

Мәрьям: - Ярый, әтием-әнием! Исән-сау гына йөрегез. (озата)

Кергәч, Кәримәгә әйтә:

- Озатып җибәрдем, киттеләр. Көчкә ! Кәримә, мин самавырны яңартам . Ә син өстәл әзерли тор . Хәзер кызлар да килеп җитәр .

Кызлар тавышы:

1нче кыз: -   Керергә ярыймы ? Без килеп тә җиттек .

Мәрьям: -Үтегез кызлар , үтегез. Хәзер самавыр да кайный .

 2 нче кыз: - Эх , тәмле исләр чыккан !

Мәрьям: - Әйе шул , сез чистарткан иң симез каздан салынган бәлеш бит ул .

3 нче         кыз : - Карале Мәрьям, ә егетләр буламы соң ?

Мәрьям: - Әйе, мин Нәсимгә әйттем . Ул иптәшләре белән киләм диде . Озакламый килеп тә житәрләр инде.

4нче кыз : - Караңгы төшкәнне көтәләрмени ?

(Көлешәләр).

Кәримә : - Ярый кызлар, күп сүз - чүп сүз. Өстәл артына утырыгыз. Килмәгән кешене көтеп булмас монда . (Утырышалар).

1 нче         кыз :  - Эх! Егетләр булмагач, табын да түгәрәк түгел. Ямансу булып китте.

Ерактан гармун тавышы килә .

1 нче кыз : -Кызлар , егетләр килә бугай!  Әнә, тавышлары да килә .

Ишек шакыйлар.

Мәрьям: -Кем йөри анда вакытлы - вакытсыз ?

1 егет : - Кызлар , ачыгыз , без килдек !

Мәрьям: -Кем соң ул без ? Сездән безгә ни кирәк ?

1 егет : - Пешкән симез кыз кирәк ! Әй, юк, юк, пешкән симез каз кирәк !

Кыз : - Каз -  казанга төшмәгән, егет - үзе пешмәгән .

1 егет : - Кызлар, кертегез инде !

Мәрьям: - Ишекне ачабызмы ?

Кызлар : - Ач , ач . Керсеннәр . ( Көлешәләр ).

Егетләр керә .

Нәсим : - Әссәламегаләйкүм, кара кашлар , карлыгачлар . Әллә

безне сагынмадыгызмы?

1 нче кыз : - Сагынып үләбез инде , Нәсим абый ! Сагындырып йөрисез шул .

Нәсим : -Бигрәк тә Мәрьям сагынгандыр инде .

Мәрьям : - Бик кирәгең бар иде !

Нәсим : - Ай-яй ! Кыз сорарга килергә йөри идем , болай булгач , кире уйлыйм инде , бик ачы телле икәнсең.

Гадел : - Җитте инде сезгә мәхәббәт чыпчыклары!  Әллә кунак кызлары да бар инде ?

Мәрьям: - Казаннан каз өмәсенә дип кайткан күрше кызы ул . Исеме – Кәримә ! Таныш булыгыз .

Гадел : - Эх, егетләр ! Мондый чибәр кызлар белән бер биеп тә алсаң , гомердә дә үкенмәссең ! Әйдәгез, "Йөзек салыш" уйныйбыз !

 ЙӨЗЕК САЛЫШ УЕНЫ

Гадел: - Йөзек кемдә, сикереп чык!

Кәримә: - Миндә!

Гадел: - Кәримәне нишләтәбез!

Мәрьям: - Биетәбез!

Гадел: - Кунак кызы чибәргә чибәр! Чыннан да, биеп күрсәтсен әле!

(Кәримә бии)

Гадел: - Әфарин, Кәримә, булдырдың!         Уенны дәвам итәбез!!! (музыка играет)

Гадел: - Йөзек кемдә, сикереп чык!

Рәсим: - Миндә!

Гадел: - Рәсимне нишләтәбез?

  • Биетәбез!

-Җырлатабыз!

Рәсим: - Юк, юк, мин ӘТӘЧ булып кычкырам!

Гадел: - Уенны дәвам итәбез!!! (музыка играет)

Рәсим:  - Йөзек кемдә, сикереп чык!

Гадел: - Миндә!

Рәсим: - Гаделне  нишләтәбез?

  • Биетәбез!

-Җырлатабыз!

Гадел: - Юк, юк, дуслар, әйдәгез мин сезгә табышмаклар әйтәм!  

Беренче табышмак, тыңлагыз! Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. Нәрсә ул? (Кояш).

Икенче табышмак: - Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. Ул нәрсә? (Су).

Өченче табышмак: - Аяксыз, кулсыз, капка ача. Нәрсә ул? (Җил).  

Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. Кем белә? (Кыяр)

  • Ярый, дуслар, җитеп торсын! Кызлар-йолдызлар, ә  каз канатларын сатасызмы?

Рузанна : - Канат сатабыз , канат,

Ап-агын сайлап , карап ,

 Кемгә кирәк, алыгыз ,

  Бармы акча - ялыгыз !

Нәсим : - Канатыгыз кыйбатмы ?

Лена : - Канатыбыз бер алтын .
Гадел : - Кыйбат икән : бер алтын !
Нәсим : - Канатлар сездә калсын!

Илья  раздает цветы.

Мәрьям: - Егетләр, бездән дә СЕЗГӘ бүләкләр бар! 

(Рузанна канатларны тарата)

Гадел: - Канат сату - кызык уен;

Каз өмәсендә була.

 Таныштыра, дуслаштыра,    

Яшьләрне иске йола.

Нәсим: -  Синдә - канат, миндә - канат,

Ике канат пар булсын!

Канат саткан чибәркәем

Мәңгелеккә яр булсын!

Гадел: - Каз канаты каурыеннан

Ясарбыз әле каләм.

 Ерак җирләргә очсак та,

 Язарбыз, дуслар, сәлам.

Нәсим : - Бәлешегез көйми микән , кызлар ?

Мәрьям: - Бәлеш , бәлеш?!   Нишләп бетте икән ул ?

Мәрьям: - Зыяны юк . Йөзе килгән генә моның.

Илья : - Ал да итәрбез әле ,

Гөл дә итәрбез әле .

Бергәләшеп , бәлештән дә,

Авыз итәрбез әле .

Гадел: Каз канаты кат-кат була ,

Ир канаты ат була .

 Чит жирләрдэ озак йөрсәң,

 Сөйгән ярың ят була .