Галина Лейсан Фаязовна

Сайт воспитателя

Без булдырабыз!

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: творческие

Увлечения: танцы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Азнакаево

Место работы: МБДОУ "Аккош" № 17

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/leisan-faisovna
Агач- җимеше, кеше-эше белән...
Татар халык мәкале

Адәмчә яшәүнең, тормыш итүнең беренче бисмилласы - хезмәт. Көч салмыйча - көч керми. Яшь буынга, бәхеткә, мул тормышка ирешүдә намуслы хезмәтнең ни дәрәҗәдә зарур икәнен төшендерү без, укытучыларның мөһим бурычыдыр.

О себе

 

Мин, Галина Ләйсән Фаяз кызы, тумышым белән матур, данлыклы, җырга - моңга, танылган шәхесләргә бай  Азнакай ягыннан. Туган авылым Чалпы. Шушы авылда эшчеләр гаиләсендә уртанчы бала булып дөньяга килгәнмен. 11еллык урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга дәүләт пед. институтының филология факултетында белем алдым. Беренче эш тәҗрибәм Азнакай районы Микулино авылында, рус балаларына татар теле укыту белән башланып китте, аннан соң башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Хәзерге вакытта Азнакайда балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

Үз эшемне бик яратам. Балаларда туган илгә, туган телләренә  карата мәхәббәт тәрбиялим. Балалар  сине яратсын өчен, шөгыльләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә кирәк. Шуның өчен мин гел эзләнүдә.

Минем шәхси темам: балаларның сөйләм телен үстерү. Әлеге тема буенча төрле әдәбиятлар укыйм, семинарларга, төрле очрашуларга йөреп тәҗрибә туплыйм һәм үземнең эш барышында алган, туплаган тәҗрибәмне укучыларга бирергә тырышам. Үземнең шәхси темам буенча методсоветта, район, республика күләмендә уздырылган чараларда чыгышлар ясадым, ачык дәресләр  үткәрдем.

Педогог  бөтен яктан да камил булырга,  һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. Педогог  балаларга күчергеч булып тора ул. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф. Яруллин. "Җилкәннәр җилдә сынала". Гомумән, Фәнис абыйның барлык иҗат  җимешләре дә безне рухи яктан баета, көчле булырга өйрәтә. Фәнис абый үзенең әсәрләре аша, безнең эчке дөньябызны баета.

Мой взгляд на мир

Дөнья гел үзгәрештә, гел үсештә. 

Мои достижения

благодарственное письмо – МБДОУ "Росинка", за активное участие в общественной жизни , 2010 год;

Сертификат

Моё портфолио

 

Педогог  - бөек исем, бу эш белән шөгыльләнү өчен иң әүвәл аң-белемгә ия булу, туган телеңнең бөтен байлыгын һәм нечкәлекләрен белү һәм дә табигать тарафыннан бирелгән нечкә тойгыларга, сәләткә ия булу шарттыр. 

Теләсә кайсы һөнәргә юл башы остазының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул гынадыр дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Аңардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши бит ул. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара, башкарган һәм башкарачак та.

Добавить грамоту в портфолио