Гибадуллина Марина Васильевна

сайт учителя родного языка

В делах ученика Учитель вечен

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: филология

Увлечения: спорт, музыка, компьютеры

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Кукморский район с.Село Чура

Место работы: МБОУ "СОШ с.Село-Чура"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/marinaigushina
Надеяться на Чудо, верить в Сказку. Любить друг друга и тепло дарить. И жить по-настоящему...Без маски. Смеяться...Плакать..И судьбу творить.

“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла.Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса- йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”. Ф. Яруллин.

О себе

 Окончила Набережночелнинский государственный педагогический институт. Работаю в Село-Чуринской общеобразовательной школе 12 лет. С работой учителя совмещаю должность заметителя директора по воспитательной работе. В учащихся ценю такие качество как, ответственность, честность, справедливость и уважение к старшим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять"

Зифа Кадыйрова " Сагынырсың мин булмам.", "Язмыш сынавы"

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова шигъри җыентыклары.

Мой взгляд на мир

Җәйге җылы иртә. Мәктәпкә илтә торган сукмак аша,акрын гына уйга талып, эшкә барышым. Мәктәптә инде укулар тәмамланып килә. Шулчак баш очымда чыр-чу килгән тавышка күтәрелеп карадым. Агач башындагы кечкенә генә оядан әнкәләренең кайтканын күреп, кошчыкның сабыйлары берсеннән-берсе уздырып кычкыралар. Ул да булмады, әнкәләре тапкан табышны кем өлгеррәк һәм әрсезрәк шул күбрәк эләктерде, кыюсызларга азрак эләкте. Әй, кошчык! Тиздән, бик тиздән, балаларың ояларын ташлап, безнең укучылар кебек төрле якка сибелерләр. Мөстәкыйль   тормышка өйрәттеңме дигән фикернең башымнан йөгереп узганын сизми дә калдым. Мин дә бит шушы кош кебек үзем укыткан һәр бала язмышы өчен җаваплы.

Минемчә, татар теле һәм әдәбият укытучысының иң төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана.  Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр. Өстәвенә аралаша белү - гомер буена кирәкле осталык. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә.

Кошчыкның балалары канат чыгарып, очарга өйрәнеп, беркөн әниләрен ташлап китәрләр. Озак та үтмәс, һәрберсе, үз юлын табып, табигатькә  файда китерерләр. Минем укучыларым да, җәмгыяткә файдалы шәхесләр булып, заман җилләренә бирешми, һәрберсе үз юлын тапса иде.

Мои достижения

- Грамота главы администрации Кукморского района, 2003 г.
- Грамота Кукморского ИМЦ за 1 место в конкурсе методических разработок, 2004 г.
- Грамота Кукморского РОО за 3 место в районном туре республиканского конкурса поурочных планов учителей школ с татарским языком обучения, 2005 г.
- Грамота ИМЦ Кукморского
муниципального района за подготовку призеров районной олимпиады по татарскому языку, 2008 г.
- Грамота ИМЦ Кукморского муниципального района за заслуги в области обучения и воспитания подрастающего поколения, 2008г.
- Благодарственное письмо ИРО РТ за участие в конкурсе "50 инновационных идей", 2009 г.
- Грамота Республиканского центра внешкольной работы МО И Н РТ, 2011 г.
- Грамота ИМЦ Кукморского муниципального района за 3 место в районном этапе республиканского конкурса "Мастер-класс",2011г..

Моё портфолио

Портфолиода татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен һәм шулай ук сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә файдаланырга мөмкин булган материаллар куелган.

Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.

 

Добавить грамоту в портфолио