Мусина Гюзель Вакиловна

сайт воспитатель

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: воспитатель

Увлечения: люблю заниматься комнатными растениями,люблю шить ,увлекаюсь вязанием ,люблю делать поделки, готовить разные блюда.

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБДОУ Староибрайкинский детский сад Аксубаевского муницепального района Т,Р,

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/musina-gyuzel-vakilovna

О себе

люблю заниматься комнатными  растениями,люблю шить ,увлекаюсь вязанием ,люблю делать поделки, готовить                                  Кыскача үзем турында

         Мин Мусина Гузәл Вәкил кызы Аксубай районы Иске Ибрай авылында 1969 елны дөньяга килгәнмен. Минем туган көнемдә укытучыларның беренче бәйрәме  1 сентяберьгә туры килә  бәйрәм көнне туганлыгыма  хазердә шатланып яшим. Минем һөнәремдә шушы туган көнгә бәйледер дип исәплим .

     Безнең авылыбыз ройонның  иң  матур җиренә урнашкан. Мин  шул авылның Cөлчә  суларында коенып,   карама  чишмәләреннән су эчеп үстем.  Безнең  авылыбыз чишмәләргә бик бай. Халкыбыз элек –электән чишмә- күлләрне чистартып, урман- кырларны күз карасыдай саклап, кадерләп  торган.

Ә инде 1976 елның көзендә мин беренче cыйныфка  укырга бардым. Беренче тапкыр мәктәп  бусагасын атлап керүләрем  әле дә хатеремдә, сине елмаеп беренче укытучың  каршы ала. Беренче укытучы сине укырга, язарга өйрәтә .Минем беренче укытучым Галия апа иде.  Галия апа белән без 25 укучы бергәләп укыдык, яшәдек уйнадык-көлдек ,бергә баш ваттык. Ул безне  табигатьне  яратырга аны сакларга өндәде. Еш кына экскурсиягә алып чыга иде. Без ул укыткан укучылар  апабызның йөзенә кызыллык китермәдек.  Зур сыйныфларга күчкәчтә  ул безне онытмады .Без торышып укырга сүз бирдек

1986 елны мин 10 нчы сыйныфны  тәмамладым  һәм авылда 1 ел  элемтә булегендә оператор булып  эшләдем. Балаларны бик нык яратуым мине  Чистай педогогик учелишесына алып китте .          

          Шуңа 1987-1989 елларда Чистай педогогия учелищесынада белем алдым. Учелищены тәмамлап 1989елны  авылыбызга тәрбияче булып эшкә кайттым

1990 елны тормышка чыктым. Бүгенгесе көнгә 3 бала тәрбияләп үстердек . .

        Бүгенгесе    көндә  кечкенәләр төркемендә тәрбияче булып эшлим. 23 ел  эшләү  дәверендә балалардан  башка тормышны күз алдынада китерә   алмыйм.

         Алдагы көннәрдәдә бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп фикерләребезне  уртаклашып эшләргә насыйп итсен

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

я люблю детей           Минем яраткан эшем.

      Мин  тәрбияче !

      Тәрбияче- нинди матур яңгырый.  Балалар бакчасы тәрбиячесе - тагында матурырак  яңгырый.  Әйе мин  балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим . 

        Тәрбияче- балалар юлында очраган  балалар өчен кайгыртучы , алар шатлыгы белән уртаклашучы , алар белән бергә үсүче,  тырмышны  танып белергә, якшыдан начарны аерырга өйрәтүче   әниләреннән соң икенче кешедер .

       Тәрбияче -  кеше ул күңелендә һәрчак бала булып калучы. Шулай булмаган очракта балалар аны үз дөняларына кабул итмиләр. Безнең һөнәрнең иң мөхиме  балаларны ярату ,  бер нәрсәсез  чын күңелдән ярату  , балаларга үзеңнең йөрәгеңне   бар булганы белән бирү.    

        Минем һөнәрем  мина һәр вакыт балачакта калырга  , әкият дөнясында , хыялланып яшәргә  мөмкинлек бирә.   Балалар ның  сина тутырып, ошанып караган   күзләрен күрү, синең әйткән сүзләреңне  түземсезлек белән көтүләрен күрү    тәрбияче исемен  нәрсә икәнен аңларга булыша .  Шушу нәниләргә үзеңнең җылыңны, назыңны ,  яратуыңны бирми мөмкин түгел.

         Чын тәрбияче ул  беркайчанда эшкэ барам дип бармыйдыр .Чөнки өйдән балаларың яныннан  тагын балалар янына  , балаларны  кайгыртырга бару  үзе бер шатлыктыр.

         Минем яраткан эш урыным 2010 елның октябереннән матур якты ,бөтен уңайлыклары булган  табигатьнең  иң  матур  җиренә урнашкан мәктәп бинасына күчте  .  Тирә-юнь  чәчәккә  күмелгән , янәшәдә генә саф һава биреп торучы төрле агачлары булган экологик бакча бар.

     Безнең балалар бакчасында  ике төркем  . Балалар  бакчасына төрле   яшьтәге балалар йөри.

    Максатыбыз- татар халкының милли йолалары, гөреф-гадәтләре белән таныштырып , нәниләргә әһлак тәрбиясе бирү,  аларны кечкенәдән үк  өлкәннәрне  гаилә әгъзаларын ихтирам итәргә өйрәтү  балалар арасында дуслык, туганлык хисләре  тәрбияләү, сау сәләмәт балалар үстерү.

       Безнең эш көнебез иртәнге җыеннан башлана.  Һәр бала балалар бакчасына исәнләшеп килеп керә .   бер-берсенә  матур теләкләр әйтә, хәлләрен сораша. Көндәлек яңалык белән уртаклашабыз.

      Хәзерге заманда  табигатьне саклау, үсемлек һәм хайваннар дөньясына сакчыл мөнәсәбәт  булдыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә тора.

     Безнең балалар бакчасында да шушы юнәлештә  шактый эш башкарыла. Монда укыту һәм тәрбия эше  якын-тирәдә булган табигать күренешлэре ярдәмендә оештырыла. Балага табигатьне аңларга булышу, хайваннар һәм үсемлекләр белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү өчен , без бакчабызда яшел почмаклар, гөл, файдалы үсемлекләр аланы булдырыйк.

     Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба.

     Татар халык уеннарын кечкенәләр бик тиз өйрәнәләр һәм теләп уйныйлар

     Уен-нәни шәхесне әдәплелекнең төп  кагыйдәләренә өйрәтүдә безнең иң  тугрылыклы, ышанычлы ярдәмчебез . Балаларга уеннарны тәкъдим иткәндә, аларның иң  яхшы үзләштерелә торганнарын сайлыйм. Уеннарның гади, аңлаешлы, шул ук вакытта кызыклы да булуын исәпкә алам.

       Уенның максаты: балаларның берләшу сыйфатын үстерү, аларның энергиясенә чыгу юлын табу, агрессивлыгын бушандыру.

     Билгеле булганча, бала дөньяга шәхес сыйфатларының әзер  типологиясе белән  килми. Ул индивид булып туа, шәхес булу өчен аның биологик алшартлары гына бар.

     Төп бурычыбыз – нәниләргә тәрбия-белем бирү эшен алдынгы тәҗрибәләр рәтенә кую.

      Балаларны яратмый торып, мөгалимлек эшендә осталыкка ирешү мөмкин түгел. Шуңа күрә, балалар    эшчәнлеге белән идарә итүдә, иң беренче чиратта, кешелеклелек, башкалар шәхесен хөрмәт итү, шәфкатьлелек тарафдары булып мөһим шарт дип исәплибез.

Шулай ук тәрбияче:

·       Төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән аралаша белергә;

·       Ата-аналар белән уртак тел таба алырга;

·       Үз хаталарын аңлап, аларны танып, кабатламаска омтылырга;

·       Һөнәри күнекмәләргә: оештыру, аралашу, сиземләү, танып белү, алдан планлаштыру сәләтенә ия булырга тиеш

Үз эшеңне, балаларны яратудан тыш, һөнәри күнекмәләргә – аеруча алдан күрә белү, сиземләү, тоемлау сәләтенә ия булу – тәрбияченең эшендә гаять мөһим. Баланы сүзсез аңлап, ул көткәнне урынлы һәм вакытлы әйтә белү – иң мөһиме. Мин үзем бүгенгесе  көндә эшемдә яңа  технологияләр кулланып эшлим. Бу миңа балалар белән эшләгәндә  бик җиңел һәм уңайлы.  Мәсәлән, дәресләрне уен формасында оештырам. Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Димәк, без балалар уены дигәннән кешелек җәмгыятенең үсеш  дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән.Өч-дүрт яшенә җиткәнче нәниләр  физик, психик яктан бик тиз үсәләр. Бу вакыт эчендә баланың характеры тулысынча формалашып өлгерә, гореф-гадәтләргә төшенә.

     Балаларны әдәбият, китап дөньясына алып керүдә халык авыз иҗаты зур әһәмияткә ия. Ял сәгатьләрен файдалы мәгьнәле итеп уздыру уңышларга китерә. Г.Тукай һәм А. Алиш әкиятләрен сәхнәләштереп бакча балаларына тамашалар күрсәтәбез. Бакча кунаклары алдында да еш чыгыш ясыйбыз. Балаларның татар халкының бай мирасына карата аларның мөнәсәбәте яхшыра. Сабый чакта ук күңелгә, йөрәккә салынган изге орлыклар яхшы шытым бирә. Нәниләрне милли рухта тәрбияләү өчен, билгеле, иң элек шушы эшкә ата-аналарны да тартырга кирәк. Моның өчен күптөрле чараларны без алар белән бергә үткәрәбез. Ә бит үткәнебезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, михербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр һәм йолалар хезмәт кешесенә  дәрт өстәгән. Шуны онытмаска кирәк: без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезгә алмаш әзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия чарасы да. Безнең Иске Ибрай балалар бакчасы тәрбиячеләре бу юнәлештә эшлиләр һәм эшлибез.

 

Мои достижения

сертификат   о публикации зонятии, диплом лауриата ПДД 21 век., грамота Воспитатель года.

Моё портфолио

 

 

       МБДОУ  Староибрайкинский детский сад.

 

 

 

         

    Портфолио

    Воспитателя первой категории младшей группы    Мусина Гюзель Вакилоны

 

 

 

 

                 С Старое Ибрайкино 2013

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы