Нафикова Алия Ринатовна

Сайт учителя родного (татарского) языка и литературы

"Сперва любить - потом учить" Я.А.Коменский.

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: оптимальное использование современных технологий в образовательном процессе, использование ИКТ на уроках татарского языка и литературы

Увлечения: Спортивный туризм

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ"Средняя общеобразовательная школа №119"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nafikova-aliya-rinatovna

"Многому я научился у своих наставников, еще большему — у своих товарищей, но больше всего — у своих учеников." 
Талмуд

О себе

   Мин, Нәфыйкова Алия Ринат кызы, 2011 нче елда Г.Тукай исемендәге "Арча педагогия көллияте"н тәмамлап, махсус юллама буенча, Болгар шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбенә эшкә җибәрелдем. Беренче дәресләрем, укучыларның күз карашлары - барысы да бүгенгедәй хәтеремдә. Билгеле, беренче вакытта кыенлыклар булмый калмады, әмма аларны миңа җиңеп чыгарга хезмәттәшләрем, укучыларым ярдәм иттеләр.

   Шулай итеп уку елы сизелми дә үтеп китте. Җәйге ял җиткәч, тору урынын алыштыру сәбәпле, минем алдымда сорау туды: кабат белем бирү өлкәсендә эшләргәме яки башка һөнәр сайларгамы?.. Ниһаять уйлануларымның нәтиҗәсе - мин инде 5 нче  елымны Казан шәһәренең 119нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.  Мин үз һөнәремне яратам һәм аның белән горурланам. Укучыларым минем өчен бик кадерле, аларның күзләрендә шатлык чаткыларын, уңышлары өчен сөенүләрен күрү - иң зур бәхет.

   Укытучы - бүгенгедән киләчәккә күпер салучы. Мин үземнең күперемнең беркайчан да өзелмәвен, ныклы һәм дәвамлы булуын телим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Антуан де Сент-Экзюпери "Маленький принц"; М.Мәһдиев "Без -кырык беренче ел балалары".

Мой взгляд на мир

     Мин дөньяны яратам, әйләнә-тирәмә ачык күзләрем һәм күтәренке кәеф белән карыйм. Янәшәмдәгеләрне ничек бар, шулай кабул итәм. Кешеләрне бер бизмәнгә салып үлчәргә ярамый. Без  һәрберебез үзенчәлекле шәхес, димәк, һәркемнең үз фикере, үз карашы. Димәк, без башкаларның фикерен хөрмәт итергә тиеш. 

Мои достижения

Почетная грамота "Учитель года города Казани - 2017" в номинации "Учитель татарского языка и литературы" (2 место);

Cертификат участника "Учитель года города Казани - 2017" в номинации "Учитель татарского языка и литературы";

Cвидетельство участника зонального этапа Всероссийского конкурса "Учитель года - 2017";

Почетная грамота Управления образования Исполнительного комитета г.Казани за результативный труд и большой личный вклад в обучение и воспитание подрастающего поколения и в связи с 60-летием со дня основания школы;

Почетная грамота Управления образования Исполнительного комитета г. Казани за обучение и воспитание подрастающего поколения и большой вклад в развитие национального образования г.Казани, 2018г.

Моё портфолио

    Тырышкан табар, ташка кадак кагар. (Татар халык мәкале)

   Нинди тирән мәгънә ята әлеге татар халык мәкалендә. Халык белми әйтмәс.Ә бит чыннан да булган көчебезне, вакытыбызны кызганмыйча эшләсәк: төрле конкурсларда, чыгышларда, бәйрәмнәрдә, дәрестән тыш чараларда һәм башкаларда катнашсак, ирешелгән нәтиҗәләрнең йомгагын кулыбызга тотып, үз күзебез белән күрү - нинди куаныч бит! Мин үзем, яшь укытучы буларак, кечкенә адымнар белән (ин беренче чиратта үз укучыларым белән бергә) алга таба атлыйм, яңа үрләр яуларга тырышам. Билгеле, һәр конкурста да җиңү яулап булмый. Тик без, укучыларым белән бергә, бер дә күңелсезләнмибез, ә, киресенчә, яңадан-яңа максатлар куеп, булган хаталарны төзәтеп, тагын да тырышып, җиң сызганып эшкә керешәбез. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: