Гульназ Сагадатовна Бадретдинова

сайт учителя родного языка и литературы(татарский)

Творить, пробовать, искать и развиваться

Профессия: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6» г.Альметьевска Республики Татарстан

Профессиональные интересы: чтение художественной литературы

Увлечения: люблю ходить в театр

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Альметьевск

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6» г.Альметьевска Республики Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/niyazovich
Мин ышанам: балаларга яхшылап әйтелгән эшлекле сүзнең гаять зур әһәмияте бар, оештыру эшендәге ялгышларыбызның әлегә күп булуы исә, бәлки, балалар белән еш кына кешеләрчә сөйләшә белмәвебездән килә торгандыр.
А.Макаренко

Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз. Сүзләрнең һәркайсын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең ва­кытыбыз җитми, без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасыз сүзләрне бо-лай узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле генә очырабыз. Сүзләрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата-ана аша иңә. Онытмыйк без моны, хөрмәтле укучылар!

А.Гыйлаҗев.

О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул — сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткер­мибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?—ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кер­мичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара.

Ф. Хөсни

Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз — ул мәгънә дә, идеология дә,ул—матурлыкта.

Г.Кутуй

Сүз — бөек эш. Сүз белән кешеләрне үзара якынайтырга да, аларны бер-берсеннән аерырга да, сүз белән мәхәббәт тә, шулай ук дошманлык һәм нәфрәт тә уятырга мөмкин — менә ни өчен бөек ул. Кеше­ләрне бер-берсеннән аера торган сүзләрдән сак булыгыз.

Л.Толстой.

Мин ышанам: балаларга яхшылап әйтелгән эшлекле сүзнең гаять зур әһәмияте бар, оештыру эшендә­ге ялгышларыбызның әлегә күп булуы исә, бәлки, балалар белән еш кына кешеләрчә сөйләшә белмәвебездән килә торгандыр.

А.Макаренко

О себе

Место работы

 
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6» г.Альметьевска Республики Татарстан

Обо мне

Мин, Бәдретдинова Гөлназ Сәгадәт  кызы, Татарстанның иң гүзәл бер почмагында  - Әлмәт районы Тайсуган  авылында дөньяга килгәнмен. Авылым  мәктәбен тәмамлаганнан   соң, институтны уңышлы гына тәмамлап,  Әлмәт шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Бу мәктәптә 25 ел балаларга белем бирәм. Максатым - балаларга үз телебезнең асылын, гүзәллеген җиткерү, гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү; чит телләргә дә сөю уяту. Укучыларым төрле район, республика  һәм федераль күләмдә конкурсларда чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Бергәләшеп төрле проектлар эшлибез, фәнни - эзләнү эшләрен алып барабыз.   Шушы эш процессы милли үзаңлы зыялы шәхес тәрбияләүгә бер баскычтыр дип уйлыйм.

Моё образование

Альметьевский государственный институт муниципальной службы

Специализация (по диплому):
Филология

 

Мои достижения

 

Почетная грамота УО,2009 года,

Нагрудной знак" За активное участие Всероссийской сельскохозяйственной переписи 2006 года"
Сертификат финалиста конкурса "Радуга талантов",

2010 г.; Грамота УФКСТ за 1 место в семейном спортивном фестивале" Самая спортивная семья района" 2014 г.;

Грамота УФКСТ за 2 место в семейном спортивном фестивале" Самая спортивная семья района" 2015г.;

 

Мои публикации:
Другие языки
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: