Дәрескә кулланма
учебно-методический материал на тему

Тәмамлык, иярченле кушма җөмлә, ъ,ь билгеләре темасына дәрес конспектлары, әдәбияттан язучыларның тормышы һәм иҗаты буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тестлар,  фәнни-тикшеренү мәкаләләре, атналыкта үткәрү өчен үзеңә дәвам итәргә мөмкин булган зирәкләр тапкырлар өчен уен тәкъдим ителә 

Скачать:


Предварительный просмотр:

     Дәрдемәнднең тормышы һәм иҗаты буенча тест сораулары :

  1. Закир Рэмиевнең тәхэллүсе нәрсәне аңлата?
    А) сөенечле;     Б)хәсрәт чигүче В) рәхмәтле.
  2. Туган елы:

А)1886        Б)1859        В) 1900

3.        Бу сүзләрне кем әйткән " Алтыннары, шигырьләре... Кайсы
баса? Шигырьләре баса...

А) X. Туфан        Б) Г. Тукай        В) С.Хәким

4.        Аның бертуган абыйсы:

А) Шакир        Б) Лотфулла         В) Габделкәрим

5.        Туган жире:

А) Арча районы Утар Аты авылы              Б) Оренбург өлкәсе Җиргән авылы           В) Орск өязе Юлык авылы.

6.        Закир Рәмиев укыган урыннар:

А)өйдә        Б)Моллакай авылы мәдрәсәсендә В) Истамбулда   укытучылар яллап

7.        Юлык авылы Рәмиевләр күчеп утыргач:

А) үсә, :кибетләр, мәктәп,мәдрәсә,китапханә ачыла.

Б) юкка чыга

В) бернинди   үзгәреш тә булмый

8.Өйләнгәч Дәрдемәнд яшәгән урын:
А) Юлык авылы   Б) Оренбург  В) Казан
9.3акир һәм Шакир Рәмиевләр чыгарган гәзит-журналлар:
А)" Йолдыз"   Б)" Вакыт"   В) "Шура" ( Киңәш)
10. Дәрдемәнд вафат булган ел:
А)1938        Б)1917        В)1921


11. Дәрдемәнд-А) сүз остасы    Б) юмор остасы В) киная (читләтеп әйтү) остасы

12."Яз чәчәге" шигыре нәрсә турында? А) Умырзая   Б) Татар яшьләре, шәкертләр   В)Мәхәббәт

13.."Тал чыбыгы" шигыренең эчтәлеге: А) Су буендагы таллар турында  Б)Язгы табигать турында

В)Белемгә омтылган шәкерт турында

14..Ул, милләтенең аянычлы язмышына куанычлырак үзгәреш кертә алмавына үрсәләнеп, нинди шигырь яза?

А) "Бүзләрем мана алмадым" Б) "Гөрләгән сулар башында"

В) "Кораб"

15.. Кешенең хисләрен, кичерешләрен гәүдәләндерүгә

нигезләнгән

шигырь, җыр, поэма ничек атала?

А) Лирик шигырь     Б) Лирик җыр    В) Лирик поэма

16. Әдәби әсәрдә үзенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын нәфислек белән укучының күңеленә үтеп керерлек китеп сөйләп бирүче образны ничек дип атыйлар?

А) төп герой         Б) үзәк образ       В) лирик герой


5 нче сыйныф.   Әдәбияттан халык авыз иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресенә тест

1.        "Халык - зур ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул" дигән
сүзләрне кем әйткән?

а) халык үзе;        ә) Г. Тукай;        б)   Ә.Фәйзи;

2.        Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре нәрсә дип атала?
а) халык авыз иҗаты ;        ә) шигырь;        б) фольклор;

3.        Эчтәлегенә карап, әкиятләрнең ничә төре бар?
а)5;        ә) 3 ;        6)2;

4.        Әкиятләрдә вакыйгаларны артык зурайтып сурәтләү ничек дип атала?
а) литота ;        ә) алдашу;        б)   гипербола;

5.        Халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кечкенә жанры. Кыска
күләмле, көтелмәгәнчә чишелешле, юмор
һәм сатирага нигезләнгән чәчмә
әсәр . Ул-

а) җыр        ә) әкият        б) мәзәк

6.        Хыялга гаять бай әкиятләр, күләмнәре ягыннан зуррак, катлаулырак
вакыйгаларны чагылдыралар , алар да хәрәкәт кызу, вакыйгалар әле чиксез
зурайтылып , әле бик кечерәйтелеп бирелә. Сүз кайсы төр әкиятләр турында
бара?

а) тормыш- көнкүреш әкиятләре;   ә) хайваннар турындагы әкиятләр; б) тылсымлы әкиятләр;

7.        Алтын, көмеш, бакыр сарайларның күкәй хәтле генә калуы, киселгән баш
бармакка сыеп бетә алган егет вакыйгаларында нинди сурәтләү алымы
кулланылган?

а) литота;        ә) гипербола;        б) хыял;

8.        Грекча бу сүз "хыял", "уйлап чыгару " дигәнне аңлата. Ул чынбарлыкны
сәнгатьчә тасвирлауның үзенчәлекле ысулы.Әкиятләрдә чынбарлык белән
табигый булмаган күренешләр үзара ярашып киләләр. Тылсымлы әкиятләр
андый вакыйгаларга аеруча бай. Ул нәрсә?

а) гипербола;        ә)фантастика;        '       б) литота;

9.        "Гөлчәчәк" әкиятләрнең кайсы төренә карый?

а) тормыш-көнкүреш ; '      ә) тылсымлы ;        б)хайваннар турындагы;

1О."Үги кыз" әкиятләрнең кайсы төренә карый?

а) хайваннар турындагы;   ә)  тормыш-көнкүреш;   б) тылсымлы;


Сэгыйть Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест

1. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин С.Рәмиевне

бәхетле иҗат кешесе дип саный, ни өчен?

А)Халыкка хезмәткә иткәне өчен Б)Үзенә лаеклы бәяне әле исән чагында ук алганга В) Дәрдемәнднең туганы булганга 2.Туган җире:

А)Оренбург өлкәсе Җиргән авылы  Б)Уфа шәһәре В)Оренбург төбәге Акман авылы З.Туган елы

А)1880        Б)1859        В)1886

4.Кайсы схема дөрес?

А). Уфа        .Әстерхан        .Оренбург        .Казан

Б). Оренбург        .Казан        . Әстерхан        .Уфа

В). Әстерхан        .Уфа        Казан        .Оренбург

  1. Ул белем алган мәдрәсә:
    А)"Мөхәммәдия"   Б)'Талия"        В)"Хөсәения"
  2. Оренбургта нәрсәләр белән шөгыльләнгән?

А) Мөгаллимлек иткән Б)Гәзит чыгарган  В)Мәгариф эшендә
7.Кайсы шәһәрдә, сәяси эшчәнлеге өчен төрмәгә ябыла?
А)Уфада   Б)Әстерханда       В)Казанда
8."Идел" гәзитен кайсы шәһәрдә чыгара?
А)Казанда      Б) Әстерханда   В) Оренбургта
9."Авыл   көнкүреше"журналын      русчадан   татарчага   кайсы
шәһәрдә тәрҗемә итә?
А)Мәскәүдә        Б)Казанда        В)Уфада

Ю.С.Рәмиев әсәрен бигеләгез:

А)Булмас артык бер олуг эш   Б)Күпме михнәт чиккән безнең
Илгә хезмәт итүдән;        халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән.

В)Ятам кай чакларда моңлап,

һаваның тынлыгын тыңлап.

11.Драма әсәрен бигеләгез:   А)"Низамлы мәдрәсә "   Б)"Мәҗит сүзе"       В)" Ул исерек түгел иде"

12. Романтизмны иҗат методы буларак аеруча көчле кулланган әсәре:

А)"Нәҗметдин агай"       Б)"Хәзрәтләр эше"     В)"Таң вакыты"
13.С.Рәмиев вафат булган ел
А) 1921        Б)1926        В)1913


7 нче сыйныф. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм "Кәҗүл читек" хикәясе буенча тест

I.        Г. Исхакыйның туган елы

А)1910        Ә)1878        Б)1936

2.        Туган районы

А)Арча        Ә)  Буа        Б)  Чистай

3.        Оренбургта ул укыткан мәдрәсә

А)"Хөсәения"        Ә)" Галия"        Б)   "Мөхәммәдия"

4.Казанга килгән елы

А) 1925        Ә) 1876        Б)1904

5. Патша хакимиятенә каршы революцион көрәше өчен нинди җәзаларга

тарый?

А)Төрмәләргә утыртыла, сөргенгә сөрелә

Ә)Авылыннан куыла

Б) Төркиягә җибәрелә

6.1917 елгы революцияне   ул ничек каршы ала? А) Борчылып,чөнки мулла гаиләсендә туган Ә) Шатланып, чөнки милли   оешма төзергә тели Б)Битараф  кала

  1. Делегат булып, Г. Исхакый   кайчан чит илгә китә?
    А)1917елда        Ә)1905елда        Б) 1903 елда
  2. Чит илләрдә нәрсә белән шөгыльләнә?
    А) Разведчик булып хезмәт итә

Ә)Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерергә омтыла Б) Фәнни эшләр белән шөгыльләнә

9.        Г. Исхакый кайда вафат булган?

А) Берлинда        Ә) Парижда        Б) Анкарада

10.        Г.Исхакый ничәнче елда вафат булган?

А) 1954        Ә)   1928        Б) 1937

I1.        Г.Исхакый "Кәҗүл читек" әсәрен ничәнче елда язган?
А)1880        Ә) 1912        Б)    1900

12.     Хикәядә вакыйгалар турында кем сөйли?

А) Рәбига        Ә) Миңлегали        Б) Әхмәдулла



Предварительный просмотр:

8нче сыйныфта   татар теле дәресе

Тема. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре, синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре куелышы буенча укучыларның белемнәрен ныгыту дәресе.

Максат.

1.Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре, синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре куелышы буенча укучыларның белемнәрен төрле күнегүләр эшләп  ныгыту.

2. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре буенча белемнәрен үстерү.

3. Туган телебезгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

Җиһаз.Проектор, таратма материал.

Дәрес барышы.

II.Актуальләштерү

-Хәерле иртә, укучылар! Без бүген үткән дәрестә алган белемнәребезне ныгытуга күнегүләр эшләрбез. Сез өйдә  өйрәнгән темалар буенча бер-берегезгә сораулар хәзерләп килергә тиеш идегез. Рәхим итегез.

(куиз-куиз-трейд структурасы ярдәмендә, карточкалар ясыйлар, яртысын янындагы укучыга бирә, калган яртысын 2гә бөкләп, күренә торган ягына соравын яза, икенче ягына җавабын ) - 2минут,  аннары урындыкларны этеп торалар, үзләре теләгән кешене табып, сорауны аңа бирәләр, җавап бирә алмасалар, аңлатырга тырышалар. Җавап бирсәләр, мактыйлар.

III.Төп өлеш. Күнегүләр эшләү.

1.Карточкалар белән эш, дәфтәрләрдә язып  эшлиләр. Аналитик, синтетик төрләргә аералар, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәләр.

2.Физкультминут. Микс-фриз-групструктурасы. Без хәзер ял итепалабыз. Музыка уйный башлау белән буталып биибез, музыка туктауга катып калабыз. Сорауның җавабындагы сан чаклы төркемнәргә берләшеп басабыз.

-Иярченле кушма җөмлә өлешләре? (2 шәрләп басалар)

-Синтетик иярчен  җөмләне баш җөмләгә  бәйләүче чаралар саны? (3әрләп басалар)

- Кушымча, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә баш җөмләгә бәйләнгән  иярченле җөмләдә тыныш билгесе (1әр кеше генә баса)

--Иярченле кушма җөмләнең төзелеше ягыннан төрләре (2шәрләп басалар)

3.Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.59-60нчы күнегүләр

59нчыда, телдән аңлаталар, схемаларын тактада төзиләр

60нчыны дәфтәргә язып.

IV.Рефлексия.



Предварительный просмотр:

Ф.С. Сәйфуллина  С. М .Ибраһимов дәреслеге

7нче сыйныфта татар теле    

Тема. Тәмамлык. Аның төрләре.

Максат. 1.Тәмамлык һәм аның төрләре  турында белемнәр формалаштыру.

               2.Аергыч һәм аерылмыш турындагы белемнәрен ныгыту.

               3.Белем алуга теләк уяту.

Җиһаз. “Җөмлә кисәкләре” таблица-схема,  компьютер

                                    Дәрес барышы.

II Уңай халәт тудыру.

-Укучылар, үткән дәрестә өйрәнгән темага нигезләнеп, бүгенге һава торышы турында җөмләләр төзеп әйтегез әле. Сез нинди иярчен кисәге  булган  җөмлә төзеп әйтергә тиеш буласыз? Уйлагыз.

- Без узган дәрестә аергыч, аның аерылмыш белән килүен өйрәндек. Аерылмыш дип аергыч ачыклап килгән исемгә әйтәбез.

-Дөрес, җөмләләр төзибез.

-Тышта ап-ак кар ява. Кар –ия, ява-хәбәр, аергыч-ап-ак, монда ул кар исемен ачыклап килә.

-Бик дөрес, тагын кем?

- Мин җылы, кар явып торган көннәрне яратам. Монда аергыч-җылы, көннәрне исемен ачыклап килә.

-Бу җөмләдә тагын аергычлар бармы?

-Бар. Көннәрне сүзен тагын кар явып торган дигән сүзләр дә ачыклап килә. Димәк, алар да аергычлар.

-Дөрес. Мин сезгә бүген барыгызга да яхшы кәеф телим. Я, бу җөмләдәге аергычны кем әйтер?

-Нинди кәеф? Яхшы, димәк, исемне ачыклап килгән сүзләр аергыч булгач, яхшы сүзе аергыч булып килә.

Актуальләштерү

- Сезнең дөрес җавапларыгызны ишетеп минем дә кәефем яхшырып китте.Хәзер сезгә аергыч тест -моделе тәкъдим итәм. Сез хаталарны төзәтеп, тиешле сүзләрне куеп языгыз. Аның өчен мин сезгә дәфтәр битләре өләшәм. Фамилиягезне язып , шуны дөресләп язып бирегез.

1нче слайд       Аергыч

                               ↓

              -    Җөмләнең баш кисәге

  • Предмедның урынын аерып күрсәтә
  • Нинди? Кайсы? Кайда? Нәрсәнең? Ничәнче?
  • Сыйфатны ачыклый

              -    Белдерелә:  исем,  сан, сыйфат, фигыль, рәвеш,

  • Бәйләүче чара: сүз тәртибе,

-Җыеп алдым, сез дөрес вариантын карый торыгыз, җавапларыгыз нәкъ шулай идеме?

2нче слайд       Аергыч

                               ↓

              -   Җөмләнең иярчен кисәге

  • Предмедның билгесен аерып күрсәтә
  • Нинди? Кайсы? Кемнең? Нәрсәнең? Ничәнче?
  • Исемне ачыклый

              -  Белдерелә:  исем,  сан, сыйфат, сыйфат фигыль, рәвеш, алмашлык

               -   Бәйләүче чара: сүз тәртибе, -ның, -нең кушымчалары

III Яңа белемнәр фомалаштыру. Тактага язу

Батыр берне, белемле меңне җиңәр.

-Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

-Кеше үзенең көче белән түгел, белемле булуы белән көчле.

-Белемле кеше акыллы була, ә акыллы кеше үзе артыннан ияртергә дә сәләтле, ягъни аңа бернәрсә дә куркыныч түгел

-Белемле кеше теләсә нинди эштә эшли ала.

-Бик әйбәт. Шуңа күрә, аңлы рәвештә, үзегезне белем үзләштерү дулкынына көйләгез Хәзер  җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәбез.

- Нинди җөмлә кисәген без өйрәнмәдек әле?(Җөмлә кисәкләре схемасы күрсәтелә)

-Дөре, тәмамлыкны өйрәнмәдек, бу дәрестә без тәмамлыклар, аларның төрләре белән танышырбыз.Дәфтәргә число, тема һәм мәкальне язабыз.

-Ия белән хәбәрне табабыз, кайсы сүз төркемнәре белән белдерелгәнен дә күрсәтәбез.

-Батыр, белемле җиңәр, тиңдәш ияләр- исемләшкән сыйфатлар, чөнки алар ачыклап килә торган исемнәр төшеп калган . Алар шул төшеп калган кеше сүзе урынына ия булып киләләр.

-Кеше сүзе төшеп калмаса нинди җөмлә кисәге булырлар иде алар?

-Исемне ачыклап аергыч булып килерләр иде.

-Дөрес, хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

- Киләчәк заман хикәя фигыль- җиңәр сүзе җөмләнең хәбәре.

-Калган сүзләр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?

-Берне, меңне сүзләре сан белән белдерелгән иярчен кисәкләр, үзләре ачыклаган исем төшеп калу сәбәпле шулай ук исемләшкәннәр.

-Дөрес, аларның исемләшүен нәрсәгә карап беләбез?

-Төшем килеше кушымчаларын алганнар.

-Исемләшмәсәләр кайсы сүзне ачыклап, нинди җөмлә кисәге булырлар иде алар?

-Теләсә нинди исемнең санын белдереп аергыч булы килерләр иде алар.

-Әйе, игътибар итегез, берне, меңне сүзләре кайсы сүзне ачыклап киләләр, кайсы сүзгә ияргән алар?

- Бу сүзләр җиңәр фигыленә ияреп , яки хәбәрне ачыклап киләләр.

-Тагын бер тапкыр нинди чара ярдәмендә хәбәргә ияргәнен әйтегез әле?

-Төшем килеше -ны-не кушымчасы ярдәмендә ияртүче сүзгә бәйләнгәннәр.

-Бик дөрес. Тик тәмамлыклар килеш формасы аша гына түгел,бәйлекләр, бәйлек сүзләр ярдәмендә дә иярә алалар. Хәзер тәмамлыкның моделен карыйбыз

3нче слайд      Тәмамлык

                               ↓

                 -Иярчен җөмлә кисәге

                 -Предметны ,затны белдерә

                - Кемне?Нәрсәне? Кемгә? Нәрсәгә?Кемнән? Нәрсәдән? һ.б.

                 -Белдерелә: исем, алмашлык

                 -Фигыльне ачыклый

                 -Төрле килеш кушымчалары , бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә

                               

      4нче слайд                    Тәмамлыкның төрләре

                 (фигыльнең иярүче сүзне ни рәвешле  ияртүенә карап)

                      ↓                                                          ↓

Туры тәмалык                                       Кыек тәмамлык

Төшем килеше кушымчасы                Ияртүче сүзгә башка төр чаралар

 алган  яки алу ихтималы               ярдәмендә ияреп килгән тәмамлыклар

  булган тәмалыклар                                            

       

Иярүче сүзне төшем килешенә      Туры тәмамлыкның килүен таләп итми

куеп була торган фигыль                         торган фигыль    

        ↓                                                                           

Күчемле фигыль                                          Күчемсез фигыль

 

  • Бу слайдны карап  нинди нәтиҗә ясыйбыз, укучылар?
  • Исем, алмашлык белән белдерелеп фигыльне ачыклап килгән иярчен кисәк тәмамлык дип атала.
  • Иярүче чараларына карап нинди төрләре бар тәмамлыкның?
  • Туры тәмамлыклар дип төшем килеше кушымчасын бәйләүче чара итеп алган , я алу ихтималы булган тәмамлыкны әйтәбез
  • Ә кыек тәмамлыклар дип ияртүче сүзгә башка чаралар, мәсәлән бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә ияргән  тәмамлыкларны әйтәбез .
  • Тәмамлык моделен дәфтәрләргә язып куябыз

IV Белемнәрне ныгыту                 

 -Укучылар,  дәреслектәге кагыйдәләрне укып чыгыйк, бер нәрсәне дә онытмадыкмы икән?

-Сорауларыгыз бармы? Булмаса,  физминутка ясап алыйк, дежур укучы  артыннан музыка астында хәрәкәтләрен  кабатлагыз

-Ә хәзер белемнәрне ныгыту өчен күнегүләр  эшлибез. 88нче күнегү.Тактада да эшлибез.  Үзебез өйрәнгән җөмлә кисәкләренең астына сызып, өстенә нинди сүз төркеме белән белдерелүен язабыз.

-89нчы күнегүдә туры тәмамлыкларны  беренче баганага, кыек тәмамлыкларны икенче баганага үзләре ачыклап килгән фигыльләр белән күчереп алыгыз.

-90нчы күнегү телдән тикшерәбез.

V Дәрескә нәтиҗә.

5нче слайд. Кроссворд чишү.

 Сулдан уңга. 1.Эш-хәрәкәт белдерүче сүзгә ияреп Һәм аның үтәлүенә бәйле                       предмедны, затны күрсәткән иярчен кисәк

                         2. Эш- хәрәкәтне белдерүче сүз төркеме  

Өстән аска. 1. Күчемле фигыльнең  иярүче сүзе алган  килеш                                            

                    2. Исемне ачыклап килә торган иярчен кисәк

                    3.  Тәмамлыкларның ияртүче сүзгә бәйләнү  чаралары  

                    4.Ияртүче сүзгә башка төр чаралар ярдәмендә ияреп килгән тәмамлык төре.

                             

1

3

4

1

2

2

6нчы слайд Кроссвордның дөреслеген тикшерү

               

   

                             

ө

ш

ә

ы

е

й

е

ә

м

а

м

л

ы

к

е

е

р

к

и

г

ы

л

ь

ы

ә

ч

р

Өй эше . Фатих Хөснинең “Йөзек кашы “әсәреннән тәмамлыклар кергән

5җөмлә язып килергә

                       



Предварительный просмотр:

ТР Апас районы Азбаба урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнева Әлфия Равил кызының 5нче сыйныф өчен татар теленнән  сингапур методикасын кулланып үткәргән дәрес конспекты

Тема.  Ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Максат.

1. Ъ һәм ь хәрефләрен  сүзләрдә дөрес язарга өйрәтү

2. Сузык авазлар, тартык авазлар, ъ һәм ь хәрефләренең функцияләре турындагы белемнәрне  һәм аларны дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларның фикерләү  һәм  ярдәмләшү сәләтен үстерү.

Җиһаз. Проектор, Ф.Харисов, Ч.Харисова төзегән 5нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге

II. Актуальләштерү.

-Хәерле көн, укучылар!(укучыларның  бер-берсе белән исәнләшү этабы : каршы һәм ян күрше белән,

“Бир бишне ун булсын, эшебез уң булсын!”сүзләре  яңгырый

-Класс! (Кулларны барыбыз да өскә күтәреп тынып калабыз- хай сүзе урынына куллану)

Тик-тэк-шоу ( укучылар 4әр кечкенә кәгазь алалар,  кече тел тартыклары  къ, гъ хәрефләре кергән 4сүз язып парта читенә куялар, 16 карточка җыела)

 -Хәзер һәркем бер-бер артлы үзенең язганын укый, ләкин беркемне дә кабатламый, ягъни ул сүз бер яңгыраса, аны инде башка укымыйбыз.

-Хәзер 9 сүзне калдырып уртага куябыз    о о о

                                                                        о о о

                                                                        о о о                                                            

-Яхшы. Хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзеп языгыз һәм укып күрсәтегез, өстән аска һәм уңнан сулга, аннары диогналь буенча төзибез.

Микс(буталабыз)-фриз(туктап калабыз)-груп (җавап буенча төркемләп басабыз):  музыка башлану белән  урыннарыннан торалар, бииләр, музыка туктауга, туктап катып калалар, сорау яңгырый:)

-Аваз белдерми торган хәрефләр ? ( ъ, ь -2шәрләп басалар)

- Урманнар сүзендә борын тартыклары  (м, н, н-3әр басалар)

- Игътибар сүзендә калын сузыклар? (а-1рәмләп кенә басалар)

-В  хәрефе белдерә торган авазлар ([в]  һәм[w]- 2шәрләп басалар)

әрәңге сүзендәге сузыклар? (3-әр басалар)

- Бәрәңге сүзендәге ике авазга билге булып йөрүче тартык аваз  хәрефе (г-гъ,- 1рәмләп кенә басалар)

- Афәрин, утырыгыз,  класс!

III Яңа белемнәр формалаштыру. Сүзлек диктанты яздыру. Ь БИЛГЕСЕ КЕРГӘН сүзләрне бер баганага, Ъ БИЛГЕСЕ КЕРГӘН сүзләрне икенче баганага языгыз

.

Дөреслегегезне тикшерегез:

     КАНӘГАТЬ  

      СӘГАТЬ

ВӘГЪДӘ

МӘГЪНӘ

     ЯШЬЛЕК

   ЮНЬЛЕ

ИГЪТИБАР

ИГЪЛАН

     СЛЕСАРЬ

     ФИЛЬМ

ШӘФӘКЪ

БАЛИГЪ

    МӘСЬӘЛӘ

КОРЪӘН

   СИГЕЗЬЕЛЛЫК

      КӨНЬЯК

КУЛЪЮГЫЧ

КУЛЪЯЗМА

АШЪЯУЛЫК

- Яхшы, язып бетердек, хәзер нәтиҗә ясыйбыз. Без нинди хәреләр куеп яздык?  Җилкәдәш һәм кара каршы дустыгыз белән киңәшеп алыгыз.

-Әйдәгез  ь хәрефе турында сөйләшик. Бу хәреф беренче баганадагы сүзләрдә нинди функцияләр үти?

Көтелгән җаваплар :

 ь хәрефе

-къ, гъ тартыклыры кергән ябык иҗекне  нечкәртә

-иҗекне нечкәртә

-алынма сүзләрдәге тартыкны йомшарта

- язуда һәмзә тартыгын  белдерә

-кушма сүзләрдә я, ю, е  хәрефләре алдында аеру билгесен үти

-Афәрин! Хәзеръ  ъ  хәрефенең функцияләрен  ачыклап китик  

ъ  хәрефе

-нечкә әйтелешле сүздәге ябык иҗек ахырында килгән [къ] , [гъ] тартыкларының  катылыгын белдерә

-язуда һәмзә тартыгын белдерә

-кушма сүзләрдә я.ю, е хәрефе алдында аеру билгесе була.

IV Күнекмәләрне ныгыту

Куиз-куиз трэйд. Укучылар торып, үзләренең парларын табалар,  сәламләшәләр, укучы алдан ук   әзерләп килгән, артына дөрес җавабы язылган карточкасы  буенча сорау бирә.

Укучы “Б” җавап биргәч,  җавап дөрес булса, укучы “А”  мактый,  дөрес әйтмәсә, үзе ярдәмгә килә, һәм шулай дөрес җавап алуга ирешкәнче, ә дөрес җавап биргән очракта, рәхмәт әйтә, үзенең җавабын күрсәтә,  сорауларны алышалар, икенче укучы белән дәвам итә, аз санлы укучылар төркеме булганда үзенең соравы үзенә килеп җиткәнче  дәвам итәргә дә мөмкин, “класс!”дип туктатырга да мөмкин.

V. Өй эше. Фонетик анализ ясау тәртибе буенча “ Куиз-куиз трэйд” методы белән эшләргә сорау һәм җавап әзерләп килә.