Бәяләмә
учебно-методический материал на тему

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

Укытучының педагогик осталыкларын күтәрүнең төп шарты- мәктәптә системалы методик эшне оештыруда. Бүгенге көндә, яңа методик алымнарны, технологияләрне рациональ һәм югары тизлек белән үз эшеңдә куллану кирәк чорда, методик эшнең әһәмияте аруча арта.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

МБГБУ “ Аксубай 2нче гомуми белем бирү мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хамидуллина Резидә Рәхимҗан кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

      Хамидуллина Резидә Рәхимҗан кызы 1998 нче елдан   МБГБУ “ Аксубай 2 нче гомуми белем бирү мәктәбе”ндә I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияту укытучысы булып 18 ел эшли. Гомуми педагогик стажы  - 29 ел. 1985 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Шушы вакыт эчендә ул үзен балаларны, эшен яратучы оста педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Резидә Рәхимҗан  кызы дәресләргә, бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Резидә Рәхимҗан кызының укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.

      Резидә Рәхимҗан кызының педагогик осталыкларын күтәрүнең төп шарты-мәктәптә системалы методик эшне оештыру у да. Бүгенге көндә, яңа методик алымнарны, технологияләрне, рациональ һәм зур тизлек белән үз эшеңдә куллану кирәк чорда, методик эшнең әһәмияте аеруча арта. Резидә Рәхимҗан кызы “Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә информацион технологияләр” - дигән проблеманы ачу өстендә  эшли. Бүгенге көндә укыту методикасының мөҺим бурычы - компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану. Компьютерны куллануга кызыксыну булдыру аша укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - компьютерның иң өстенлекле ягы. Резидә Рәхимҗан кызы  үзе сайлаган тема буенча фәнни - әдәбият өйрәнә, үз предметы өчен куллана һәм тарату өстендә эш алып бара.

        Әлбәттә, безнең илебезгә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче кешеләр кирәк. Заман мәктәпләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү.

Резидә Рәхимҗан кызы эш тәҗрибәсе турында татар теле һәм әдәбияты укучыларының семинарларында чыгышлар ясый, фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастырып чыгара. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган  Н. Думавига багышланган “Нәҗип Думавиның иҗатында пргрессив карашлар»”,(2013), язучы, публицист Кояш Тимбикованың иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган “КояшТимбикова әсәрләрендә хатын –кыз  шәхесе” ,Татар лингвокультурологиясе «Тел дигән дәрья бар» һәм башка фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, фәнни эшләре шул исемдәге җыентыкларда дөнья күрә. Аның  укытучыларның белемнәрен  күтәрү курсларында  һәм район, мәктәп семинарларында күрсәткән ачык дәресләре, мастер-класслары  дәлил булып тора (2011, 2013, 2014).  Дәресләре, беренчедән, үстерешле укыту технологиясенә нигезләнгән эзләнү һәм тикшеренү һәм, икенчедән, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлеш тоткан дәресләр буларак кабул ителде. 2013 елга кадәр татар теле укытучыларының мәктәп методик берләшмә җитәкчесе булып торды. Ә бу үз чиратында зур җаваплылык  сорый, чөнки син һәр укытучыга методик киңәшләр бирә алырлык белемгә, эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Хәзерге чорда ана теле һәм әдәбияты укытучылары да һәр яңалыктан, шул исәптән яңа технологияләрдән файдаланырга, аларның отышлыларын сайлап ала белергә тиешләр. Резидә Рәхимҗан кызы дәресләрендә  Сингапур уку алымнарын уңышлы куллана.  2007 елдан башлап мультимедиа технологияләрен дә кулланышка кертә.  Бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән гамәли конференцияләрдә “Татар әдәбияты дәресләрендә мультимедиа технологияләрен куллану” темасына ясаган чыгышы аша уртаклашты.

2010-2013 еллар аралыгында укучылары Бөтенроссия һәм  республика күләмендә үткәрелгән (“Россия язмышында минем якташларым” сочинениеләр конкурсында - 3 урын һәм рәхмәт хаты( 2012, 2013), “Зирәк тиен” Бөтенроссия уен-конкурсында -1 урын, Лингвокульторология (2012),  драматург  Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган конкурста,   фәнни-гамәли конференцияләрдә, “Мин татарча сөйләшәм” (2010, 2012) конкурс акциясендә 2 тапкыр җиңүче булдылар.   Укучылары ел саен район  олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, регионара олимпиадаларда катнашалар. Ул Аксубай мәгариф бүлеге тарафыннан олимпиада җиңүчесе әзерләгән өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

Эш тәҗрибәсендә өйрәнелә торган темага һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә эшчәнлекле, проблемалы-эзләнү, информацион-коммуникатив, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллана. Кабинеты интернет челтәренә тоташтырылган, компьютер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Укучыларының белем сыйфаты югары.

Аксубай муниципаль районы

Башкарма комитетының

“Мәгариф бүлеге” башлыгы                                              Ә.К. Вәлиуллина