Эссе Мин- Укытучы
статья на тему

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Максатым-рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең кеченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Эссе

Мин - укытучы.

         Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык...  Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

      Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Минем әнием башлангыч сыйныф укытучысы иде.Үземнән кечерәк балаларны укытырга,  дәрес бирергә яраттым. Әнием янына  мәктәпкә еш бара идем. Мәктәптә укыганда да башлангыч сыйныф укучыларын бәйрәмнәргә әзерләргә, алар белән уеннар оештырырга туры килә иде. Әнә шул балачак хыяллары, 10 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Яр Чаллы шәһәренә китерде. Мөгаллимлек хезмәтемне үзем белем алган Кәкре күл урта мәктәбендә башладым. Бу авылда 2 ел гына эшләдем. Аннан соң Түбән Баланда авылында 9 (6 ел балалар бакчасында, 3 ел мәктәптә) ел белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп киткән. Мәгълүмати-методик үзәгендә милли мәсьәләләр буенча белгеч булып эшләү дә эзсез узмаган. Бүгенгесе көндә Аксубай 2 нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә самими булып кала бит.

       Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә...   

29 ел  рус телле балалар төркемендә эшләү дәвамында мин үзем өчен менә нинди ачыш ясадым:

       Беренче сыйныфка килгән балалар арасында үзләре дә аңламастан ни өчендер «Минем татар телен өйрәнәсем килми» дигән фикердәгеләре була. Беренче дәресләрдәге максатым баланы куркытмыйча гына татар теле дәресләренә ияләндерү. Моның өчен мин артист та, психолог та булырга тиеш,  дәрестә куелган максатка ирешә алмасаң икенче дәрестә ирешермен дип кенә тынычланырга ярамый, укытучыга ялгышларын кабатламыйча тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар, ләкин бала өчен бер дәрес тә кабатланмый. Кечкенә чагымда әбием иске көзгегә карарга ярамый, анда көзге иясенең күләгәсе күренә дип кисәтә иде. Үсә төшкәч бу имеш-мимешкә ышанмасам да, иске көзгегә иясе дөньялыктан киткән очракта, карамас булдым. Табигатьнең могъҗизасы күп, ачылмаган серләре, кеше аңы аңлап бетермәгән яклары иксез-чиксез.

        Бала күңеле иң чиста, иң керсез, уйлары хыялый,  хыяллары якты. Аның күңеле көзге сыман аңа нинди караш ташласаң, шундыйны күрергә мөмкин. Яхшы караш – уңай фикер чагылдыра, караңгы караш – тискәре мөнәсәбәт тудыра. Зурайгач искә төшкән хәтирәләр, булган вакыйгаларның төшкә керү дә күңел көзгесенең чагылышыдыр мөгаен.


         Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып  кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

      Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп  бирергә тырышам.

      Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар да өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  

     Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 29 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый!  

”Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталары минем төп ярдәмчеләрем. “Якташ язучыларыбыз иҗатында туган як образы”, “Гамил Афзал иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары”, “Мин татарча сөйләшәм” һ.б. конкурсларында  икешәр ел рәттән призлы урыннар алу - йокысыз төннәремнең нәтиҗәсе. Укучыларымның беренче-өченче  урын алулары өчен сөенеп бетә алмыйм. Төрле бәйгеләргә дә җиңүчеләрне күпләп әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?!  Мәктәпне тәмамлаган укучыларымның уңышлары өчен чын күңелдән шатланам. Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән, укучыларым район  конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төбәкара бәйгеләрдә дә көчләрен сынап караучылар бар. Якташыбыз Кояш Тимбикова истәлегенә багышланган укуларда“КояшТимбикова әсәрләрендә хатын –кыз  шәхесе”, исемле төбәкара фәнни-гамәли конференциядә җиңүче дипломына ия булдылар; Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган  Н. Думавига багышланган конференциядә “Нәҗип Думавиның иҗатында прогрессив карашлар»” исемле эш белән призлы урыннар алып шатландыралар.

       Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Күп кенә иншалар республикадагы иң яхшы эшләр җыентыгына кертелде. Укучыларымның Татар лингвокультурологиясендә «Тел дигән дәрья бар»,“Минем яраткан укытучым”, “Безнең гаилә”, “Мин туган телдә сөйләшәм” темаларына язылган иншалары да Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына лаек булды.   Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле.

     Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.  Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел сезнең белән сөйләшә.

Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Мин тагын рухланып яңа бәйгеләр эзлим. Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен,  мультимедиа презентацияләр  кулланам. Яңа теманы  шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Моңа ирешүдә 2010 – Укытучы елында Республика җитәкчелегеннән килеп ирешкән шәхси ноутбуклар да нык ярдәм итә. Иҗат лабораториямдә һәр дәрескә электрон, мультемедиа презентацияләр, тестлар зур урын алып тора. Башка хезмәттәшләремнән калышыйммы?! Уртаклашырлык тәҗрибәм юкмы?! Бик күп, әлбәттә!   Күпме еллар мәктәптә эшләү дәверендә  шактый тәҗрибә тупланды. Кызыклы бәйгеләр, язучылар һәм дәреслек авторлары белән очрашуларда,эчтәлекле район,  республика яки төбәкара семинарларында катнашу. Хезмәттәшләрем каршында күп тапкырлар чыгышлар ясарга, яңалыклар белән даими танышып барырга туры килде. Артка борылып карасаң  үкенерлек түгел. Ә алдагысы бераз куркыта.  Ни өчен борчылам соң мин? Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, чая матурлыгы да – ана телебездә чагыла. Шушыларның барысын да укучыларыма җиткерә алырмынмы? Сораулар, сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак  булырга этәрде. Балаларга  белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара,  дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен, Сингапур структураларын  кулланып белем бирү — заман таләбе. Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә!  Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны  тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында  калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны  үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Аларның  теләкләре белән килешергә кирәк. Мөгаллим уңышка, теләкләренә ирешсен өчен  аның хыял канатларын гына кисмәсеннәр.Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә: “Бары тик – укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!    

  Укытучы! Балачак иленнән алып чыккан күңел көзгесендә синең дә чагылышың бик күп тапкыр кабатланачак, хәтердә уелып калган мизгелләрне гомер буе искә төшереп сихри төн патшалыгы төшләрдә кабатлаячак. Ул көзгедә чагылышың нинди булуын син бүген үзең хәл итәргә тиеш. Шундый җаваплы һәм катлаулы һөнәрне сайлагансың икән, димәк язмышыңның кушуы шулай булган. Тырыш, уйла бала күңеленә сыйфатлы орлык сал! Озак еллар узгач та синең укучыларың тирән хөрмәт һәм сагыну хисләре белән искә алсалар, балачак иленең иң матур мизгелләрен чагылдырган төшләрендә күреп уянсалар – син һөнәреңне дөрөс сайлагансың. Дөньяда һәркемнән һәм һәрнәрсәдән көчлерәк булган вакыт синең эшеңнең нәтиҗәсен күрер һәм бәясен бирер. Вакыт узганнан соң балачакны сагынганда сине дә искә алырлар, ә мондый бәхет һәркемгә дә бирелми