Сөйләмебез әһеңле булсын.
методическая разработка на тему

Тухбатуллина Альбина Фагимовна

Укучыларның сөйләм телен баетырга.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylmebez_hnle_bulsyn.docx20.19 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләмебез әһәңле булсын.

Сөйләмебез сафлыгы, матур яңгырашы турында фикер йөртү ул- нигездә, бәйләүче чараларның күп төрлелегеннән файдалану, аларны дөрес итеп куллану дәгән сүз дә. Бер җөмлә эчендә иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди дә булса бәйләүче чара белән ияреп, билгеле бер мәгънә мөнәсәбәтен бирсә, икенче җөмләдә шул ук мәгънә мөнәсәбәтен, шул ук синтетик функцияләр җирлегендә башка бәйләүче чара аша чагылдырып була. Бу очракта ике сүзтезмә үзара синтетик синоним итеп карала. Мәсәлән түбәндәге җөмләдә сүзтезмә бәйләүче чара буларак төшем килеше кушымчасы кулланган: Бармак “А” хәрефен узды. (М.Мәһдиев “Без =кырык беренче ел балалары”). Икенче җөмләдә инде язучы чыгыш килеш кушымчасына мөрәҗәгать итә:  Боязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала-бармак “Б” хәрефеннән дә узды (М.Мәһдиев “Без =кырык беренче ел балалары”). Бу ике җөмләдәге  хәрефен узу һәм хәрефеннән узу сүтезмәләр бер-берсенә синоним булалар. С.М.Ибраһимов билгеләвенчә, мондый сүзтезмәләрнең синонимлыгы икенче дәрәҗә синтаксик синоним санала: алар бары тик бәйләүче чаралары белән генә аерылалар, төзелешләрендәге аерма бары тик шуңа гына бәйләнгән.

Сүзтезмәләрдә  беренче дәрәҗәдәге синтаксик синонимнар да бар. Мәсәлән, эзләгән кеше һәрвакыт табар дигән мәкальне икенче төрле Кеше ни эзләсә, шуны һәрвакыт табар рәвешендә дә әйтәләр. Беренче мәкальдәге сүзтезмәгә (эзләгәнен табу), синоним итеп , бөтенләй башка төзелештәге мәкаль йөртелә. Төзелешләре белән аерылып торган мондый синонимнар структур яктан беренче дәрәҗәдәге синоним итеп карала.

Беренче дәрәҗәдәге синонимнар хәзерге шигърияттә, фразиологизмнарны үзгәреп төзүгә бәйле рәвештә дә барлыкка килә. Мәсәлән, “Йодрык” шигырендә Зөлфәт, йөрәккә (кара) кан булып укмашу һәм йодрык булып берләшү тотрыклы сүзтезмәләрен бергә кушып , канлы йодрык булып укмашу индивидуаль фразеологик берәмлеген барлыкка китерә. Бу алым аңа милли азатлык көрәше белән сугарылган шигырендә татар халкы язмышын тагын да ачыграк, үтемлерәк итеп күрсәтү өчен кирәк булган. Мәгънәләре һич якын булмаган ике берәмлекне кушып, Зөлфәт татар халкының, милләтнең күңелендә кайнаган хисләрне җиткерә алган. Йөрәгендә кара кан булып укмашкан хәсрәт, ирексезлек, изелеп яшәү аларны бер йодрык булып тупланырга мәҗбүр иткән. Ә мондый көч-ничә еллар азатлыкка  усап яшәгән халык көче исә һәртөрле киртәләрне җиңәргә сәләтле һәм лаек, дип әйтергә тели төсле әдип:

Укмаша ул канлы йодрык булып,

Ә Россиянең иң зур түрәсе

Шул йодрыктан көлә-белми көлә

Кем башына аның бәрәсен.

(Зөлфәт “Йодрык”)

Әлеге мисалда югарыда каралган ике фразеологизмдагы сүзтезмәләрдә (кан булып укмашу, йодрык булып берләшү) синоним буларак башка беремлек-йодрык булып укмашу кулланылган.

Димәк, сүзтезмәләрдәге синонимнар үзләренең структур  төрләре белән икегә бүленеп йөртелә икән.

Шул рәвешле, үзебез әйтергә теләгән мәгънә төсмере чагылыш тапсын дисәк, ике сүзне үзара  дөрес бәйли белергә кирәк. Ә бәйләүче чаралар телдә бик күп төрле. Бу муллыктан файдалану синоним сүзтезмәләрне китереп чыгара: бер очракта нәкъ менә бу сүзтезмә бик урынлы, ипле килә, ә икенчесендә шул ук эчтәлекне аңлата торган, тик башкачарак ясалган сүзтезмә кулай була. Шуның өчен дә телдә игътибарлы кешеләр синонимик төрләрдән оста файдаланалар, телне баетуда, мәгънә нечкәлекләрен  төгәл бирүдә һәм сөйләмне җанлы итүдә аңа таяналар. Синоним сүзтезмәләрне куллану телгә матурлык бирә, кабатлаулардан коткара. Якын мәгънәне бирүче синонимик төрләр кулланылмыйча, нинди дә булса бер чара белән генә ясалган төзелмә алындымы, сөйләм үзенең яңгырашын, нәфислеген югалта. Каләм әһелләре моңа һәрвакыт  игътибар бирәләр. Әйтик, Ә. Баяновның “Тау ягы повесте” нда мондый җөмләләр бар: Тугаш бабалары бердәнбер оныгына әнә шул онытылган  матурлыкларга хәтле терелтеп күрсәтергә җыена –Оныгына барыбер авылның һәм узган, һәм хәзеоге ямьнәрен күрсәтеп чыгарга сүз биреп кайткан. Әлеге җөмләләрнең берсендә бәйләүче чара  буларак юнәлеш килеш кушымчасы+хәтле бәйлеге кулланылган, ә икенче җөмләдә исә, шул ук мәгънә мөнәсәбәтен белдерү өчен, төшем килеш кушымчасы алынган.

Бәйләүче чараларны сайлап алганда, берничә гомуми кагыйдәне истән чыгармау хәерле:

1.Татар әдәби телендә бәйләүче чараларның күпләгән төре бар, алар ярдәмендә иң катлаулы мәгънәле җиңел төшендереп бирү генә түгел, иксез-чиксез төсмерләрне дә нәзакәтле итеп чагылдырып була. Мәсәлән бу мисалларда Ә Еники бер үк мәгънә төсмерен ике төрле бәйләүче чара ярдәмендә җиткергән:...Мәрьям абыстай (...) карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл стациягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап “көмеш дилбәгә”төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде- Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган якибер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде (Ә.Еники”Бер генә сәгатькә”).Бу мисалларда юл карап тору һәм юл буена карап тору сүзтезмәләре үзара синоним булып киләләр.

2.Бәйләүче чара, җөмләдә сүзләрне куллангандагы кебек, урынсыз кабатлауларны сыйдырмый. Әйтик, киләсе җөмләдә бер үк төрле бәйләүче чараның кулланылуы аһәңлелекне киметкән: Аннан директорлар шул үзәкнең балалар әдәбияты музееның экспонатлары белән таныштылар.(Сабанту.-2008.-12 гыйнвар). Әлеге җөмләдә иялек килеш кушымчасының бәйләүче чара буларак кулланылуы яңгырашка зыян китергән. Бу мисалны дөрес итеп үзгәртсәк, ул болай яңгырар: Аннан директорлар шул үзәктә урнашкан балалар музееның экспонатлары белән танышты.

3. Бер җөмләдә шул ук бәйләүче чараны ике функция дә куллану җөмләне оештырмый, киресенчә, аны тарката: Әниләр өчен концерт та әзерләгәннәр иде, шуны карар өчен актлар залына җыелдылар.

4. Бәйләүче чараның аерым төрләре (мәсәлән, бәйлек сүзләр) сөйләмдә үзләренең лексик мәгънәләрен дә ачык сиздереп торалар, шуның өчен күнел сизгерлеген, уяулыкны югалтмаска кирәк: Аерым кешеләрнең үз фатирларында батареялар алмаштырганда ялгыш тоташтырулары сәбәбендә дә югары каттагыларга җылылык килү кими.

5. Бәйләүче чараның берсенә өстенлек бирү, башкаларын читләтү сөләмдә бертөрлелекне, монотонлыкны китереп чыгара.

Бу кагыйдәләрне истә тоты эш иткәндә, сөйләм аһәңле , нәфис һәм эчтәлекле була.

ӘДӘБИЯТ

  1. Ибраһимов С.М.Татар  телендә синтаксик синонимнар. –Казан:КДУ нәшр.,1976.-Б.56.
  2. Татар грамматикасы: 3 томда.-Т.Ш.-М.:”Инсан”, Казан: “Фикер”,1999.-512 б.
  3. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (Стилистика).-Казан: Тат.кит.нәшр.,1999.-235 б.