Г.Лотфи "Сыерчык"
план-конспект урока на тему
Г.Лотфи "Сыерчык"
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 73.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресенең технологик картасы
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы
МБГБУ “Аксубай 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Укытучы | Багаутдинова Нәфисә Сәмигулла кызы | |
Дәрес | Әдәби уку | |
Сыйныф | 2Б | |
Үткәрү датасы | 27.02.2018 | |
Дәрес төре | Яңа белемнәрне “ачу” | |
Дәрес темасы | Г.Лотфиның “Сыерчык “шигыре | |
Максат | Максат: шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; кошлар турында әдәби әсәрләр белән таныштыру. сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү; шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү. | |
Көтелгән нәтиҗә | Шәхси: кошларга сак караш Регулятив: әдәби әсәр белән картина арасында тема һәм фикер уртаклыгын табарга өйрәтү; Танып – белү: кеше тормышында кошлар нинди урын алып торганлыгын аңлату; Коммуникатив: дәрестә классташыңның фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү | |
Төп терминнар | ярдәмчеллек, чын дус, бердәмлек,күмәк көч | |
Предметара бәйләнешләр | әйләнә-тирә дөнья, әдәбият, сәнгать. | |
Кулланылган материал: | Әдәби уку” дәреслеге, 2 сыйныф,Р. Х. Ягафарова, кош рәсем-нәре, ноутбук . | |
Эш төрләре: | сәнгатьле уку, тестлар белән эш,индивидуаль һәм фронталь әңгәмә, парларда, төркемнәрдә эш. | |
Дәресне оештыру структурасы
Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы гамәлләре | Укучылар гамәлләре | УУГ |
1.Оештыру, Эшчәнлеккә мотивлаштыру | Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү Слайд 1 | Рәхмәт, Кояш Таң китердең Бар дөньяны ялт иттердең. Нурың төште бүлмәбезгә, Җылы, рәхәт һәммәбезгә. -Хәерле иртә, балалар! Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз. | Укучыларның җаваплары | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Слайд 2 | Өй эшен тикшерү: Д.Аппакованың “Март башы” текстын 4-5 укучыдан сәнгатьле укыту. б) Эчтәлеген сөйләтү. в) Сорауларга җавап бирү. г) Нәтиҗә чыгару. Фонетик күнегүләр. Яз, кыш, салкын, кошлар, сыерчык, сандугач, карлыгач, оя, ачыга, җимлек, җим | Укучылар белән эшләү. Сүзләрне бергәләп кабатлау. | Танып белү УУГ |
3.Мотивлаштыру. | Аудиоязманы тыңлату. | -Укучылар көннән-көн табигать уяна, көннәр матур- лана Хәзер “Язгы авазларны” тыңлап китегез әле. | . Кош тавышлары язылган аудионы тыңлау | |
3. Уку максатын кую | Тыңланган авазлар буенча әңгәмә үткәрү 3 -4слайд. Проблемалы сорау ларны анализлауда укучыларны да кат наштыру. Эзләнү эшен башлап җибәрү. 5слайд. Дәреснең темасы белән укучыларны таныштыру 6слайд . | -Сез нинди язгы авазлар ишеттегез? -Сез таныдыгызмы нинди кошлар сайрый? - Алар нәрсәгә шатлана?\ - Сез үзегез нинди кошлар беләсез? -Кайсы кошлар бездә кышлыйлар? - Кошларны нинди төркемнәргә бүлеп йөртәләр? -Нинди кышлар китәләр?. Алар кая китә? Бу кошларның кайсысы сезгә таныш? Ә иң беренчеләрдән булып кайсы кош безгә очып кайта? Кошлар язын кайдан кайта? Алар язга шатлана Яз көне бөтен табигать уяна Димәк, без бүген нинди тема өстендә эшләрбез, нинди максатлар куярбыз икән? Эзләнү эшен башлыйбыз . Безнең бүгенге темабыз кошлар турында Шигырь өстендә эш. Г. Лотфиның “Сыерчык” шигырен уку. а)сүзлек өстендә эш. Тактага язып кую. Кабатлау.Тәрҗемә-сен әйтү.Җөмләләр төзү. б)шигырьне укытучы укуы; в)укучыларның эчтән укуы; г) шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Нинди кош исемен ишеттегез? д) укучыларның сәнгатьле укуы; е)укытучының җырлап күрсәтүе; ж) бергәләп җырлап карау. | Кошлар сайрый . Сыерчык. Алар яз килгәнгә шатлана. Укучылар җавабы Кошлар рәсеме күрсәтелә.. Рәсемнәре буенча сөйлиләр. Шигырьне сәнгатьле укый өйрәнербез, эчтәлегенә төшенербез, сорауларга җаваплар бирербез, кошлар турында булган белемнәребезне тулыландырырбыз. | Танып белү УУГ Коммуникатив УУГ Регулятив УУГ Танып белү УУГ |
4. Уку мәсәләсен чишү | Укытучы өчен максат: Кошлар турындагы белемнәрне камилләштерү. Укучылар өчен максат: дәреслектәге сорауларга дөрес җавап бирү. | Сорауларга парларда эшләп җавап бирү: -сыерчыклар нәрсәгә шатлана? - Ояны кем ясаган? -Кошлар кешеләргә ничек рәхмәт әйтә? -Кайсы кошларны яз хәбәрчеләре дибез? -Ни өчен кошларны без дусларыбыз дибез? Әйе, укучылар, тормышны кошлардан башка күз алдына да китереп булмый. | Шигырьдә кошчык үзенең шатлыгын күрсәтә: ояга басып җырлый, сайрый, кешегә рәхмәтен белдерә. Кошларның файдасы бик зур булганага күрә, халык кошлар турында шигырьләр, җырлар иҗат итә. Укучылар җавабы | РегулятивУУ Танып белү УУГ Коммуникатив УУГ |
5.Динамик пауза | Укытучы өчен максат:Кошларны истә калдыру. | Уен”Очты-очты кошлар” | Укучылар хәрәкәтләрне үтиләр. | Танып – белү УУГ |
6.Яңа белем-нәрне системага салу | Укытучы өчен максат: укучыларны үзенең эшен объектив бәяләргә өйрәтү. 7 слайд Укучылар өчен максат: сөйләм телен үстерү | Кошларның файдасы турында сөйләшү. Табышмак әйтү. Агач башында йорты, Эчендә яши җырчы. Кошларның файдасы бик зур. Мәсәлән, а) кайсы кошны урман докторы диләр? Әйе, тукран көненә 300дән алып 600гә кадәр бөҗәкне юк итеп, бик зур файда китерә. б) Бер сыерчык гаиләсе көненә 2000 зарарлы бөҗәкне ашап , җәй буена 1 миллион корткычны юк итә. в) Күкене баласын үзе үстермәгәнгә күрә, бик яратып бетермәсәләр дә, ул да сәгатенә 100 бөҗәкне юкка чыгара ала. г) Ябалак елына 1 000ләп кимерүче тычканнарны юк. “Кызыл Китап” белән танышу. Аңа кергән кергән кошларны карау. . Димәк, кошлардан гына файда көтәргә түгел, ә бәлки без үзебез дә аларга кышкы салкыннарда булышырга, җимлекләр куярга, җимнәр белән сыйларга тиешбез. Җимлекләрне нәрсәләрдән ясап куеп була икән? . Ә иң әйбәт ризыкның нәрсә икәнен беләсезме? Әйе, карбыз, кавын, кабак, көнбагыш орлыкларын, төрле коры ярмаларны кошлар яратып ашыйлар. Ә менә песнәкләрнең иң яраткан ашы ит, сыр, терлек мае икән. Сез кошларны ничек каршы алырга әзерләнәсез? Менә минем агачтан ясаган сыерчык оясы әзер инде. Ул сезгә ошадымы? Ничек уйлыйсыз, кошлар бу ояны үз итәрме икән? Аны кая эләргә мөмкин? - Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр. - Җим итеп нәрсәләр салырсыз? - Әйе, иң әйбәт ризык – көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Песнәкләрнең исә иң яраткан ашы – терлек мае, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр. | Укучылар җавабы,әңгәмә. | Танып белү УУГ Регулятив УУГ |
7. Рефлексия | Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару | - Укучылыр, сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз, ниләр белдегез, куйган максатларга ирештекме? - Кошлар безнең өчен бик кирәк. - Алар иген басуларындагы корткычларны ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле бөҗәкләрдән саклыйлар. Өй эше: сәнгатьле укырга өйрәнергә | Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр. | Танып белү УУГ Шәхси УУГ Регулятив УУГ Коммуникатив УУГ |