Г.Лотфи "Сыерчык"
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы
МБГБУ “Аксубай 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Проект эше:
“Сыерчыклар-файдалы кошлар”
Башкарды:
Куприянова Алена
6-в сыйныф укучысы.
Җитәкчесе:Багаутдинова Н.С.
2018 год.
Эчтәлек
1. Кереш :
1.1Актуальлеге
1.2 Проектның максаты
1.3 Проектның бурычлары
1.4 Гипотеза
2. Эзләнү барышында кулланылган алымнар:
2.1 Сыерчык – көтеп алган кунагыбыз.
2.2Сез белә идегезме?
2.3Сырчыклар турында җырлар, шигырьләр, сынамышлар .
2.4 Сыерчык оясы нинди булырга тиеш?
2.5 Практик эш
2.6 Киңәшләр
4. Нәтиҗә.
5.Кулланылган әдәбият исемлеге.
1.Кереш
1.1Актуальлеге: Туган якларына кайтучы канатлы дусларыбызга оялар җитми, кешеләр аларга бу проблеманы җиңәргә ярдәм итәләр.
1.2 Проектның максаты:
-Сыерчыкның кеше һәм табигать өчен файдасын ачыкларга.
-Сыерчык өчен экологик яктан куркыныч булмаган оя ясау, сыерчыкның кеше һәм табигать өчен файдасын ачыклау.
1.3 Проектның бурычлары:
-Сыерчыклар турында мәгълүмәт туплау.
- Сыерчык оясы ясау һәм урын әзерләү.
-Нәтиҗә ясау һәм гомумиләштерү.
1.4 Гипотеза:
-Кешеләр сыерчыкларга оя ясап эләләр икән, бу кошның файдасы күптер дип фараз кылам.
2. Эзләнү барышында кулланылган алымнар:
2.1 Сыерчык – көтеп алган кунагыбыз.
Яз башында гына күзәтелә торган тагын бер рәхәт мизгел – ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта”, — дигән сүз бар халыкта. Туган нигезенә тугърылыклы бу сайрар яз җырчысы турында бүген сүзебез.
Сыерчыкларны- «яз хәбәрчеләре» диләр. Күчмә кошлардан язын алар беренче очып кайталар.
2.2Сез белә идегезме?
Сыерчыклар Европаның көньягы: Италиядә, Испаниядә, Африканың төньягы: Тунис, м.Мисыр, Алжирда кышлыйлар.
Сыерчык зур түгел: озынлыгы 18-21 см., авырлыгы 75 гр. Муены кыска. Томшыгы озын, очлы, аска бөгелгән, кара төстә.
Бу кошлар бер көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.
Борынгы индуслар сыерчыкларның корткычларг акаршы көрәшчеләр булуларын югары бәяләп, аларга оялар кора башлаганнар. Тик беренчеләрен бүгенге кебек агачтан түгел, ә эче алынган кабактан ясаганнар. Аннан соң голландия халкы кошкайларга тишекле балчык савыт куя башлаганнар. Бары тик немецлар гына ояны агачтан куюга керешкәннәр.
Кошлар өчен ясалма оялар беренче тапкыр нәкъ менә безнең илдә барлыкка килгән. Данлыклы сәяхәтче Петр Симон Паллас Русия крестьяннарының сыерчыклар өчен, агач кайрысыннан цилиндр рәвешендә оя ясавы турында үзенең сәяхәтнамәләрендә дә яза. Без, гадәттә, кош ояларын язгы чорда куярга кирәк дип уйлыйбыз. Орнитологлар исә бу эшне елның теләсә кайсы фасылында башкарырга киңәш итә. Ә иң яхшысы — көзге чорда элү икән. Бу эшнең дә кайбер үзенчәлекләрен белеп башкарсак файдалы булыр дип ышанабыз.
Ә 21 апрель – сыерчык оясы көне дип йөртелә.
Немец композиторы Моцарт кулга ияләштерелгән сыерчык сайравын тыңлап илһамланган. Ул аның тавышын көйгә салып, 21 номерлы фортепиано концертын язган.
Орнитологлар ояны яшел төскә буярга кирәк диләр, андый “торак” кошларның игътибарын күбрәк җәлеп итәчәк.
Башта ата сыерчык килә. Ул бик матур итеп сайрый, әмма аның җыры моңсуырак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар.
Сыерчык хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин.
Алар агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса – монсы бигрәк тә шатландыра үзләрен.
Ана сыерчык зәңгәрсу күкәй сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларны ашатасылары бар.
Галимнәр фикеренчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим китереп тора икән.
Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәте тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.
Сыерчыклар берничә төрле була: брамин сыерчыгы, кызыл томшыклы сыерчык, гади сыерчык, чуар сыерчык, ал сыерчык, соры башлы сыерчык һ.б.
2.3Сырчыклар турында җырлар, шигырьләр, сынамышлар .
Җырда: Яшкьелт кара сыерчыклар әй сайрашалар.Сыерчык канат кага , яз килүгә шатлана, диелә. Минем күзәтүләрем бу сүзләрне дәлилли, чыннан да сыерчык – яшькелт кара төстә, ул гел кагынып утыра һәм бик матур итеп сайрый.
Сыерчык
Өй түрендә – бакчада,
Талчыбык куначада
Сыерчык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
Җилпенә ул, талпына,
Шатланып сайрап куя.
Ак каенның башында
Бик матур оя тора.
Кем ясаган ояны-
Сыерчык белә аны.
Чут-чут итеп сайравы-
Аның оя сайлавы
Гасыйм Лотфи
Безнең халыкта бу яз хәбәрчеләре белән бәйле шактый җырлар, шигырьләр, сынамышлар бар.
• Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.
• Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә – арыш уңа.
• Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.
Сыерчыкларны, элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Таш калада алар күпме генә тырышса да, үзенә оя корырлык агачны сирәк таба икәнен истән чыгармыйк.
♣ Кошлар артык купшы “өй”ләрне яратып бетерми икән. Оялары 2-2,5 см калынлыктагы кипкән тактадан эшләнгән булса яхшы. Иң мөһиме: тактаның эчке ягы шомартылмаган булырга тиеш.
♣ Картон, фанер, пластмассадан кош оясы ясарга ярамый. Бу материаллар тавыш үткәрүчән, салкын көннәрдә ояда салкын, бик эссе вакытта артык кызу булачак. Мондый ояларның эчке ягы кош тырнаклары өчен уңайлы түгел. Алар өчен кытыршы өслек кирәк.
♣ Ояның биеклеге 35 сантиметрдан ким булмаска, киңлеге — 20 см, “ишеге”нең диаметры 5 см итеп ясалырга тиеш.
♣ Гадәттә, ояларны теләсә кайсы урынга эләргә ярый дип уйлыйбыз. Баксаң, кошлар үзләренә куыш эзләгәндә кешеләргә караганда да таләпчәнрәк икән. Кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә урнаштырылган ояны алар яратмыйлар. Тыныч урын сайлау отышлы.
♣ Кош оясын артык түбән һәм артык биек итеп тә эләргә ярамый. 2-3 метр биеклеккә генә эләсез икән, бала очырганда, мондый ояны песи сагалап торачак. Артык биек булса, баласын ашатканда, кошның өскә күтәрелгәндә хәле бетәчәк. Орнитологлар ояны 3-8 метр биеклеккә эләргә киңәш итә.
♣ Ояны ялгызы торган агачка, кояш төшә торган җиргә эләргә кирәк. Аны төньякка яки төньяк-көнчыгышка каратып элү дөрес түгел. Бу яктан салкын җил исеп торачак. Шуңа күрә кошлар көньякка, көнчыгышка карап торганына өстенлек бирә.
♣ Орнитологлар сыерчык оясын агачка йомшак тимерчыбык белән яхшылап бәйләргә киңәш итә. Ояны бераз гына алга авыштырырга тырышыгыз. Бу кар, яңгыр керүдән саклаячак.
♣ “Йорт”ларны бер-берсенә якын кую да дөрес түгел. Ояларның ераклыгы бер-берсеннән 30-40 метрдан ким булмасын.
♣ Ояның тышкы ягын агач кәүсәсе кебек төсләргә буярга була. Ә менә башка төсләр кошларны куркытырга мөмкин.
♣ Кош оясын йорт тирәсенә, бакчаларга кую үзегез өчен дә файдалы булачак. “Канатлы дуслар”ыгыз бакчадагы корткыч¬ларны чүпләячәк. Онытмагыз! Пар сыерчыклар чирек миллион корткычны юк итәргә сәләтле.
2.4 Сыерчык оясы нинди булырга тиеш?
Бу төр кошларның ояның матурлыгына исләре китми, ләкин уңайлылыкны хуп күрәләр. Ояның биеклеге 30-40 сантиметр, киңлеге – 14, түбәсе 30-35 сантиметр, керү “ишеге” 5 сантиметр диаметрлы булырга тиеш. “Йорт”ның эчке диварлары кытыршы булсын. Шома яссылыктан кошчыкка оядан чыгуы кыен. Тишек алдына кечкенә баскыч ясыйлар, бу сыерчыкның басып сайрау урыны. Ояның төбенә анда яшәүчеләргә йомшак булсын өчен вакланган салам яки мүк салалар.
2.5 Практик эш
Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне ел саен гадәткә керткән гаиләләр дә бардыр. Әйдәгез, күңелебез белән яхшылыкка омтылып, кулларыбызга такта, чүкеч алыйк әле.
Кунагымны ничек шатландырырга? Бүләгемне ничек ясарга? Сыерчык оясын ничек ясарга кирәклеге турында күп материаллар таптым. Мин әле 3 сыйныфта гына укыйм. Миңа үземә генә бу эшне башкарып чыгу авыррак. Шуңа күрә бу эшне башкарырга әтием ярдәм итте. Сыерчык оясы ясауның иң гади ысулын сайладык.
1. Оя ясау өчен кирәкле әйберләр: такталар, кадаклар, , пычкы, үлчәгеч, түгәрәк тишем ясау өчен махсус тишкеч, чүкеч.
2. Ояның үлчәмен билгеләдек.
— такталарның киңлеген 2 сантиметрдан да ким алмыйк, юкса кошларга салкын булачак.
— ояның төбе – 10-15 сантиметрлы квадрат, биеклеге 30-35 см булырга тиеш.
— ояга керү-чыгу өчен тишемнең диаметры – 4,5-5 см, ә тишем белән төп арасы – 15-20 см.
3. Әзер такталарны тиешле тәртиптә кадакладык. Ояга кереп йөрү өчен тишем һәм сыерчыкка “баскыч” ясадык. Ояны колгага беркеттек.
2.6Киңәшләр:
— Ояның эчке як тактасын шомартырга ярамый, кошларга шома оядан чыгуы бик кыен. Әгәр такталар шома икән, аны җыяр алдыннан алгы яктагы тактага эчке яктан горизонталь сырлар (сыерчык өчен “баскыч”) ясарга кирәк.
— Ояны буярга ярамый. Ачык төсләр һәм ис кошларны куркыта. Әгәр бик тә бизисегез килсә, кызыл яисә коңгырт төстәге иссез буяу кулланыгыз.
— Көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына торган итеп ясарга мөмкин.
— Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак
була.
— Аны көньякка, көньяк-көнчыгышка, көнчыгышка каратып куялар.
Без әтием белән сыерчыгыма бүләк ясадык һәм аны канатлы дусларыбыз килгәнче агачка элеп куячакбыз. Кунагымны һәрвакыт күзәтеп торачакмын.
Яз килә шул, яз гына
Күңелләрдә наз гына.
Язлар килә, кошлар килә
Минем туган ягыма!
5.Нәтиҗә:
Сыерчыкның кеше һәм табигать өчен файдалы кош булуын исбатлый! Яз килүгә сыерчыкларга оя ясыйк, аларның матур сайраулары белән шатланыйк.
5.Кулланылган әдәбият исемлеге.
- З.А.Клепинина «Тайны окружающего мира».
- «Халык – авыз иҗаты».
- 4.Шакирова Т.Р. Кошлар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2007 ел.
- 5.Шакирова Т.Р. Табышмаклар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2010 ел.
3.Интернет чыганаклары
http://intertat.ru