Проектлар
материал

Тазеева Миляуша Мунировна

image

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proektnaya_deyatelnost.pptx100.54 КБ
Файл tatar_tele_1.pptx670.57 КБ
Microsoft Office document icon kurs_pr._bezneke_1.doc160.5 КБ
Файл uennar1_1_1.pptx807.47 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ПРОЕКТ ЭШЕН ОЕШТЫРУ ҺӘМ БАШКАРУ Порект эшен башкару этаплары Тема сайлау һәм аның актуальлеген нигезләү Максат һәм бурычларны билгеләү Темага кагылышлы фәнни һәм методик , башка төр әдәбият белән танышу Фактик база булдыру Максат һәм бурычларга ирешү юнәлешендә башкарасы эшләрнең комплексын барлау Нәтиҗәләрне формалаштыру, рекомендацияләр эшләү Куелган таләпләргә туры китереп, проект эшен формалаштыру

Слайд 2

Проект эшенең төзелеше Титул бите Эчтәлек Кереш Төп өлеш Йомгак Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият Кушымта

Слайд 3

Техник таләпләр Күләме : 20- 25 бит Шрифт: Times New Roman кегль 14, интервал 1.5 кырлар : сул як -3 см, уң як – 1.5 ас һәм өске өлеш – 2 см. Битләргә номер куела , титул санала , әмма номер куелмый Төп бүлекләргә рим цифрлары , ә параграфларга гарәп цифрлары куела Төп бүлекләр яңа биттән , параграфлар 1 юл аша дәвам итә Тышланган һәм тегелгән формада тапшырыла .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тапкырлыкта сынашыйк Туган телләр көне уңаеннан үткәрелгән чара 2019 ел

Слайд 2

Максат : Туган телгә мәхәббәт , ихтирам , кызыксыну тәрбияләү . Аның кулланылышына ирешү , саклау һәм үстерү Катнашучылар : 5-11 сыйныф укучылары , тел белән кызыксынучылар

Слайд 3

Татарстан- минем республикам Тел дигән дәрья бар Без- Тукайлы халык Хәзерге әдәбият 100 200 200 200 200 100 100 100 500 500 500 500 800 800 800 800

Слайд 4

ТР Президентының әтисе ? Нургали

Слайд 5

ТР гербының авторы кем? Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы - Риф Фәхретдинов

Слайд 6

Татарстанны ни өчен « Дүрт елга иле» дип атыйлар ? ТР аркылы Идел, Чулман , Агыйдел , Нократ елгалары ага- шуңа күрә

Слайд 7

"Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында " закон кайчан кабул ителгән ? 1992 елның 8 июлендә

Слайд 8

Татар телендә ничә сузык аваз бар? 12 сузык аваз бар

Слайд 9

-а-а, ый-ый , и-и - ып , - еп , -п - гач , - гәч , - кач , - кәч ; - ганчы , - гәнче , - канчы ,- кәнче Сүз нәрсә турында ? Хәл фигыль кушымчалары турында

Слайд 10

Фигыльл әрдә билгеле үткән заман кушымчасы - ды \-де -ты\-те

Слайд 11

Сузыкларның үзара ярашуы нәрсә ул ? Сингармонизм

Слайд 12

Г . Тукай үзе турында нинди әсәр яза ? « Исемдә калганнар »

Слайд 13

Кырлай авылы белән хушлашкач , Тукай кайда яши башлый ? Уральскида ( Җаекта )

Слайд 14

Менә бераздан Сабан туе җитте . Мине Сабан туе кѳнне иртүк уятып , кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар . Мин шул капчыкны тотып авыл буенча киттем Ѳзек кайсы әсәрдән алынган ? “Исемдә калганнар”

Слайд 15

Күз ачып йомганчы , һичшиксез җыярсың бер чиләк ... Нинди шигырьдән алынган ? “Шүрәле”

Слайд 16

Рәсемдә кем сурәтләнгән? Рабит Батулла

Слайд 17

Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? Шәүкәт Галиев Роберт Миңнуллин

Слайд 18

“Терелсәм, бер көн дә кичекми илтеп бирәм”, -дип, тагы нәзер әйтәм. Күрәсез, мин терелдем. Менә нәзеремне үтим. Картлар бөтенләй телсез калдылар..... Әсәрнең исемен, авторын атагыз. Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар”

Слайд 19

Татар әдәбиятының чорларга бүленешен атагыз Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты; 19 йөз әдәбияты; 3 . 20 йөз башы әдәбияты; 4 . 20 гасырның 20 елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган әдәбият.



Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

УКУЧЫЛАР ЭШЧӘНЛЕГЕН АКТИВЛАШТЫРУ ҺӘМ ИНТЕНСИВЛАШТЫРУГА ЮНӘЛТЕЛГӘН ЧАРА БУЛАРАК УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕ

                                                            Башкардылар:

                                                        Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                                  курсларында укучылар:

  1. Кәримова Г.С., Буа районы, Алших  урта мәктәбенең  1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
  2. Таҗиева М.М. Тәтеш районы, Килдеш  урта мәктәбенең 1 категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
  3. Закирова В.Н. Лениногорск районы, Лениногорск урта белем бирү

12 нче номерлы лицейның 1 категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                       Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

   татар теле белеме кафедрасы доценты  Кузьмина Х.Х.

                                         

Казан   2019

                                                  ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.........................................................................................................3

I БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар телен өйрәтүдә уен технологиясе үзенчәлекләре..............................................................................................7

II ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтегән чара буларак уен технологиясе....15

2.1. Дәресләрдә дидактик уеннар............................................................15

2.1.1.Фонетик уеннар..................................................................................15

2.1.2.Лексик уеннар.....................................................................................17

2.1.3. Грамматик уеннар.............................................................................20

2.1.4. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары.....................................................22

2.1.5. Сөйләмгә өйрәтү уеннары................................................................23

2.2. Уен - тәрбия чарасы..........................................................................24

ЙОМГАКЛАУ ..........................................................................................27

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ .........................................................................29


КЕРЕШ

Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Укучы уенда нинди булса, үскәч тә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар. Уен – укучы эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул укучыларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Укучыга белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, укучының мөстәкыйльлеген үстерә. Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан, булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:

1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;

2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;

3) дәрес яки аның бер этабы (кереш өлеше, яңа теманы аңлату яки ныгыту, күнегүләр эшләү яки контроль эш һ.б.);

4) дәрестән тыш эшләр технологиясе. Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Укучылар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур. Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар. Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар. Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б. Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б. Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомуми уку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.

Уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллективизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.

Заманча укыту процессы уен куллану белән дә турыдан-туры бәйләп карала. Дәресләрдә уен элементлары кертү уку-укыту процессының нәтиҗәлелеген үстерүдә әһәмиятле чара булып тора.

Мәктәпләрдә татар телен өйрәтүне камилләштерү мәсьәләсе үзәк мәсьәләгә әйләнде. Рус балаларына татар телен өйрәтүнең торышы турыдан-туры телебезнең язмышы  белән бәйле. Ә тел өйрәнү, гомумән, кешенең шәхес буларак формалашу процессы кече яшьтән үк башлана. Шуңа күрә дә укучыларда татар теленә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Әгәр аларны шул яшьтән үк тел белән кызыксындырып булса, зуррак сыйныфларда да алар халкыбызга, аның мәдәниятенә ихтирам белән караячаклар. Ә урта яшьтәге балаларны кызыксындыруның иң үтемле чарасы – уен. Без эшебездә мәктәп укучыларына татар телен чит тел буларак укытканда, уенны куллануның әһәмиятен тикшердек. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, эшебезнең актуальлеге, гамәли әһәмияте ачык билгеләнә.

Әлбәттә, әлеге проблема аерым галимнәр тарафыннан билгеле бер дәрәҗәдә эшләнгән. Моңа мисал итеп Ф.Ф.Харисов,  Ф.С.Сафиуллина, К.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, С.Х.Айдарова исемнәрен атап китәргә була.

Безнең эшебезнең төп максаты – укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уен технологиясенең ролен билгеләү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. заманча технологияләрнең берсе булган уен технологиясенә кыскача характеристика бирү;
  2. татар телен чит тел буларак өйрәткәндә кулланылган уеннарны классификацияләү;
  3. каралган уеннарны практикада куллану юлларын күрсәтү, аларны, укучыларның яшь үзенчәлекләренә, дәрес төрләренә карап, дөрес сайлый белү;
  4. укучылар эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән чара буларак уен технологиясен өйрәнү;
  5. укучылар эшчәнлеген интенсивлаштыруга юнәлтелгән чара буларак уен технологиясен өйрәнү.

Тикшеренү объекты – укучылар эшчәлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уен технологиясе.

Тикшеренү предметы – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясен куллану.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте

Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру буенча методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.  

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уеннарны системага салу.


БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләргә проблемалы укыту технологиясе белән беррәттән, уен технологиясе дә керә. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар укучылар тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.
Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин.

Уеннар кайчан барлыкка килгән соң? Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе читен. Шулай да борынгы чыганакларда бала уеннары турында кайбер мәгълүматлар очрый. Археологлар, мәсәлән, моннан күп гасырлар элек яшәгән кешеләрнең таштан, балчыктан ясалган уенчыкларын табалар. Күренекле фольклорчы Р.Ф.Ягъфәров уеннар турында төрки язма чыганакларда да мәгълүматлар булуын әйтә. Мәсәлән, М.Кашгариның XI гасырда язылган “Диване лөгатет-төрек” хезмәтендә “мөңүз-мөңүз” дигән балалар уенының тасвирламасы бирелә. Бу уен эчтәлеге белән “очты-очты” уенына якын тора дип яза Р.Ф.Ягъфәров.

Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча, дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.), тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.), үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.), социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера.

С.Х.Айдарова укытучы ирешергә тиешле максатлар дип, түбәндәгеләрне санап үтә: 1) укучыларны уку уеннары белән мавыгырга өйрәтү; 2) уенга мотивация булдыру һәм үстерү; 3) укучы беренче минуттан ук соңгы нәтиҗәгә игътибарын юнәлткән булырга тиеш; 4) укытучы укучының ирешкән нәиҗәләрен күрергә, аны канатландырырга тиеш.

Төрле методик хезмәтләрдән без уеннарның түбәндәгеләрен билгеләдек: Фонетик уеннар, лексик уеннар, грамматик уеннар,тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары, сөйләмгә өйрәтү уеннары,катнаш уеннар һ.б

Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

“Уен технологияләре” төшенчәсе үз эчендә педагогик процесста кулланыла торган бер төркем метод һәм алымнарны берләштерә.

Дәрестә уен куллануның төп максаты – укучыда чит телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту. Башлангыч сыйныфларда уенны куллану бигрәк тә отышлы, чөнки укучылар әле балалар бакчасыннан гына килгән, уенга күнеккән була. Шул ук вакытта материалны уен формасында тәкъдим итү аны кабул итүне җиңеләйтә.

Уеннарның төп функцияләре түбәндәгеләр:

  1.  укучыларның уйлау һәм сөйләү эшчәнлеген активлаштыру,
  2. аларның сүз байлыгын арттыру һәм фикерләү даирәсен киңәйтү,
  3. аралашу культурасы тәрбияләү.

Кешелек тормышында, димәк, мәктәптә кулланганда да, уеннар тагын түбәндәге функцияләрне башкаралар:

  1. Күңел ачу. Ул башлангыч сыйныф укучысына үзе өчен авыр тоелган уку мәшәкатьләреннән арынырга ярдәм итә. Дәреснең уртасында җиңел генә уен үткәреп алу киеренкелекне бетерергә булыша.
  2. Коммуникатив функция. Уен вакытында балага аралашу психологик яктан җиңелрәк була. Гомумән, уеннар вакытында, бигрәк тә рольле уеннар кулланылганда, табигый шартларда аралашу барлыкка килә, бала уңайсызланмый, иркен ситуациягә куела.
  3.   Бала уен вакытында үзенең сәләтләрен ача һәм тормышка ашыра ала. Бу да уенның мөһим бер функциясе булып тора.
  4. Уен процессында укучыларның төрле кыенлыклар белән көрәшү, үз-үзен җиңү сыйфатлары үстерелә.
  5. Диагностик функция. Уйнаганда балалар турында бик күп информация алып була: аларның холык, характер сыйфатлары, сәләте, билгеле бер әйберләргә мөнәсәбәте, башкалар белән аралашу мөмкинлеге, белем дәрәҗәсе һ.б.
  6.  Коррекция функциясе. Уен балаларның белемен генә түгел, ә бәлки холык-фигылендәге кайбер сыйфатларны да үзгәртергә, төзәтергә мөмкинлек бирә.
  7. Социальләштерү функциясе. Уен вакытында бала җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларны үзләштерә, башкалар белән мөнәсәбәтләрен җайга сала.

Күренеп тора: уенның функцияләре гаять күп. Ул укучының белем дәрәҗәсен тикшерүдән тыш, аның үз-үзен тотышы нормаларын да формалаштыруга ярдәм итә. Моннан чыгып, уенның татар телен чит тел буларак укыту процессын оештыруда зур ярдәмче булуын күрәбез. Башлангыч сыйныфларда, гомумән, уен элементлары мөмкин кадәр күбрәк кертелергә тиеш.

Уен, укучы эшчәнлегенең хәлиткеч сыйфаты буларак, аның активлыгы үсүгә ярдәм итә, иптәшлек, бер-берсенә карата ихтирам хисен үстерә. Уен баланың акыл даирәсе үсешенә ярдәм итә, уенда аларның күзаллаулары, кызыксынулары, тирә-юньдәге тормышка мөнәсәбәтләре күренә, дигән фикер әйтә Н.П.Аникеева.

Укытучылар, балалар тормышындагы төрле характердагы уеннарның аеруча әһәмиятле урын алып торуын, аның акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә белем, тәрбия бирүен дә истә тотып, дәресләрдә уеннарны яратып һәм еш кулланалар. Бигрәк тә башлангыч сыйныфта уку-укыту процессында уеннар куллану яки уен элементларыннан файдалануның әһәмияте гаять зур. Чөнки уенны белем бирүнең барлык этапларында да кулланырга була. Аеруча татар милләтеннән булмаган укучыларга татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Уен укучыларда чит телгә кызыксыну уятырга булыша. Уен барышында укучылар үзара ярдәмләшеп эшлиләр һәм аларда иптәшлек хисе тәрбияләнә. Шулай ук дәресләрдә уен элементларыннан файдалану аралашуга өйрәтүнең мөһим чарасы булып тора. Рус балаларын татар телендә сөйләшергә өйрәткәндә һәм сөйләм үстерүне күздә тотканда, беренчедән, сүзләрне еш кабатларга, икенчедән, һәр укучы дәрестә күбрәк сөйләргә тиеш. Бу очракта рольле уеннар ярдәмгә килә.

Рус балаларын татар теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запасын баетуда, шул сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәтүдә дә уеннарның әһәмияте гаять зур. Дәресләрдә уңышлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләрне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатларын ачарга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда, кызыксыну уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә. С.Х.Айдарова билгеләвенчә, татар теле дәресләрендә уеннар дәреснең аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Чөнки уен балаларны аеруча кызыксындыра, ошый. Ә кече сыйныф укучысының хәтере үзенә ошаган әйберне, күренешне бик тиз исендә калдырырга сәләтле. Дәрестә без дидактик уеннар белән эш итәбез. Ә алар методик максатлы булуы белән аерылып тора. Укытучы бу максатларны бик яхшы белә, әмма укучыларга бу турыда әйтергә кирәкми. Әгәр укучылар бу максаты белә икән, уен гадәти бер күнегүгә әйләнеп кала.

Күренекле методистлар, укытучылар татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, уеннарның файдасын күреп, әһәмиятен сизеп, үзләренең хезмәтләрендә аларны аеруча киң яктырталар. Шундыйларның берсе – Ф.Ф.Харисов. Аның хезмәтләрендә татар теленә өйрәтү чарасы буларак уенның әһәмияте, төрләре, үткәрү методикасы бирелә. Ул иҗади активлыкны үстерүнең иң нәтиҗәле юлларыннан берсе, күзаллауны яхшырту чарасы булып, белем бирүнең коммуникатив юнәлешендә өйрәнелә торган предметка кызыксыну арттыру чарасы булып, төрле уеннар оештыру тора, ди.

Бигрәк тә ул рольле уеннарнның укучыларның сөйләм эшчәнлеген стимуллаштырырга булышуын, аларда нәрсәдер сорау, иптәшеңә эндәшү һәм үзләре өчен шактый катлаулы бу ситуациядә ниндидер моментларны ачыклау ихтыяҗы тууын искәртә. Ф.Ф.Харисов дәрестәге уенның аны оештырганда исәпкә алынырга тиешле үзенчәлекләре булуын күрсәтә:

1. Уен дидактика күзлегеннән чыгып төзелергә, көч җитәрлек булырга, катнашучылар тарафыннан үтәлерлек булырга тиеш;

2. Чит телне өйрәнүгә омтылыш булдыру өчен, уен кызыклы да булырга тиеш,

3. Уен барышында дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү атмосферасы, танып белү шатлыгы һәм нәтиҗә куанычы булу мөһим.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

  • укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;
  • сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;
  • уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;
  • укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;
  • үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.

Рольле уен – уку-укыту процессы барышында билгеле бер сөйләм ситуациясен өйрәнү чарасы. Аның нигезендә, бирелгән сюжетка һәм бүленгән рольләргә нигезләнеп, билгеле бер темага сөйләшү оештыру ята. Уен вакытында тигезлек, бер дәрәҗәгә куелу балаларда оялу, тартынуны бетерә һәм аларны мавыктырып җибәрә. Бу ягы белән рольле уеннар бигрәк тә уңышлы.

Рольле уен вакытында бер кечкенә ситуация уйнатыла, ул берничә мәртәбә һәм төрле вариантта кабатлана. Әлеге процесста укучы өчен көтелмәгән сораулар яңгыры        й һәм ул уйланырга мәҗбүр була. Шуңа күрә бу вакытта сөйләм үстерелә.

Күренеп тора: рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.

Рольле уеннар ярдәмендә укучыларны активлаштыру шартлары булып түбәндәгеләр санала:

  1. Һәр дәреснең сюжетлылыгы, укучыларның мотивациясе.
  2. Уку материалының махсус формада бирелүе (монолог, диалог, полилог)
  3. Күрсәтмәлелектән файдалану, театральләштерү.
  4. Танып белүнең коллектив формаларын куллану.
  5. Гомуми процесста һәр балага индивидуаль якын килә алу.
  6. Шатлык атмосферасы һәм киеренкелекнең булмавы.

Мәсәлән, дәрес вакытында түбәндәге уеннар кертелә ала.

Дәрес-шоу. Сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәр группа лидер сайлый. Ул укытучы тәкъдим иткән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала.  Шул тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дәрес-уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла.

“Могҗизалар кыры” уены. Бу уенны бер дәрес вакытына бүлеп кулланырга да, шулай ук аның бер этабында гына да кулланырга мөмкин. Мондый төр уен укучыларның сүзлек запасын тикшерү өчен бигрәк тә уңай һәм нәтиҗәле.

“Татар телен яратучылар” клубы утырышы. Ул һәр чирек ахырында оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана, өй эшләре дә бирелергә мөмкин.

Болардан тыш та төрле уен элементлары кулланырга мөмкин. Бөтен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Мәсәлән, кечерәк сыйныфларда “Ашханәдә”, “Кибеттә” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Аны, гадәттә, шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә кулланалар. Ул дәресне җанландырып җибәрә.

Әлбәттә, рольле уен укучылар өчен кызыклы булырга тиеш. Әгәр бала өчен ситуация ят, кызыксыз булса, ул аңа теләп катнашмаячак, белеме дә артмаячак. Укытучы балаларга якын булган ситуацияләрне табып, алар ярдәмендә лексик һәм грамматик минимумны ныгытырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә дә башлангыч сыйныфларда әкиятләргә нигезләнгән рольле уеннар максатка ярашлырак. Әкият геройлары булып уйнау балаларга бик кызыклы, алар бик теләп сөйләшәләр, аралашалар, рольгә кереп китәләр.

Сыйныфта рольле уеннарга мөрәҗәгать итү укучыларны активлаштыруда зур ярдәм булып тора. Алар үзләренә бүлеп бирелгән рольне җаваплылык белән башкаралар, сөйләм процессында бик теләп, тырышып катнашалар. Мондый уеннар укучыларда  тормышчан ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту, тиешле дәрәҗәдә аралаша белү күнекмәләрен үстерә.

Димәк, уенның укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруда һәм үстерүдә роле бик зур икәнлеге ачык күренеп тора. Уеннарны куллану дәресне төрләндерергә, киеренкелекне юкка чыгарырга, материалны аңлауны җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Уеннар бик күп төрле функцияләр башкаралар һәм рус балаларына татар теле укытканда нәтиҗәле файдаланылалар.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. УКУЧЫЛАР ЭШЧӘНЛЕГЕН АКТИВЛАШТЫРУ ҺӘМ ИНТЕНСИВЛАШТЫРУГА ЮНӘЛТЕЛГӘН ЧАРА БУЛАРАК УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕ

2.1. Дәресләрдә дидактик уеннар

Татар теле дәресләрендә кулланыла алырлык дидактик уеннарның күп төрләре бар, аларны төрле галимнәр төрлечә аера. Алдагы бүлектә Г.К.Селевко бүленеше китерелде: дидактик, тәрбияви, үстерелешле уеннар. Әлеге бүленешне Ф.Ф.Харисов та уңайлы дип таба һәм, шуларга өстәп, дидактик уеннарның рольле уеннар дигәнен дә аерып чыгара.

            С.Х.Айдарова исә дидактик уеннарның түбәндәге төрләрен бүлеп чыгара: 1) фонетик уеннар; 2) лексик уеннар; 3) фразалы уеннар; 4) грамматик уеннар; 5) укуга өйрәтүче уеннар; 6) тыңлап аңлауга өйрәтүче уеннар; 7) сөйләүгә өйрәтүче уеннар; 8) катнаш уеннар; 9) коммуникатив уеннар.

Татар телен өйрәтү – катлаулы процесс. Аны чит тел буларак укытканда, комплекслы якын килү сорала. Дәресләрдә фонетика, лексика, грамматика кебек өлешләр бер яссылыкта өйрәнелә, бер-берсе белән параллель рәвештә карала. Шул ук вакытта тел күренешләрен ныгыту сөйләм процессында алып барыла. Монда да ярдәмгә уен технологияләре килә. Башлангыч сыйныфларда, гомумән, укучыларга төрле катлаулы терминнар турында сөйләү урынсыз. Алар фонетик закончалыклар, грамматик категорияләр кебек төшенчәләр белән гамәли күнегүләр вакытында гына таныша, аларны кулланырга өйрәнә. Уен вакытында исә бу процесс бермә-бер җиңеләя.

Без эшебездә татар теленең аерым күренешләренә өйрәткәндә кулланырга мөмкин булган уеннарны куллану һәм аларның нәтиҗәлелеге турында язарбыз.

2.1.1. Фонетик уеннар

Телнең иң кечкенә берәмлекләре – фонемалар. Татар теленә өйрәтү дә беренче сыйныфтан аерым авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдән башлана. Әлбәттә, аларны сүзләр составында карау киң таралган.

Фонетик берәмлекләрне өйрәтү уен белән бәйләп алып барылганда кызыклы һәм ул лексик запасны булдыруда төп нигез булып тора. Мәсәлән, С.Х.Айдарова татар теленең фонетик системасын өйрәнү өчен, фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга тәкъдим итә. Мәсәлән, альбом битенә ясалган Ә хәрефе. Әлеге хәреф янәшәсенә шушы аваз кергән сүзләрне аңлаткан рәсемнәр ябыштырыла (әни, әти, бәби, тәрәзә, тәлинкә, кәбестә, чиләк һ.б.). Берьюлы бик күп информация бирергә ярамый, башта 3-4 рәсем-сүз дә җитә. Ике-өч дәрес үткән саен, рәсемнәрнең саны арттырыла бара. Мондый битләр татар теленең үзенә генә хас һәрбер аваз өчен ясала. Уку елы ахырына кадәр һәр биттә 15-20 сүз булса, бу бик яхшы нәтиҗә. Шушы фонетик –лексик күнегү битләре ярдәмендә ел буена балалар бернинди авырлыксыз ике йөзгә якын сүз өйрәнә ала.

Мондый битләр һәр дәреснең башында кулланылырга тиеш. Баштарак укытучы үзе эшли: авазны әйтә һәм рәсемнәрнең атамаларын кабатлый. Бер-ике дәрестән аны көчле укучылар алыштыра башлый, аннан соң авыррак үзләштерүче балалар да эшкә тартыла.

Аерым авазларны, хәрефләрне өйрәтү өчен, башлангыч сыйныфларда түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин:

1.  “Артык хәреф” уены. Бу уенны бөтен сыйныф белән үткәрергә була. Балаларга, мәсәлән, сузык авазларны ишеткәндә, кул чабарга кушыла. Әлбәттә, укытучы авазларны төгәллек белән ачык итеп әйтергә тиеш була. Сузык авазлар тартыклар белән аралаштырып әйтелә. Укучыларның фикерләвен үстерү, игътибарын туплау өчен, сузык һәм тартык авазларны төрле интервалда әйтергә кирәк. Мәсәлән: а, ә, у, т, к, и, р, о, а, и, э, ү, т, к, г һ.б.

2. “Кар өеме” уены да укучыларга төрле авазларны истә калдыру өчен файдалы, шул ук вакытта, ул лексик күнекмәләр дә булдыра. Уен вакытында укытучы бер сүз әйтә һәм балаларның берсе шул сүзнең соңгы хәрефенә башланган сүз әйтә һәм шулай дәвам итә. Мәсәлән: алма – аш – шат – туп – пар – ризык – кадак – каз – зур – роза – ат һ.б. Яңа сүз әйтә алмаган укучы уеннан чыгарыла, иң соңыннан калган бала җиңүче санала. Уенны командаларга бүлеп үткәргәндә, соңгы сүзне кайсы команда әйтә, шул җиңүче була.

3. “Детектив” уены. Бу уен вакытында тактада яки балаларга өләшелгән индивидуаль карточкаларда кайбер хәрефләре төшеп калдырылган сүзләр языла. Укучылар шул хәрефләрне эзләп табарга тиеш булалар. Мәсәлән: җил...к, ...стәл, м...ктәп, к...лмәк, я...гыр, д...фтәр, тәр...әзә, к...тап, к...ләм, ...лән һ.б. Авыррак үзләштерүче укучыларга җәя эчендә сүзләрнең русчага тәрҗемәсен бирергә мөмкин.

Фонетик күнекмәләр булдыру өчен, тизәйткечләр әйттерү дә бик файдалы. Аларның һәрберсе ниндидер бер авазны дөрес әйтергә өйрәтү максатын күздә тота. Ә балалар кызыклы тизәйткечләрне бик теләп өйрәнә, моны бер уен кебек кабул итә.

Укучылар программа буенча татар теленнән билгеле бер күләмдәге лексик минимумны үзләштерергә тиеш. Әлбәттә, башлангыч сыйныф укучысы өчен төрле сүзләрнең мәгънәләрен истә калдыру, аларны ятлау авыр. Бу эшне уеннар куллану бермә-бер җиңеләйтә, сүзләрне ятлау, аларның мәгънәләренә төшенү балалар өчен кызыклы бер гамәлгә әверелә.

2.1.2. Лексик уеннар

Лексикага өйрәткән вакытта, карточкаларда тәкъдим ителгән уеннар, табышмалар, кроссвордлар, чайнвордлар, “Сүзне тап”, “Мәкальне тап” тибындагы уеннар куллану максатка ярашлы.

Лексик материалга кереш этабында укытучы хикәя сөйли, ул хикәягә эзлекле рәвештә яңа сүзләр кертелә. Бу сүзләрнең мәгънәсен укучылар контексттан аңлыйлар. Укучылар бу сүзгә билгеләмә бирергә, аның синонимнарын яки антонимнарын табарга тырышалар, шул рәвешле мәгънәсенә төшенәләр. Болай эшләү аларда ярыш һәм хезмәттәшлек төшенчәләре тәрбияли.

Киләсе дәрестә лексик табышмакларга мөрәҗәгать итәргә була. Бу вакытта укытучы яки укучы предметны тасвирлап күрсәтә һәм башка балалар аның нәрсә икәнен белергә тиеш булалар. Мондый типтагы биремнәр лекисканы тәрҗемәгә мөрәҗәгать итмичә өйрәнергә мөмкинлек бирәләр. Моннан тыш, бу биремнәр балаларны кроссворд, чайнворд, уен тестлары кебек эшләргә әзерлиләр.

Материалны ныгыту этабында укучылар белән бергәләп коллектив хикәя төзү уены да бик эффектив чара булып  тора. Бу уенда укучылар билгеле бер темага хикәя төзиләр. Моның өчен алар чираттан җөмләләр әйтәләр. Соңгы җөмләне әйткән укучы җиңүче була.

Гомумән, лексик күнекмәләр булдыруда уенның әһәмияте бик зур. Моны күп кенә галимнәр, методистлар үз хезмәтләрендә искә алалар, моңа зур урын бирәләр.

Мәсәлән, рус балаларын татар теленә өйрәтү өлкәсендә  хезмәт итүче С.Х.Айдарованың “Белемгә уен аша” (“К знаниям через игру”) исемле башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән методик кулланмасы бар.  

Әлеге кулланмада беренче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәләре бирелә. Дәресләр интенсив рәвештә, уеннар белән алып барыла. Һәрбер дәрес фонетик яки лексик күнегүләрдә башлана. Әлеге күнегүләр татар теленең үзенчәлекле авазларын ([ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ], [ⱪ], [ғ]) әйтергә өйрәтү белән бәйле. С.Х.Айдарова әйтүенчә, дәресләрдә, бигрәк тә пантомима уены зур әһәмияткә ия. Бу уен вакытында балалар яңа сүзләрне истә калдыралар һәм үткән лексиканы искә төшерәләр. Уенны укытучы башлый, укучылар дәвам итә. Мәсәлән, укытучы тактага акбур белән яза башлый һәм укучылардан: “Укытучы апа нишли?” – дип сорый. Дөрес җавап (“Укытучы апа акбур белән тактага яза”) биргән укучы чыга да шушы хәрәкәтне күрсәтә. Шулай итеп уен дәвам итә.

Яки укытучы бер җөмлә әйтә дә укучылар шуны эшләп күрсәтергә тиеш була. Бу вакытта балаларның ишетеп аңлау сәләте тикшерелә.

Белгәнебезчә, балалар игътибар үзәгендә булырга яраталар, шуңа күрә һәрбер бала үзенең ниндидер хәрәкәтен башкаларга күрсәтергә тырыша. Ә моның өчен дөрес итеп җавап бирергә, җавап бирү өчен искә төшерергә, искә төшерү өчен исә сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләрне яхшы белергә кирәк. Пантомима уенында һәр укучы да теләп катнаша.  

Дәресләрдә моннан тыш тагын бик күп уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән:

1. “Чик сакчылары” уены.

Уенда бары тик малайлар гына катнаша. Ике яки өч укучы чик сакчылары булалар һәм чик бозучыларны тотарга тиеш булалар. Алар аңа мондый сораулар бирәләр: “Син кем?”, “Синең исемең ничек?”, “Син кайдан?”, “Син кем белән?” һ.б.

2. “Тылсымлы таякчык” уены.

Укучылар парта артында утыралар яисә түгәрәк ясап басып торалар. Уенны укытучы башлый. Укытучы беренче укучыга килә дә: “Минем исемем ..., ә синең исемең ничек?” – дип сорый һәм таякчыкны аңа бирә. Укучы җавап бирә: “Минем исемем – ... (янындагы кешегә борылып), ә синең исемең ничек?” – ди. Уен шул рәвешле дәвам итә. Нәтиҗәдә, укучылар бер-берсе белән танышып чыгалар.

3. “Лото” уены.

Укучыларга лото карталары һәм фишкалар таратыла. Укытучы саннарны татарча әйтә, ә укучылар әйткән  санны фишка белән каплап куялар. Бер рәтне беренче һәм дөрес тутырган укучы үзе саннарны әйтеп тора. Бу уен укучыларга саннарны өйрәткәндә әһәмиятле.

4. “Фоторобот” уены.

Һәрбер укучыга бер бит кәгазъ һәм төсле карандашлар бирелә. Сыйныф өч командага (һәр команда – милиция бүлеге) бүленә. Санамышлар ярдәмендә өч кеше билгеләнә. Алар, югалган дусларын табу максатыннан, милиция бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Эзләүче дустының кыяфәтен тасвирлап бирә, ә укучылар тасвирлама буенча портретын ясыйлар. Әгәр рәсем тасвирламага туры килә икән, югалган кеше табылган дип исәпләнә. Мәсәлән, “Бу минем сеңлем. Аның исеме – Гүзәл. Гүзәл – укучы, аның күзе зәңгәр. Ул кызыл күлмәктә иде.”

Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, С.Х.Айдарова уеннарны укучыларны аралашырга өйрәтү өчен куллана. Ул  тәкъдим иткән уеннар әйләнә-тирә, тормыш белән бәйле һәм күрсәтмә материалларга бай.

2.1.3. Грамматик уеннар

Грамматик уеннар лексик уеннар белән турыдан-туры бәйле, һәм алар еш кына керешеп китә. Чөнки төрле грамматик формаларны һәм сүзләрне өйрәтү сөйләм процесында алып барыла, ә сөйләмдә бер генә сүз дә “чиста” формада очрамый, ул билгеле бер грамматик категорияләр белән характерлана. Грамматик уеннар исә укучыларга сүзнең төрле формаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәткәндә булыша.

Башлангыч сыйныфларда түбәндәге грамматик уеннарны кулланырга мөмкин:

1. Телефоннан сөйләшү.

Сыйныф ике командага бүленә, алар классның ике башында басып тора. Алар үзара телефннан “сөйләшәчәк”. Беренче укучы сорау бирә, һәм бу сорауны команда әгъзалары аның иптәшенә җиткерә. Аннан соң нәкъ шул рәвешле бу укучыга җавап килә. Команданың максаты – һәрбер фразаны төгәл һәм тиз итеп тапшыру, югыйсә, элемтә өзеләчәк һәм команда җиңелгән саналачак.

2. “Бу нинди җәнлек?”

Әлеге уен ярдәмендә укучылар хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан кушымчасын һәм иялек килешен дөрес кулланырга өйрәнәләр. Һәрбер бала җәнлек-җанварны гәүдәләндергән уенчык ала. Укытучы һәр җанварга исем кушарга тәкъдим итә. Исем уйлап тапкач, һәрбер бала үз уенчыгы белән иптәшләрен таныштыра. Мәсәлән: “Бу минем аю. Аның исеме Михалыч”.

Шуннан соң укытучы уенчыкларны өстәлгә тезеп куя һәм укучыларга болай ди: “Мин хәзер бер җәнлек турында сөйлим. Сез аның кем икәнен белергә тырышыгыз. Кем беренче дөрес җавапны таба, шул икенче җәнлек турында сөйләү хокукы алачак.”

Мәсәлән: “Ул зур аю түгел. Аңа өч яшь. Ул урманда яши, үләннәр, җиләкләр ашый. Михалыч бал ярата.”

3. “Кемнең хәтере яхшырак?”

Уен иялек килеше кушымчасын сөйләмдә активлаштыру максатына хезмәт итә.

Укучыларга уенчыклар таратыла. Укытучы барысына да уенчыкларын игътибар белән карарга һәм кемдә нинди уенчык икәнен истә калдырырга куша. Шуннан соң ул уенчыкларны җыеп ала һәм берәмләп укучыларга күрсәтә: “Бу кемнеке?”. Беренче булып белгән бала җавап бирә: “Бу – Аняның уенчыгы”. Иң күп дөрес җавап бирүче укучы җиңүче санала. Командалар арасында бу уен үткәрелсә, күбрәк җавап биргән команда җиңүче була.

Укуга өйрәтү дә татар теленә өйрәтүнең бер мөһим этабы булып тора. Ул  билгеле бер система тәшкил итә һәм эзлекле рәвештә оештырыла.
Укуның берничә төрен билгеләп үтәргә була. Башлангыч этапта укучыларны дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтү максаты куела. Моның өчен кычкырып уку күнекмәләрен тәкъдим итеп була. Ә эчтән (үз алдына) уку татар телен өйрәнүчеләрнең аңлап уку күнекмәләрен үстерергә китерә.
Чит телгә өйрәтү методикасында укуның тагын ике төренә игътибар ителә. Бу – алдан әзерләнгән һәм алдан әзерләнмәгән уку. Беренче төргә өйрәткәндә, укытучы текстны беренче булып үзе укый, таныш булмаган лексик берәмлекләрнең һәм грамматик калыпларның мәгънәләрен аңлата, авыр әйтелешле сүзләрне кабатлаттыра, шуннан соң гына укучыларның сәнгатьле итеп һәм аңлап укуларын тикшерә. Икенче очракта, киресенчә, укучылар текстны мөстәкыйль рәвештә үзләре укып чыгалар, сүзлек ярдәмендә текстның эчтәлеген аңлыйлар, соңыннан аларның уку күнекмәләре тикшерелә һәм бәяләнә. Өйрәнелә торган тема буенча билгеле күләмдә мәгълүмат туплар өчен, укуның түбәндәге формалары була:

1) текстны карап чыгу;

2) текст белән танышып уку;

3) текстны өйрәнеп уку;

4) эзләнеп уку.

Әлбәттә, башлангыч сыйныфларда зур текстлар белән эш ителми. Беренче сыйныфта аерым сүзләр һәм сүзтезмәләр, кыска җөмләләр, кечкенә, гади текстлар белән эш ителсә, аннан соңгы елларда бераз катлаулырак, әмма күләме буенча артык зур булмаган текстлар укыла. Башлангыч сыйныфта укучыларны гел укыту гына тиз ардыра, алар бертөрлелектән туя, шунлыктан укуга өйрәтүне уеннар белән аралаштырып бару отышлы була. Мәсәлән, түбәндәге уеннарга мөрәҗәгать итәргә була.

“Сүзләр тап” уены.

Бу уен вакытында укучыларга берәр озын сүз бирелә һәм шуннан татар теленә хас булган сүзләрне эзләп табарга кушыла. Мәсәлән: электростанция (ат, ак, ант, кар, карт, электр,он, оя, сан һ.б.)

Укуга өйрәтүдә карточкалар куллану да бик уңайлы. Мәсәлән, төрле темаларга караган сүзләр язылган карточкалар әзерләнә (“Кыш”, “Җәй”, “Яз”). Алар укучылар арасында бүленә һәм бу укучылар тактада билгеле бер вакыт эчендә шушы тема буенча сүзләрне язып чыгалар. Аннан соң һәрберсе сүзләрен кычкырып укый, башкалар игътибар белән тыңлый һәм хаталарын төзәтә. Уенда катнашучылар такта янында эшләгәндә, башкаларга шул темаларга караган сүзләр белән җөмләләр төзергә кушарга мөмкин.

2.1.4. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары

Тыңлап аңлау – аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп таный белү дигән сүз. Бу төрле күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәма кора алалар.

Укучыларны тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү өчен төрле күнегүләр кулланыла. Уеннарны да кулланып була. Мәсәлән, түбәндәге уеннар уңышлы санала ала.

1. “Иҗади диктант”

Укытучы аерым сүзәр, җөмләләр әйтә, ә укучылар шуларны рәсемдә күрсәтергә тиеш була.

Яки тактада бер-берсеннән кайбер өлешләр белән генә аерылып торган картиналар эленә. Аларның берсе генә укытучы укыячак яки язмада яңгыраячак хикәягә туры килә. Бу рәсемне дөрес күрсәткән беренче укучы җиңүче булып чыга.

2. “Яраткан геройларыңны таны”

Укытучы яки яхшы өлгерешле бала әкият геройлары турында укый яки сөйли. Башкалар игътибар белән тыңларга һәм бу геройларның кем икәнен белергә тиеш булалар. Мәсәлән:

а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын. Кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино)

б) Бу кыз. Аның чәче зәңгәр, озын, кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина)

2.1.5. Сөйләмгә өйрәтү уеннары

 Сөйләргә өйрәтүне исә икегә бүлеп карыйлар: диалогик сөйләмгә өйрәтү һәм монологик сөйләмгә өйрәтү.  Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу аша үзләштерелә. Дәрестә диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Бу вакытта да уен ярдәмгә килә.

1.  “Рәсем буенча сөйлә”

Уенда катнашучылар рәсем буенча, логик эзлеклелекне саклап, җөмләләр әйтәләр. Иң соңгы җөмләне әйткән укучы җиңүче була.

2. “Урман җыелышы”

Аю ролендәге укучы урман җәнлекләре белән кышка әзерләнү турында җыелыш җыя. Һәрбер җанвар үзенең әзерлеге турында сөйли, бер-берсенә киңәшләр бирәләр.

Шул рәвешле, уенны төрле дәресләрдә кулланырга була. Әлбәттә, фонетикага гына яки лекискага гына, грамматик күренешләргә генә яки тыңлап аңлауга гына һ.б. өйрәткән уеннар бик аз. Алар, нигездә, тел күренешләренә комплекслы өйрәтүне күз алдында тоталар, шуның белән әһәмиятләре дә зур. Гомумән, татар телен бер система буларак күзаллаганда гына, аның төрле күренешләрен, закончалыкларын сөйләмдә дөрес куллана белсәләр генә, рус балалары татар телендә дөрес сөйләшә алачак. Ә телне үзләштерү процессы авыр булырга тиеш түгел, бу, һичшиксез, баланың күңеле кайтуга китерәчәк. Ә дәресләрне кызыклы итүдә, татар телен үзләштерүнә җиңеләйтүдә уен – бер дигән чара.

2.2. Уен – тәрбия чарасы

Уен тел күренешләренә өйрәтүдә ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки укучылар арасында билгеле бер мөнәсәбәтләр тәрбияләүдә, аларның характер сыйфатларын формалаштыруда да әһәмиятле роль уйный. Бу үзенчәлеген аның күп кенә укытучылар билгели. “Мәгариф” журналы битләрендә дөнья күргән күпсанлы мәкаләләр шул хакта сөйли.

 1. “Календарь” уены. Тактага киңрәк ара калдырып, бердән алып җидегә кадәр саннар языла. Җиде укучыга атна көннәре исемнәре язылган карточкалар бирелә. Укучылар, чиратлашып, үз карточкаларында күрсәтелгән атна көненең саны янына басарга һәм көн исемен әйтергә тиеш (Укучы: “Дүшәмбе – атнаның беренче көне.” Укытучы: “Дөресме?” Класс: “Дөрес” яки “Дөрес түгел”) Уен шулай дәвам итә. Соңыннан бер укучы атна көннәре язылган карточкаларны өстәлгә тәртибе белән тезеп куя. Бу уенны ай исемнәре белән дә уйнап була.

2. “Кемнең хәтере яхшы?” дигән уен балаларны сөйләмдә бер-берсенең сүзенә игътибарлы булырга өйрәтә. Бер укучы нинди дә булса җөмлә әйтә (“Мәсәлән: “Мин кибеткә барам”). Икенчесе шул җөмләне кабатлап, эчтәлеге белән аңа бәйләнешле башка бер җөмлә әйтә. Уен шулай дәвам итә. Иң ахыргы укучы тулы бер текстны сөйли.

3. “Шакмак” уены. Шакмакның якларына “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләре язылган. Уйнаучыларның берсе шакмакны ыргыта һәм, нинди сүз чыгуга карап, мәсәлән, “Минем әнием бар”, - ди. Укучылар аның әнисе турында сораштыралар. (Бу уенны төрле темаларны үткәндә уйнап була).

4. “Серле тартма” уены. Ике укучының кулында берәр тартма. Аларда төрле әйберләр, рәсемнәр бар. Балалар, тартмадан әйберләрне, рәсемнәрне берәм-берәм алып, бер-берсенә: “Бу нәрсә?”, “Бу кем?” сораулары һәм аларга җавап бирәләр.

Күргәнебезчә, әлеге уеннар укытучы һәм класс, аерым укучылар арасында аралашу атмосферасы тудыра. Мондый уеннар чит ил телләрен укыту методикасы турындагы китапларда, дәреслекләрдә күп китерелә. Димәк, аларны рус балаларына татар телен өйрәткәндә дә файдаланырга мөмкин. Гомумән, уен – балаларны аралашырга өйрәтүдә, комплексларны бетерүдә зур ярдәмче. Ул балаларда бер-беренә ихтирам, башкаларны тыңлый белү сәләте тәрбияли.

Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтыннан Р.З.Хәйдәрова телдән аралашуга өйрәтүнең башлангыч этабында төп чара итеп уенны саный. Шулай ук дәреснең төзелеше логик яктан бөтенлекне сакларга, бер максатка яраклаштырылырга, төрле-төрле уен элементларыннан торырга тиешлеген ассызыклый. Мәсәлән, ул “Җәнлекләр” темасын өйрәнгәндә, “Минем песием сикерә белә”, “Минем этем өрә белә” кебек җөмләләрне үзләштерү өчен, мондый ситуация тәкъдим итә: “Җәнлекләрне сихерче сихерләгән; алар хәрәкәтләнә алмыйлар. Сихерне бетерү өчен, аларның нәрсә эшли белүләрен татарча әйтергә кирәк”. Бу очракта һәрбер баланың сөйләме үзенә һәм тыңлаучы иптәшләренә кызыклы була.  Мондый төр уеннарның да тәрбияви әһәмияте зур: ул балаларны табигатькә сакчыл карарга, яратырга өйрәтә.

Бу репликалар үзара мөнәсәбәтнең җылы булуына ярдәм итәләр. Күп очракта укучылар фәнне укытучысына карап ярата. Ә яхшы, дустанә мөгалләмә, һичшиксез, моңа ярдәм итә. Болай аралашу укучыларны да бер-берсенә яхшы карашта булырга өйрәтә, сыйныфта җылы атмосфера тудырырга мөмкинлек бирә.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, дәрестә уен элементлары файдалану телгә кызыксыну уята, тел материалын җиңел үзләштерергә ярдәм итә, үзара дустанә мөнәсәбәт урнаштыра. Иң мөһиме: уен балага аралашу барьерын җиңәргә ярдәм итә. Билгеле булганча, рус балалары татар телендәге авазларны дөрес әйтмәүдән, сүзләрне бутаудан куркалар һәм еш кына җавап бирергә куркалар. Ә уен вакытында исә алар бу комплексларны җиңәләр, үзләрен иркен тоталар.

Уеннарның тагын бер төре – кроссвордлар, ребуслар, гомумән, төрле башваткычлар чишү дә укучыларны тәрбияләү ягыннан әһәмиятле.

Ә кроссвордларга килгәндә, аларны дәресләрдә куллану укучыларга сүзләрне дөрес әйтергә, таныш сүзләрне искә төшерергә, яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыкларга, сүзлек запасын баетырга, белем дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә.

 Гомумән, кроссвордлар, ребуслар куллану – бик отышлы алым. Алар укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен үстерәләр, аларны тел белән кызыксындыралар.

Уку хезмәтенә өйрәтү балалардан зур дикъкать сорый, дәрес башыннан ахырына кадәр кызыксынып эшләүне таләп итә. Бу максатка ирешү өчен исә һәр күнегүнең кызыклы, бала аңлый торган, мавыктыргыч итеп оештырылуы зарур. Ә дәресләрнең кызыклы һәм мавыктыргыч үтүе анда уеннарның, уен элементларының методик яктан дөрес, урынлы, оста файдаланылуына бәйле. Гомумән, алганда, укытучы тарафыннан дөрес оештырылган уеннар балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Бала уйнаганда телне өйрәнә, җитдт хезмәт белән шөгыльләнгәнен сизми дә кала.

Дәресләрдә уен элементларын куллану практикасы күрсәткәнчә, рус мәктәбендә татар теле укыту тәҗрибәсе әлеге форманың чит телне өйрәнгәндә алыштыргысыз булуын раслый.


ЙОМГАК

Безнең проект эшендә рус телле  укучыларга татар телен өйрәтүдә уеннарның роле өйрәнелде. Эш барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

Мәгълүм булганча, инде беренче сыйныфтан ук рус мәктәпләрендә татар теле предмет буларак укытыла. Бу яшьтәге балаларның психологиясен исәпкә алып, дәресләрне уеннар белән бәйләп бару сорала.

Рус балаларын татар теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запасын баетуда, шул сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәтүдә дә уеннарның роле гаять зур. Дәресләрдә уңышлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләрне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатларын ачарга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда, кызыксыну уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.

Уен татар телен интенсив үзләштерергә, аның төрле күренешләрен, грамматик категорияләрен җиңел төшендерергә ярдәм итә. Без хезмәтебездә уеннарны фонетик күнекмәләр булдыруга, лекисканы өйрәнүгә ярдәм итү ягыннан тикшердек, грамматик уеннарны барладык, уку-язуга өйрәтүдә уеннарның ролен ачыкладык. Уеннарны дәресләрнең һәр этабында куллану мөмкинлеге каралды.  

Шул рәвешле, уенны төрле дәресләрдә кулланырга була. Гомумән, татар телен бер система буларак күзаллаганда гына, аның төрле күренешләрен, закончалыкларын сөйләмдә дөрес куллана белсәләр генә, рус балалары татар телендә дөрес сөйләшә алачак. Ә телне үзләштерү процессы авыр булырга тиеш түгел, бу, һичшиксез, баланың күңеле кайтуга китерәчәк. Ә дәресләрне кызыклы итүдә, татар телен үзләштерүне җиңеләйтүдә уен – бер дигән чара.

Уен тел күренешләренә өйрәтүдә ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки укучылар арасында билгеле бер мөнәсәбәтләр тәрбияләүдә, аларның характер сыйфатларын формалаштыруда да әһәмиятле роль уйный.

Уен балалар арасында хезмәттәшлек тәрбияли, бер-берсенә хөрмәт белән карарга, игътибарлы булырга өйрәтә. Гомумән, рус телле балаларга татар телен өйрәнү – бик катлаулы процесс. Алар сүзләрне бутаудан, авазларны ялгыш әйтүдән куркалар, оялалар. Ә уен процессында укучылар үзләрен бик иркен тоталар, һәр төрле кыенсынулар юкка чыга. Шул рәвешле, бала авырлыкларны җиңәргә өйрәнү, үз-үзенә ышаныч белән карый башлый. Әлбәттә, монда укытучының роле бик зур. Ул балаларга җылы, дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш.

Гомумән, уку хезмәтенә өйрәтү балалардан зур дикъкать сорый, дәрес башыннан ахырына кадәр кызыксынып эшләүне таләп итә. Бу максатка ирешү өчен исә һәр күнегүнең кызыклы, бала аңлый торган, мавыктыргыч итеп оештырылуы зарур. Ә дәресләрнең кызыклы һәм мавыктыргыч үтүе анда уеннарның, уен элементларының методик яктан дөрес, урынлы, оста файдаланылуына бәйле. Гомумән, алганда, укытучы тарафыннан дөрес оештырылган уеннар балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Бала уйнаганда телне өйрәнә, җитди хезмәт белән шөгыльләнгәнен сизми дә кала.

Дәресләрдә уен элементларын куллану практикасы күрсәткәнчә, рус мәктәбендә татар теле укыту тәҗрибәсе әлеге форманың чит телне өйрәнгәндә алыштыргысыз булуын раслый.

Безнең хезмәтебездә әлеге мәсьәләләргә беркадәр күзәтү ясалды, дип әйтә алабыз. Аның нәтиҗәләре практикада да кулланыла ала, дип уйлыйбыз.


ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 

Норматив документлар

1. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль). Рәсми сайты:

http://tat.gossov.tatarstan.ru/dokument/pasport_zak/1992/1560_XII

       2. Р.З. Хайдарова, К.С. Фатхуллова, Г.М. Ахметзянова. Примерная программа учебного предмета «Татарский язык (неродной)»для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке.  Одобрена решением федерального учебно-методического объединения по общему образованию (протокол от 16 мая 2017 г. № 2/17)

Методик хезмәтләр

  1. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм /төз. Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанова – Казан: ТРМҮИ, 2015 – 110б.
  2. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.
  3. Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие/ С.Х.Айдарова. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 20с.
  4. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115с.
  5. Селевко Г.К. Опыт системного анализа современных педагогических систем // Школьные технологии. – 1996. – № 3. – С. 72-78.
  6. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм/ 1.2. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм  интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр //Уен технологиясе/Казан. 2015

Фәнни хезмәтләр

  1. Гайфуллин В. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – №4. – 7-10б.
  2. Заһирова Г.Ш. Укыту-тәрбия процессында заманча инновацион компьютер технологияләрен куллану / Г.Ш.Заһирова // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 65-69.
  3. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. проф. Л.З.Шакировой. – Спб.: филиал изд-ва «Просвещение», 2001. – 431с.
  4. Харисов Ф.Ф. Обучение татарской устной речи: Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе/ Ф.Ф.Харисов. – Казань: Магариф, 1999. – 175с.

Электрон ресурслар:

  1. Научно-исследовательская работа в школе.  [Электронный ресурс]: режим доступа: http://rudocs.exdat.com.
  2. http://belem.ru татар мәгарифе порталы
  3. http://tatarcartoon.ru/Татармультфильм                      
  4. http://balarf.ru/  Библиотека Бала                        
  5. http://selam.tatar/login/ Сәлам  сайты      
  6. Татарский национальный корпус «Туган тел» https://play.google.com/store/apps/details?id=com.mektep                            


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән чара буларак уен технологиясе

Слайд 2

Телне өйрәнү- кешенең шәхес буларак формалашу процессы белән бәйле. Бу процесс кече яшьтән үк башлана . Шунлыктан у кучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыру мөһим. Ә моның иң үтемле чарасы – уен . Проект эшенең актуальлеге шуннан гыйбарәт.

Слайд 3

Проект эшебезнең максаты - укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уен технологиясенең ролен билгеләү

Слайд 4

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

Слайд 5

Уен технологиясен өйрәнгән галимнәр

Слайд 6

Г.К.Селевко төркемләве Дидактик ( белем дәрәҗәсен , танып белү эшчәнлеген киңәйтү , белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б .), Тәрбияви ( мөстәкыйльлек тәрбияләү , билгеле бер юнәлешләр , дөньяга караш тәрбияләү һ.б .), Үстерелешле ( игътибар , хәтер , сөйләм , фикерләүне , уку эшчәнлеген үстерү һ.б .), Социальләштерүче ( аралашуга өйрәтү һ.б .) уеннар .

Слайд 7

Уеннарның төп функцияләре түбәндәгеләр

Слайд 8

Үткәрү методикасы буенча буенча төрләре : предметлы уеннар , сюжетлы , рольле , эшлекле Форма ягыннан: Телдән Язма Өстәл һәм хәрәкәтле уеннар