Конспект занятия в первой младшей группе "Керпекәй"
план-конспект занятия на тему

Хасаншина Назиба Фаритовна

Бурычлар: 1. Рәсем ясарга теләк тәрбияләү. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

2.Балаларның тыңлый белү осталыгын үстерү. Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын үстерү. Төсләр турында белемнәрне үстерү.

3.Мамыклы таякчык белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Өстән аска туры сызыклар сызрга өйрәтү.

Җиһазлау: керпе уенчыгы; кызыл; сары, яшел төстәге керпе силуэтлары; кызыл, сары, яшел төстәге кер каптыргычлары; керпе рәсеме төшерелгән кәгазь битләре; кара төстәге каләмнәр; мольберт; агачлар; кәрзин; алмалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nfis_belekech.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сынлы сәнгать эшчәнлеге.

Рәсем.

Беренче кечкенәләр төркеме.

Тема: “Керпекәй”

Бурычлар: 1. Рәсем ясарга теләк тәрбияләү. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

2.Балаларның тыңлый белү осталыгын үстерү. Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын үстерү. Төсләр турында белемнәрне үстерү.

3.Мамыклы таякчык белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Өстән аска туры сызыклар сызрга өйрәтү.

Җиһазлау: керпе уенчыгы; кызыл; сары, яшел төстәге керпе силуэтлары; кызыл, сары, яшел төстәге кер каптыргычлары; керпе рәсеме төшерелгән кәгазь битләре; кара төстәге каләмнәр; мольберт; агачлар; кәрзин; алмалар.

                                         Эшчәнлек барышы

      Психогимнастика: балалар чүгәләп утыралар; әкрен генә күтәрелә башлыйлар; кулларны өскә сузып кояш җылысын җыялар; куллар белән башны, битләрне сыпыралар; бер- берсенә карап елмаялар.

     Балалар, без бүген сезнең белән урманга барабыз. Минем арттан калышмыйча гына атлагыз, адаша күрмәгез! Балалар, сез ишетәсезме? Нәрсәдер кыштырдый! ( Тәрбияче балаларга күрсәтмиче генә кәгазь белән кыштырдый.) Нәрсә икән ул? (Тәрбияче керпе уенчыгы күрсәтә.) Керпе! Әйдәгез керпе белән исәнләшик. Балалар, керпе турында нинди шигырь беләсез?

                                             Туп сыман йомгак,

                                              Мең дә бер энә.

                                             Үзенчә йомшак,

                                             Ләкин син тимә!

    Карагыз әле, балалар, керпе нинди күңелсез. Керпе үзенең кечкенә керпе балаларын югалткан. Керпенең сезгә бер үтенече бар. Ул сездән керпе балаларын эзләп табуыгызны сорый. Балалар, керпегә булышабызмы? (Балалар керпе балаларын агач төбеннән эзләп табалар.) Әйдәгез, балалар, керпеләрне сыпырыйк әле. Балалар, карагыз әле, бу керпеләргә нәрсәдер җитми. Керпе балаларының нишләптер энәләре юк, аларны кыргый хайваннар кыерсыталар. Әйдәгез, балалар, керпе балаларына булышыйк, аларга энәләр ясыйк. (Яшел, сары, кызыл төстәге керпе силуэтларына төсләрен туры китереп кер каптыргычлары эләктерәләр.)

    (Балалар өстәл янына утыралар,) Ә хәзер, балалар, керпеләргә буяу каләмнәре белән энәләр ясыйбыз. (Һәрбер балага керпе рәсеме төшерелгән кәгазь битләре бирелә. Балалар каләм белән өстән аска туры сызыклар сызалар. Керпе балаларның рәсем ясаганын күзәтеп йөри.) Хәзер керпе балаларының энәләре булгач, аларны бүре дә, төлке дә кыерсыта алмаячак. Балалар, керпе сезгә зур рәхмәт әйтә һәм сезне уйнарга чакыра.

                                                 

                                                   Физ. минут.

                                    Юл буйлап керпе атлый,

                                    Гөмбәләрне ул ташый.

                                    Бармакларын бөгә-бөгә

                                    Гөмбәләрне ул саный.

                                    Керпе, керпе, керпекәй

                                    Энәләрен күрсәтә.

                                    Менә алар, менә алар,

                                    Менә алар энәләр.

                                    Керпе, керпе, керпекәй

                                    Энәләрен качыра.

                                    Менә шулай, менә шулай,

                                    Энәләрен качыра.

Балалар, керпе сезгә күчтәнәч алып килгән.(Керпе балаларга алма тарата һәм алар белән саубуллаша.)  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе. Тема: "Научим Мишутку заботиться о своём здоровье

Конспект занятия во второй младшей группе.Тема: "Научим Мишутку заботиться о своём здоровье...

Конспект занятия в первой младшей группе по рисованию. Тема: « Елочки в лесу »

Цель: формировать интерес и положительное отношение к рисованию. Задачи:- учить детей рисовать красками с помощью штампа, используя губку и прищепку.- ориентироваться на листе бумаги, располагать...

Конспект занятия в первой младшей группе по рисованию. Тема: Узоры Гжель. Праздничная посуда для куклы.

Цели:  Познакомить с изделиями малой скульптуры Гжельских мастеров; формировать представление о народно- прикладном искусстве ;  учить рисовать мотивы Гжельской росписи «точки», ...

Занятие в первой младшей группе по лепке из пластилина Тема: « Украсим елочку гирляндой…»

Програмное содержание: Формировать интерес к лепке, развивать мелкую моторику рук.Задачи:- Формировать представление о празднике Новый Год, приобщать к традициям...

Конспект НОД в первой младшей группе «Светофор»

Закрепить представления детей о светофоре, его действия,закреплять знания основных цветов (красный, жёлтый, зелёный), форму круглый, воспитывать у детей желание получать новые знания; безопасное ...

Конспект занятия в первой младшей группе «Мой дом»

Конспект занятия в 1 младшей группе «Мой дом»Образовательные области: познавательное развитие; речевое развитие; социально- коммуникативное развитие.Цель: воспитывать любовь и ув...