Халык җырлары олы мирасыбыз
классный час

Сайфутдинова Гульфания Туктамышовна

 Сыйныф сәгатенең максаты: халык  иҗаты әсәре буларак җыр турында төшенчә бирү,халкыбызның җырлары, аларның тематикасы, килеп чыгышы,төркемнәре, аларның тормыштагы әһәмиятен,кеше күңелендә туган хисләр булуын балалар күңеленә җиткерү; аларда җырга карата ихтирам тәрбияләү .

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_zhyrlary_oly_mirasybyz_1.docx23.07 КБ

Предварительный просмотр:

Халык җырлары – олы мирасыбыз

 Сыйныф сәгатенең максаты: халык  иҗаты әсәре буларак җыр турында төшенчә бирү,халкыбызның җырлары, аларның тематикасы, килеп чыгышы,төркемнәре, аларның тормыштагы әһәмиятен,кеше күңелендә туган хисләр булуын балалар күңеленә җиткерү; аларда җырга карата ихтирам тәрбияләү .

Түбәндәге цитаталарны эченә алган презентация тәкъдим ителә.

 “Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә бәһале бер мирастыр. Әйе бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас!

                                                                                                  Габдулла Тукай.

  “Җыр татар халкының иң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше... Ул бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике өлештән : көйдән һәм  поэтик сүзләрдән тора. Җыр сөйләр өчен түгел, ә көйләр өчен чыгарыла. Әгәр халыкның моңы,аһәңле,матур көйләре аның тиңдәшсез һәм оста композитор булуы турында сөйләсәләр, шул көйләрнең нәфис сүзләре аның акыллы һәм талантлы шагыйрь булуын раслый.”

                                                                                                    Илбарис Надиров.

                                    Дәрес барышы:

Җырлар... Җир шарында аларның саны санап бетергесез.Ул мөмкин эштә түгелдер. Әмма һәр халык аз санлысы да,  күп санлысы да-үз җырларын табып иҗат итә. Алар жанр, форма, моң байлыгы һ.б. буенча бер-береннән аерылып торалар. Халык иҗат иткән төрле-төрле –җырлар: лирик һәм сатирик, шаян,көнкүреш,гореф-гадәт һәм хезмәт турындагы җырлар. Аларны теге яки бу милләтнең сәләтле вәкилләре чыгарган. Ул әсәрләр бер буыннан икенчесенә,бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөри. Шулай итеп аларның сүзләре дә үзгәрә.

  Татар халкы җыр ярата. Ул шатлыктан җырласа, шатлыгын башкалар белән уртаклаша, кайгыдан еласа хәсрәтен басмакчы була.

 Җыр – халкыбызның борын-борыннан килә торган тормыш юлдашы. Ул һәркемнең үзе белән яши. Кеше үз кәефенең төрле чагында җырларга , көйләргә  мөмкин. Халык үзенең кичерешләрен, изге теләкләрен,өмет  һәм омтылышларын җырда әйтеп бирә, авыр көрәшләргә җыр белән бара, җыр белән җиңә, батырлыклар эшли. Халык үзе әйткәнчә ,җыр күңелгә куаныч та,  юаныч та бирә.

 Укучылар сез үзегез җыр турында нәрсәләр беләсез?

 1 нче укучы:

Кешенең бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җырларын ишетә.Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала бара. Җыр-кешенең балачыгыннан алып соңгы көннәренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлык ярата, ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә матурлыкны яраткан нечкә күңелле кеше беркайчан да начарлык эшләми.Ул кешеләрне ярата, әти-әнисен хөрмәтли, туган җирен, туган төбәген ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

 Безнең шөкер итәрлегебез бар- әле ярый, язмыш җырдан –моңнан аермаган. Бу очсыз- кырыйсыз мәңглектә- хисапсыз борчу- мәшәкатьләре, кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-шатлыклары белән тулы җир йөзендә без ялгыз түгел. Җаннарны бер тынычландырасы килсә, күңелләрне юатырдай җырларыбыз_ яныбызда гына, гел безнең белән. “Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын” дип әйткән дә халык, юлдаш итеп җырны  сайлаган һәм ялгышмаган. Дәверләрдән – дәверләргә күчеп, безне “Әллүки”, “Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”,”Уел “лар озата килә.

( Габдулла Рахимкулов башкаруында  ” Уел” җыры башкарыла.)

Укытучы: Күңелләрлә хисләр ташкыны, җил давыллар куптара алырлык”Уел” җыры менә шушы инде ул. Бер карасаң монда барысы  да гадәти кебек. Габдулла Рахимкулов тавышы бу юлларны безгә ниндидер бик изге, илаһи нәрсә кебек китереп җиткерә, кайдадыр тирәндә күңел кыллары тибрәнә башлый, күзләргә яшь  килә. Уелып, таң калып, хисләр диңгезендә тирбәлә-тирбәлә  тыңлыйсың  син аны. Һәм шушы моң, шушы тавыш тирбәлеше сине тәэсирләндерә дулкынландыра, җаныңны чистарта. Моң елата, моң тибрәндерә, моң айкый күңелне.

2нче укучы:

Башлар ни генә күрсә дә халык җырдан аерылмаган. Намусны җаннан кадерлерәк санаган ир-егетләребез хәтта башлары киселер алдыннан да җырлаган.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

                                                        Муса Җәлил.

3 нче укучы:

Татар халкының җыр мирасы күп төрле бизәкләрдән тукылган моңлы, шигъри бер дөнья булып күз алдына килә. Җырның хискә,мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм гамьгә, дәрткә бай тылсымлы музыкасы халыкның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да, бүгенге көннәр  аһәңе дә тирән булып уелган. (Халкыбызның Әхмәт Рәшит сүзләренә җырлана торган “Зәңгәр күлмәк” җыры башкарыла)

Укытучы:  Халыкның җыр хәзинәсе фәндә ике яклап өйрәнелә. Филологлар җырның шигриятен, ә музыка белгечләре аның көй сәнгатен аерып тикшерә. Шигъри хәзинә буларак өйрәнгәндә татар халкының җыр мирасын биш төркемгә бүлеп карау  кабул ителгән:

-йола җырлары;

- уен җырлары;

- тарихи җырлар;

- лирик озын җырлар;

 -лирик кыска җырлар.

 Тарихи җырлар. Фольклор фәнендә бу төркемгә үткән тарихындагы аерым олуг вакыйгаларга, күренекле шәхесләргә һәм билгесез геройларга багышланган әсәрләрне кертәләр.

Лирик җырлар төркеменә йолалар һәм тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәте булмаган җырлар керә. Аларның асылында һәркем күңеленә дә хуш килгән, һәр кешегә дә якын булган эчке кичереш, уйлану, хис тойгылар ята. Мондый әсәрләрэш вакытында да, ял иткәндә дә,юлда барганда да башкарылган. Лирик җырлар, җанр буларак, йола җырлары һәм тарихи җырлардан соңрак формалашкан. Аларны берничә төркемгә бүләргә мөмкин: туган ил, туган як турындагы җырлар; социаль тормыш, хәсрәтле дөнья турындагы җырлар; хатын-кыз язмышы  турындагы җырлар; мәхәббәт җырлары; дуслык,туганлык,мәҗлес җырлары; шаян җырлар.

Татар халкының борынгы ышанулары, гаилә көнкүреше, җыеп әйткәндә күпкырлы рухи культурасына караган төрле  йола, г ореф-гадәт, бәйрәм уеннары белән аерылгысыз бәйләнештә торучы шигъри сөйләм һәм көйләм әсәрләре йола җырларын тәшкил итә.

Уен җырлары. Татар халык җырларының шактый өлешен җырлы-биюле уеннар алып тора. Уен җырларыхалыкның хезмәте,көнкүреше,йолалары, бәйрәмнәре,күңел ачу традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Уен җырларына шулай ук әйлән бәйләннәр һәм төрле такмаклар керә.

 Җыр ул көйгә салынган шигъри әсәр. Җыр- татар халкының иң таралган , иң хөрмәтле  иҗат җимеше. Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда - җыр  мәңге яши. Җыр ул- яшәү чарасы. Җыр ул-халыкның җаны.

 Бары да үтә,бары да онытыла

 Байлык, зурлык  китә,югала...

 Тик җыр үлми ,күчеп буыннарга,

 Киләчәктә яшәп җыр кала.

 Сыйныф сәгате  татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”не җырлап тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 класс рус төркеме өчен

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 сыйныф рус тйркеме өчен презентация....

Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Әдәби һәм халык әкиятләре

1. Әдәби әкиятләр турында төшенчә бирү.2. Әдәби әкиятләрне халык әкиятләреннән аерырга өйрәтү.3. Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, сөйләргә, үз фикереңне исбатларга өйрәтү....

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр... (яки Тел-күңел кыңгыравының чыңлавы)

                   Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр... (яки Тел-күңел кыңгыравының чыңлавы)...