Нуриева Флида Рашидовна

"Башлангыч сыйныф укытучылары сайты"

Һәрвакыт алга,алга!

Профессия: Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Профессиональные интересы: укырга ,яңалыклар белән танышырга,класстантыш чаралар үткәрергә яратам

Увлечения: пешерергә,гөлләр үстерергә

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Апастовский район, село Кзыл-Тау

Место работы: Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им МХ Гайнуллина

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nurieva-flida-rashidovna
И сабыйлар! Эшләгез сез, Иң мөкаддәс нәрсә – эш; Эш агачы һәрвакытта Бик юмарт китрер җимеш
Габдулла Тукай

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң галим кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —
Сез иң гадел кеше икәнсез! 

О себе

          Мин,Нуриева Флидә Рәшид кызы.1968 елның 1нче сентябрендә Апас районының Чирмешән авылында  дөньяга килгәнмен. Шушы авылда укып 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң.Арча педагогия училищесына укырга кердем.Анда 4 ел укып ,башлангыч сыйныфлар укытучысы булдым.Мин яңадан туган мәктәбемә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайттым. Читтән торып Казан дәүләт пегдагогия институтының "Татар теле һәм әдәбияты"бүлеген тәмамладым.Чирмешән урта мәтәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкардым.Аннан соң гаилә корып туган мәктәбемнән китергә туры килде. Болгаер урта мәктәбендә тарих фәне укыттым.Эшемне Сара Садыйкова исемендәгеТутай  төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп дәвам иттем.

        Гаилә хәлемә килгәндә тормыш иптәшем Нуриев Марат Гани улы Кызылтау авылы җирлеге башлыгы. Ике кызыбыз бар.Нуриева Сөмбел Казан шәһәрендә эшли, икенче кызыбыз Нуриева Диана Кызыл -Тау гомуми урта мәктәбенең 8сыйныфында белем ала.Мин хәзерге вакытта. М.Х. Гайнуллин исемендәге Кызыл-Тау  урта  гомуми  белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим . Үз эшемне яратып 34 ел балаларга белем бирәм.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Л.Н Толстой "Война и мир", "Сухамлинский", "Йөрәгемне балаларга бирәм" .Г.Әпсәламов "Ак чәчәкләр" Фәнис Яруллинның шигырьләре  җыентыгы. Муса Җәлил әсәрләре.Туфан Миңнуллин әсәрләре.Гаяз Исхакый "Сөннәтче бабай","Татар кызы" Макаренко"Педагогическое поэма"

Мой взгляд на мир

 

МИНЕМ ТӘРБИЯГӘ КАРАШЫМ.

"Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”

Тәрбия процессы – кешенең тулысынча шәхес буларак форма-лашуы. Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм әһәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакы-тында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа. Ә инде әхлак һәм аралашу һәрвакыт – балалар уенында да, укуда, спортта, хезмәттә дә - бер-берсенә бәйләнгән булалар.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Без тиешле шартларны да тудыра, оештыра да – без балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтергә тиеш булабыз.

Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене олыгайган чорына кадәр озата бара. Без балалар белән төрле темаларга әңгәмәләр, фикер алышулар үткәрәбез.( "Яхшы күрше – ярты дуслык”, "Киемгә карап каршы алалар...”, "Акыллылык һәм ахмаклык”, "Тәртип бусагадан башлана”, "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”, "Яхшы сүз – җан азыгы”. )

Әдәпле, яхшы сүз күңелне күтәрә, шатландыра. "Яхшы сүз – җан азыгы ",-- дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Шулай бер әңгәмә вакытында балалар белән әдәпле сүзләр турында фикер алыштык, кроссворд чиштек, яңа сүз барлыкка килде – изгелек.

Изгелек – кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек тормышны, яшәүне саклый, ә явызлык җимерә. Кеше тормышта гел яхшылык кына эшләр өчен туа. Кеше яшәвенең төп мәгънәсе изгелек кылу, яхшылык эшләү. Изгелек эшләр өчен игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Ләкин кайвакытта киресе дә булып куя. Бер явызлык икенче явызлыкны китереп чыгара. Кеше гафу үтенсә, явызлыкны туктатырга була. Гафу үтенү – ул яхшылык. Явызлыкны яхшылык белән генә җиңеп була. ( "Ата-анага игелек итмәгән – үзе дә игелек күрмәгән”)

Кешеләргә без гел яхшылык эшлик,

Эшләмәсәң – гарьлек,

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

Ул – зур фидакарьлек.

Яманны яхшыдан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗ-рибәләр туплау исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә.

Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфат-лары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш укучы балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала.

Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор. Чөнки кеше кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәт мөнәсәбәт-ләреннән читтә кала алмый һәм нәкъ шушы мөнәсәбәтләр аны шәхес буларак формалаштыра.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә,

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә -- эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

("Эшкә өндәү”, Г. Тукай)

Кешенең иң зур бәхете – яхшылык. Яхшылык эшләсәң, яхшылыкка – яхшылык белән җавап бирерләр.

Укучыда үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – бердәмлек, намуслылык, чисталык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз.

Намуслы булу – үз гаебе, үз хатасы өчен ояла белү, аларны төзәтә белү. Үз тәртибен, үз эшләрен бәяли белү. Намус ул күзгә дә күренми, ләкин аны начар эшләр эшләп югалтырга була. Намусы-гызны кече яшьтән үк сакларга , аңа тап төшермәскә кирәк. Начар эшләр өчен ояла белү, аларны булдырмаска тырышу ул – намуслы, вөҗданлы булу дигән сүз. Намусын, вөҗданын югалткан кешеләр беркайчан да изгелек эшли алмыйлар.

Укучыда әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә бер мөһим юнәлеш бар. Ул да булса – гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек тирән эз салып калдыралар ("Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”).

Без һәр дәрестә һәм ачык чараларда балаларга мәкальләр һәм әйтемнәр аша тәрбия бирәбез. Мин класс сәгатьләрен Вил Казыйха-новның "Әхлак тәрбиясе” дигән дәреслеге буенча алып барам. Әңгәмә-ләрнең эчтәлеге белән әти-әниләрне дә таныштырам. Өй эшләре итеп әти-әни белән сөйләшү өчен сораулар тәкъдим итәм. Әти-әни белән берлектә шулай эшләү бик яхшы нәтиҗәләргә китерә. Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр.

Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Яңа буын тәрбияле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.

Мои достижения

Гайнуллин Инзил 4 класс 1место в  конкурсе  ЮИД"Безопасное колесо" 2008

Нуриева Сюмбель 4класс 1место  в конкурсе ЮИД"Безопасное колесо"2008

Нуриева Сюмбель  в районным конкурсе детских рисунков "Вперёд,Россия" 2007

Участие в конкурсе "Учитель года 2007"

Занявшая 1 место в районным туре военно- спортивной игры "Зарница"в младших группах   на    этапе      "физические упражнение- поднимание туловища" 2007

Гайнуллин Инзил   1 класс 3 место в номинации "Творческие работы" районного конкурса "Овеянные славою флаг наш и герб" 2006

Нуриева Сюмбель   1 место на     районной акции- конкурсе"добрые дела" в номинации:"Фото"среди учащихся 1-4 классов(следопытов) 2011

Галимова Илюза- международной интернет-олимпиады «Солнечный свет», победитель, 2018год;

 -Всероссийской дистанционной олимпиада «Русский медвежонок-языкознание для всех», победитель , 2018год;

- II Межрегиональной конференции учащихся общеобразовательных учреждений «Горная сторона: история, культура и духовное наследие», победитель в 2018году;

 - III республиканская научно-практическая конференция  учащихся и учителей  по теме “ Шәвәли оныклары”, победитель 2018год;

  - республиканский конкурс на муниципальном туре  «Дулкыннар», посвящённого 120летию со дня рождения писателя, Наки Исанбата в номинации “Художественное слово”, победитель, 2019год;

- занальный конкурс юных чтецов “Живая классика”, победитель, 2019год;

- республиканская олимпиада по татарскому языку для школьников 2-6 классов “Учу татарский”, победитель, 2019год

- республиканская олимпиада по предмету татарский(родной) язык для учащихся школ с родным языком обучения, муниципального тура, призёр, 2019год, ;

- республиканская олимпиада по татарскому языку для школьников 1-6 классов “Эрудит”, победитель, 2020год

- V республиканская научно-практическая конференция среди школьников “Кояшлы ил” имени поэта Ахмета Рашита, диплом 1степени, 2021год;

- республиканская олимпиада по математике для школьников 1-4 классов “Эверест”, призёр, 2021год;

Моё портфолио

Портфолио - ул синең йөзең. Әлбәттә, ул чиста-пөхтә булырга тиеш, креатив булса, тагын да әйбәтрәк. Ә "дөрес түгел" дигән әйбер гомуиән юк, чөнки һәр кеше индивидуаль.

Әмма иң беренче чиратта портфолионың мәгълүмати булуы зарур, ягъни ул синең ни белән яшәвең, нәрсә белән кызыксынганың турында сөйләп бирергә тиеш. Биредә син үзең турында эссе, сочинение дә яза аласың, әдәби яки сәнгати шедеврларыңны да кертә аласың.

Портфолионы төрлечә төзергә мөмкин.

Мәсәлән:

- беренче бит - синең матур фотографияң;

- икенче бит - кыскача автобиография (кайда һәм кайчан тудың, нәрсә белән шөгыльләнәсең. киләчәккә нинди өметләр баглыйсың һ.б.)

-характеристика, рекомендация хатлары (укытучылар, син йөргән түгәрәк җитәкчеләре яза ала)

- яулаган үрләр исемлеге

- яуланган үрләрне дәлилләүче диплом-грамоталар

Билгеле, синең портфолио нәкъ шундый шаблон буенча эшләнгән булырга тиеш, дигән сүз түгел. Әйтелгәнчә, монда кагыйдәләр юк. Портфолиоңны үзең теләгәнчә төзи аласың. Тик, синең белән беренче танышу портфолио аша булачагын исеңнән чыгарма.

Уңышлар! "Сәләт"тә очрашканчыга кадәр!

Добавить грамоту в портфолио