Тямаева Роза Рәфкать кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Замана белән бергә атлап, укучыларымда татар теленә карата кызыксыну уяту

Увлечения: Китап уку, чаңгы шуу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Нурлат, Нурлатский район

Место работы: МАОУ "СОШ №2" г.Нурлат

Звание, ученая степень: Югары категорияле укытучы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/roza-tyamaeva

О себе

Мин, Тямаева Роза Рәфкать кызы, Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә укучы балаларны 1998 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбияты фәннәренең серләренә өйрәтәм. Бу мәктәптә эшли башлаган вакытларга да инде 26 ел вакыт узган. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерәм мин, шуның белән үземне чиксез бәхетле итеп хис итәм. Аларның уңышларына сөенәм, кайгыларына көенәм. Байтак кына тәҗрибә тупланган, үземнең эш методикасы җайга салынган.

Язмышыма рәхмәтле мин. Бик тату коллективта эшлим. Беренче көннәрдән үк алар миңа таяныч булып, гел ярдәм кулы сузып торалар.

Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп, сагынып барсын өчен ниләр эшләргә соң? Хәзерге заман татар теле укытучысы кем ул? Ул нинди булырга тиеш соң?

Татар теле һәм әдәбияты укытуда бүгенге көн бурычлары шундый: әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру, балаларны тормышка әзерләү, әхлак тәрбиясе бирү, эстетик  культура тәрбияләү, балаларның сөйләм телен үстерү, үз халкыбызның сәнгатенә, тарихына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

 

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытканда яңа, заманча технологияләргә мөрәҗәгать итәм. Тәҗрибәдән күренгәнчә, заманча технологияләр куллану укыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Укучыларның мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерә, үз-үзенә ышанычын арттыра, аларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм туган илен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы шәхес буларак тәрбияли. 

 

Мои достижения

1. Почетная грамота Министерство образования и науки Республики Татарстан "За весомый вклад в систему образования и воспитания подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд", приказ от 15.02.2023г.№59-н;
2. Почетная грамота Главы Нурлатского муниципального района «За многолетний добросовестный труд в сфере образования и в связи с празднованием Дня учителя», 2017 г.; Почетная грамота Главы Нурлатского муниципального района «За многолетний добросовестный труд в сфере образования, высокий профессионализм, значительные успехи в организации и совершенствовании учебного и воспитательного процессов», 2020 г.,
3. Почетная грамота отдела образования Исполнительного комитета Нурлатского муниципального района РТ «За достигнутые успехи в деле обучения и воспитания подрастающего поколения», 2016 г.; Грамота МКУ "Управление образования" Нурлатского муниципального района РТ "За многолетний добросовестный труд в сфере образования и достигнутые успехи в деле воспитания и обучения подрастающего поколения и в связи с празднованием Дня учителя и Дошкольного работника", 2021г.; Грамота МКУ "Управление образования" Нурлатского муниципального района РТ лауреата муниципального этапа Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел", 2022г.;
4. Грамота МАОУ “СОШ №2” г. Нурлат «За достигнутые успехи в деле обучения и воспитания подрастающего поколения», 2020 г.; Грамота МАОУ “СОШ №2” г. Нурлат победителя школьного этапа Всероссийского конкурса профессионального мастерства "Учитель года", 2022г.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: