Садыкова Фатыма Фаридовна

сайт учителя татарского языка и татарской литературы

Ни шагу на месте, идти только вперед!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: татарский язык и литература, история Татарстана

Увлечения: чтение,вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Тюрнясево,Нурлатский район

Место работы: МБОУ "Тюрнясевская СОШ Нурлатского муниципального района РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sadykova-fatyma-faridovna
Молчанье- щит от многих бед, а болтовня всегда во вред. Язык у человека мал, но сколько жизней он сломал.
Омар Хайям

Яшь буынга  белем һәм тәрбия  бирүдә, җәмгыятьнең үсешен һәм  алгарышын тәэмин итүдә укытучының роле бәһаләп бетергесез. Әнә  шуңа күрә бөек акыл ияләре дә , тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары  белән дөньяга  танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһәлләре дә, ирешкән уңышлары  турында сүз чыккач,  иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф  танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар

О себе

Работаю  в этой школе с 1993 года.Педагогический стаж почти 30 лет.Наверное, судьба сама расставляет все  по своим местам: возвращение в родной край и к своему истинному призванию- стать педагогом. Очень  люблю работать по своему предмету,используя новые  технологии.Являюсь на протяжении 17 лет председателем профкома. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Люблю классиков русской и татарской литературы.

Мой взгляд на мир

На мир надо смотреть реально и позитивно.

Мои достижения

Минем методик  табышларым
 
Яшь буынга  белем һәм тәрбия  бирүдә, җәмгыятьнең үсешен һәм  алгарышын тәэмин итүдә укытучының роле бәһаләп бетергесез. Әнә  шуңа күрә бөек акыл ияләре дә , тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары  белән дөньяга  танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһәлләре дә, ирешкән уңышлары  турында сүз чыккач,  иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф  танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.
Укытучыдан, аның  фидакарь хезмәтеннән башка  җәмгыять үсешен куз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә, теге яки  бу илнең фән, мәдәният өлкәсендәге  һ.б. өлкәләрдәге уңышлары турында сүз чыкканда, барыннан да элек, алардагы мәгариф  системасында эшләрнең торышына игътибар итәләр. Чөнки  нәкъ менә мәктәптә баланың  зиһене чарлана, дөньяга карашы формалаша, еш кына булачак һөнәренең нигезе салына.
Шуның белән бергә, укытучының дәрәҗәсе, җәмгыятьтәге урыны аның үзенә дә бәйле. Бүген укытучы  үзе дә киң белемле, эрудицияле, иҗади  эзләнүчән шәхес булырга , үзенең һөнәри  осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә бурычлы.
Татар теле фәне , җәмгыятьтәге башка  күренешләр кебек үк, көннән-көн үсә, камилләшә бара. Хәзер татар теле гыйлеме өлкәсендә эшләүче дистәләрчә дәрәҗәле фән ияләре телебезнең төрлке якларын тасвирлаган  йөзләрчә  җитди басма хезмәтләре бар.
Гомуми белем  мәктәбенең укыту программасы  ирешелергә тиешле  нәтиҗә , таләпләрне гамәлгә ашыруга  юнәлтелгән. Алар белем бирү  процессы  эчтәлеген һәм структурасын билгели:
♦ Баланың шәхси тәҗрибәсен киңәйтү;
♦ Шәхси үсешнең төп өлкәләрендә  шәхси уңышка ирешү.
Минем үземнең 16 ел педагогик  эшчәнлегем рус  мәктәбе мохитендә үткәнгә күрә, миңа  рус мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытуның төрле  методикаларын , технологияләр кулланып, төрле системалар буенча эшләргә  туры килде. Районыбызның алдынгы методистлары, укытучылары янәшәсендә эшләргә нәсыйп булды. Узган гасырның туксанынчы елларында рус телле балаларга татар  теле укытыла башлагач,  хезмәт юлым мине Р.К.Вәлиева, Р.С.Гыйлемшинага  алып килде. Аларның киңәшләре миңа бик зур ярдәм итте, шуңа мин аларга рәхмәтле.Еллар уза баргач, Р.З.Хәйдәрованың курсларында укырга туры килде. Аның технологиясен бик уңай, отышлы дигән карарга килдем , һәм шул технология  буенча башлангыч сыйныфларда , бишенче, сигезенче сыйныфларда эшлим. 
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен, әдәбиятын эзлекле итеп укыту , аларга татар сүзенең  сәнгатенең асыл мәгънәсен төшендерү җирле  халыкның яшәү рәвешен киңрәк аңларга  мөмкинлек бирә. 
Әдәбият – эстетик төркемгә керүче фәннәрнең берсе. Музыка, рәсем сәнгате белән янәшә сүз сәнгате – әдәбият укытыла. Әдәбият  укытуның төп  өч вазифасы бар.
Беренчедән, ул иҗтимагый яшәешне, кешенең рухи дөньясы чагылдыра, хыял-өметләрне сурәтли. Бу- танып – белү вазифасы.
Икенчедән, әдәбият кешене шәхес буларак тәрбияләүдә, аны рухи  яктан үстерүдә катнаша. Бу – тәрбияви вазифа.
Өченчедән, әдәбият уңай  һәм тискәре күренешләрне, матурлык һәм ямьсезлекне гәүләндерә, шул турыда сөйли, эстетик  зәвык калыплаштыра. Бу – эстетик вазифа.
Дәресләрдлә  әдәби  әсәр  анализлана, тарихи- әдәби белемнәр бирелә,  сәнгатьле  укырга  өйрәтелә, сөйләм  теле үстерелә.
Әдәбият дәресләрендә нәрсә укырга? Рус телле балаларга татар әдәбиятын ничек укытырга? Әлбәттә, безнең алдыбызда күп сорау  килеп басты. Бу дәресләр уку һәм тәрҗемә итүгә генә кайтып калырга тиеш түгел бит. Теге яки бу проблеманы күтәреп, аның буенча үз фикереңне дә әйтә белергә өйрәтергә кирәк бит.
Эшләгән тәҗрибәмнәм әйтә алам: шул максатларны ирешү өчен,укучының үзенең уку эшчәнлеге ( аның максат  һәм бурычларын билгели, максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану, гомуми максатларны гамәлгә ашыруда яшьтәшләре белән бергә эшләү; ирешкән нәтиҗәләргә бәя бирү)  оештыра белү; төрле  эшчәнлек төрләре өчен универсал әһәмиятле төп  компетентлылыкка ия булу ( уку мәсьәләләрен  хәл итүнең гомумиләштерелгән проблемалары- сорауны формалаштыру, күзәтү, мәгълүматлар җыю); табигатьне, җәмәгать учреждениеләрдә үз-узеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү кирәк.
Кеше иң әүвәл үзенең әти-әнисен, туган халкын, туган җирен,янәшә  яшәүче кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Һәр халыкның үзенә генә хас матур сыйфатлары бар. Без ул сыйфатларны күрә белергә,  бәяләргә, үзебезгә кабул итәргә тиешбез. Узара булышып,аңлашып яшәгәндә генә татулыкка  ирешергә мөмкин. 
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Президенты  Указы нигезендә 2010  ел – Укытучы елы  дип игълан ителде. Бу-  бик  дөрес гамәл. Әмма укытучыга, аның ихтыяҗларына игътибар бер ел  белән генә  чикләнмәсен иде. Һәр ел укытучы елы булырга тиеш, чөнки  укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул – иң кирәкле, иң җаваплы, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа күрә ул даими  игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
  
 

Моё портфолио

Я очень люблю учить детей.И очень хочется работать и работать по новым технологиям,используя ИКТ, интернет -ресурсы,ЦОРы и т.д. очень люблю детей. Их непосредственность. воспритяие ими мира таким, каким они его видят.Я  очень довольна УМК Хайдаровой Р.З. по изучению родного языка и родной литературы.  По этой методике есть много дополнительного амтериала,диски, электронные учебники и пособия, которыми умело пользуются  учителя.Дети в восторге ,и с легкостью изучают этот предмет, особенно последние 2 года.Хочется сказать авторам  огромное -преогромное спасибо  за этот материал.

Добавить грамоту в портфолио