Сафина Лилия Нафисовна

Сайт учителя татарского языка

Профессия: учитель татарского языка и литературы, русского языка и литературы

Профессиональные интересы: Повышение своего профессионального уровня

Увлечения: Вязание и вышивание,чтение художественной литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Альметевск

Место работы: МБОУ "СОШ 21"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safina-liliya-nafisovna
Укытучы! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән. Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән. Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел. Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе.

“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.          Чынлап та, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Минем беренче укытучым Дания Хасиятовна Айзатова. Ул хәзер дә армый-талмый балаларга белем бирә. Ә үзебезнең татар телен, туган телебезне безгә өйрәтүче укытучым – Гелфария Миннегалиевна. Ул безгә телебезнең матурлыгы турында, аның кайда гына яшәсәк тә безгә кирәклеге турында гел искәртеп тора. Без үзебезнең белем биргән укытучыларыбызга һәрвакыт рәхмәтле, алар безгә әти-әниебез кебек якын. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәбез, яратабыз, һәм дә авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар телибез.

Күренекле язучы Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына “Се иң гүзәл кеше икәнсез!” – дип әйтмәгән. Чыннан да, кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар. Укытучылар турында язылган әдәби әсәрләр дә шактый күп.

Укытучым!

Шатлык, кайгыларны уртаклашып,

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай имин, озын гомер бирсен,

Ихлас рәхмәт, чып-чын кеше сез!

Укытучым! Иң изге, иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе син!

 

О себе

Учитель татарского языка и литерауры

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Тапшырылмаган Хатлар (Гадель Кутуй)

Добавить грамоту в портфолио