Сафина Римма Ришатовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: Учитель родного языка и литературы

Профессиональные интересы: Творчество татарских писателей и поэтов

Увлечения: художественная литература, творчество татарских писателей

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Атнинский район, село Кулле-Кими

Место работы: МБОУ "Кулле-Киминская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safina-rimma
Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена.
Флёра Тарханова

Тел ул – байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Укучыларымны үзебезнең туган телебез белән горурланырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтәм.

Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган иҗади эшләре аша тоярга тырышам.

Минемчә, иҗади фикерли белү – теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше – милләт, ил мактанычы.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – педагогик осталыгым. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Һәр бала үзенчә талантлы.

О себе

Мин Сафина Римма Ришат кызы, Кулле Киме мәктәбендә  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы булып эшлим. Үземнең эшемне яратып башкарам, чөнки балалар күңеленә гыйлем нуры, әхлаклылык нуры чәчү - без укытучылар гына эшли ала торган изге гамәл ул. Моңа ирешү җиңел түгел, шуңа күрә без гомер буе укыйбыз, эзләнәбез, тәҗрибә туплыйбыз. 

 

Бүгенге көн таләпләре катгый: бала заманнан артта калырга тиеш түгел. Ә укытучы шул таләпләргә туры килерлек итеп эшләгәндә генә максатына ирешә ала. Шуңа күрә яңа технологияләрне үзебезгә камил белергә кирәк. Шактыйларын үземнең эшчәнлегемдә уңышлы гына файдаланам да. Төркемнәрдә эшләү алымы – иң яратып кулланылганы. Укучыларым бер-берсенең уй-фикерләрен тыңларга, уртак эшләр башкарырга, эшләгән эшләренә бәя бирергә өйрәнәләр анда. Матур итеп сөйләп, үз фикерләрен курыкмыйча әйтеп, кеше ялгышларын күреп, шуларны төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә алар.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Җилкәннәр җилдә сынала" Фәнис Яруллин.

М.Әсмир. Саф күңел.

Моё портфолио

Мин Сафина Римма Ришат кызы, Кулле Киме мәктәбендә  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы булып эшлим. Үземнең эшемне яратып башкарам, чөнки балалар күңеленә гыйлем нуры, әхлаклылык нуры чәчү - без укытучылар гына эшли ала торган изге гамәл ул. Моңа ирешү җиңел түгел, шуңа күрә без гомер буе укыйбыз, эзләнәбез, тәҗрибә туплыйбыз.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы