Сагдатшина Аниса Минсалиховна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: иҗади шәхес тәрбияләү

Увлечения: әдәби китаплар уку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт:

Место работы: МБОУ "Верхне - Альмурзинская основная общеобразовательная школа" Алькеевского муниципального района

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sagdatshina-anisa-minsalihovna

О себе

Мин, Сагдатшина Әнисә Минсалих кызы, 1977 елның февраль салкыннарында туып, туган авьшымның саф суын эчеп, киң болыннарында уйнап, урманнарында җиләк, гөмбә җыеп үскән бала.

Әти-әнием өчен бәхет өстәп,

Мин дөньяга аваз салганмын.

Барчасына дус булсын дип,

Әнисә  дигән  исем  алганмын.

 Югары Әлморза тугызъеллык, Юхмачы урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, язмыш сукмаклары мине Татарстаныбызның башкаласы Казан шәһәренә алып китте. 5 ел буена Татар дәүләт гуманитар институтында туган телемнең нечкәлекләренә төшендем. Аның гүзәл, камил, аһәңле, җыйнак, тыйнак тел булуына тагын да инандым.

  Институтны уңышлы гына тәмамлаганнан соң үз авылым мәктәбендә   татар теленең байлыгын бирергә омтылдым

Зур бәхетем-яраткан эшем бар,

Укытучы минем һөнәрем.

Бәйрәмгә тиң укучылар белән

Мәктәбемдә үткән көннәрем.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра

торган  сирәк могҗизаларның берсе.

                                                          И. Гази.

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко.

Моё портфолио

    Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы.  Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы