Шайхутдиннова Миляуша Гимадетдиновна

Сайт учителя начальных классов

Если вы хотите, чтобы ваши питомцы стремились к добру, — воспитывайте тонкость, эмоциональную чуткость юного сердца. В.А. Сухомлинский

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Хорошая память – это не способность, а искусство, система навыков и умений. Даже одаренные музыканты каждый день играют гаммы. П

Увлечения: люблю читать, общаться по интернету, сочиняю стихи

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Деревня Пичментау, Арский район

Место работы: МБОУ "Пичментауская начальная общеобразовательная школа"

Звание, ученая степень: Почетный работник общего образования РФ, учитель I квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shayhutdinnova-milyausha-gimadetdinovna
Уяндыңмы, елмай! Көнне башла шулай, Елмай үз-үзеңә, Әйтәсе сүзеңә. Таралыр бар кайгың, Тыныч калыр җаның, Күтәр күңелеңне - Бу бәхет түгелме?

Самым важным явлением в школе, самым поучительным предметом,
самым живым примером для ученика является сам учитель.

А.Дистервег

О себе

Учитель начальных классов

Шайхутдиннова (Бадертдинова) Миляуша  Гимадетдиновна. 1981 елда Арча педучилищесын тәмамладым.  Училищеда 1 ел  ВЛКСМ секретаре булып эшләдем. 1982 елдан бирле  -  укытучы хезмәтендә. 

Минем  гомерем -  сабыйларның ак кәгазьдәй  саф күңеленә иң изге бәхет орлыклары салып, аларның җимешләрен татып,  көенү-сөенүләр. Укытучы ул гомере буе иҗат кешесе.

Шагыйрьләр иҗаты үзе яшәгән мохиттән аерылгысыз, диләр. Очучы – шагыйрь күк киңлекләренә соклана, җирдәшләре тормышына да күбрәк күк зәңгәрлеге аша карый, игенче – шагыйрь үзе иккән игеннәрне күреп куана, ул куанычын акка шигырь итеп түгә. Аның  кем булуын һәр шигыре, һәр сүзе әйтеп тора. Мондый шигырьләрне бары тик укытучы, әйе, укытучы гына иҗат итә ала, - дигән Галимҗан Гыйльманов. 

Мин үзем дә шигырьләр язам. Күбрәк мәктәп тормышы, балалар, туган як, туган тел темасы якын. 

Беренче укучыма

Күптәнмени, синең кебек мин дә

Каләм алдым нәни кулыма.

Әлифбадан "а" хәрефен укып,

Таяк сыздым дәфтәр юлына.

Укытучымның: "Әйдә, яз!" - дигәнен

Түзми идем никтер көтәргә.

Хәтеремдә иң шатлыклы көнем -

"Әни" диеп яздым дәфтәргә.

Бүген үзем, кулларыңнан тотып,

Син нәнигә таяк сыздырам.

Һәм үземнең шундый чагымны

Күңелемнән кабат уздырам.

Синең тәүге адым...Һәм минем дә

Тик хыялдан бүген тормышка.

Синең кебек һәрбер укучымда

Яңа серләр табам, гел башка...

Ана, Ватан һәм Тынычлык сүзен

Күңелеңә синең язармын.

Киләчәккә алып барыр өчен

Якты юллар анда сузармын.

Хыялыңның серле сукмагыннан

Чыгарырмын тормыш юлына...

...Синең кебек башта таяк сыздым

Каләм тотып мин дә кулыма.         Миләүшә Шәйхетдиннова

 

ПроТема

<a href="http://www.protema.ru/blog/item/296-calendar2014?u..."><img style="text-align:center;" src="http://www.protema.ru/widget/cache/calendar2014.jpg" alt="ПроТема"></a>

 

Календарик

<script type="text/javascript" src="http://www.protema.ru/widget/widget.php?widget=cal..."></script>

 

<noscript><div><a href="http://www.protema.ru/blog/item/296-calendar2014?u..."><img src="http://www.protema.ru/widget/cache/calendar2014.jpg" alt="ПроТема"></a></div></noscript>

 


 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Сухомлинский "Йөрәгемне балаларга бирәм", Ф.Яруллин "Мин тормышка гашыйк", "Җилкәннәр җилдә сынала". 

 

       "Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян,   шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә -  асылташ булып төпкә бат,ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә -  яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек."  Фәнис Яруллин

Мой взгляд на мир

Не познаешь нового,

Не усвоив прежнего.

Недоступных нет глубин

У Знания безбрежнего.

 

Яшәгән һәр көнең,

Эшләгән һәр эшең

Сузылыр якты бер нур булып:

Сайлаган юлыңа

Гомерең буена

Күңелеңдә сакласаң тугрылык.        Ф.Яруллин

                                   

 

 

Человек выше своей судьбы!

Что б ни случилось - помни одно:
Стих - тончайший громоотвод!
Любишь стихи -
              не сорвешься на дно:
Поэзия сыщет, поймет, позовет.
Живи,
   искусства не сторонясь,
Люди без лирики, как столбы.
Участь наша ничтожнее нас:
Человек
      выше своей судьбы.                 Илья Сельвинский

Моё портфолио

Акча бәясен алтын билгели.

Кеше бәясен халкы билгели.

Мои публикации:
Публикации моих учеников:
Научно-техническое творчество
Художественно-прикладное творчество
Добавить грамоту в портфолио