Сибгатуллина Рузиля Сагиловна

учитель татарского языка и литературы

Барыбыз да олы бәхетләрен, шатлыкларын көтеп яшәсен!

Профессия: учительница татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: профисиональ яктан үсеш

Увлечения: китап уку,йөзү,музыка тыңлау

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Набережные Челны

Место работы: МБОУ "СОШ№9"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sibgatullina-ruzilya-sagilovna
Бәхет — ярсызга — яр. Ялгыз җанга — жандаш. Суык суккан гөлгә — сыңар яфрак. Туган җирсезләргә — бер уч туфрак.
Илсияр Ихсанова

 


"Әллә ничек кенә үтә гомер..."                                                                                                                                                                                     

 



Әллә ничек кенә үтә гомер.

Сөйгәннәрдән булмый сөелеп.

Сыглып кына төшсәң авырлыктан,

(Дошман булса җан әрнемәс иде!)

Дуслар тора эчтән сөенеп.

 

Әллә ничек кенә үтә гомер,

Изге табынганын, чүп була.

Җандаш таптым диеп җан сөенсә,

Ул бөтенләй сиңа чит була.

 

Әллә ничек кенә үтә гомер,

Йөгереп китәр чакта юл булмый.

Йөрәгеңне салсаң учларыңа,

Кулларыңнан алыр кул булмый.

 

Әллә ничек кенә үткән гомер,

Дөрләп янган еллар көл булган.

Бер гөрелте үткән ташкын булып,

Учак урыннары юылган.

 

Әллә ничек кенә үтә гомер,

Кай ярларга учак ягасы?!.

Бәгыреңне салган учак урның

Юып калмас микән

Ташкын-гөрелтенең яңасы?..

 

Әллә ничек кенә үтә гомер...
 

О себе

 

Мин -Актаныш кызы. Әти-әниемнең җиденче,төпчек кызлары булып дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлагач,Башкорт дәүләт университеты филология бүлегенең татар теле факультетын тәмамладым.Иптәшем б-н ике кыз үстерәм. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Хәсән Туфан, Илсияр Ихсанова шигырьләре. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен кабат-кабат укыйм. 

Мой взгляд на мир

КЕШЕ ҮЗ ЯЛГЫШЛАРЫННАН САБАК АЛЫП ЯШӘРГӘ ӨЙРӘНӘ...

Добавить грамоту в портфолио