Пыжмара төп белем мәктәбе

Школьный сайт

Наша школа

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: С.Пижмар

Количество учащихся: 84

Кратчайшее выражение смысла жизни может быть таким: мир движется и совершенствуется. Главная задача — внести вклад в это движение, подчиниться ему и сотрудничать с ним.
Л.Н.Толстой

Не тот грамотен, кто читать умеет, а тот, кто слушает да разумеет.

О нас

Татарстан Республикасы Балтач районы Пыжмара авылы мәгариф үсешенең кыскача тарихы

 

1918 нче елга кадәр Пыжмара авылында ике мәчет каршында кечкенә генә мәктәпләр булган.Бу мәктәпләрдә балаларга гарәпчә укый- язарга һәм дин сабаклары өйрәткәннәр. Авылда фән нигезләре укытыла башлау 1918 елга туры килә1918-1919 нчы елларда укыту Хади мулла йортында була.Бу беренче мәктәптә Гөлсем Муллагалиева укыткан. Тормышка чыккач, гаиләдә  аңа укытырга мөмкинлек бирмиләр һәм мәктәп берникадәр вакыт ябылып тора.

1919-1920 нче елларда мәктәп тагын эшли. Бу вакытта укытучылар еш алышынып торалар. 1921нче елда бөтен илдә башланган ачлык һәм йогышлы авырулар эпидемиясе Пыжмарага да нык кына кагыла.Балаларның укырга йөрергә мөмкинлеге булмаганлыктан мәктәп яңадан ябыла.

1920 нче елда Шода волосте Пыжмара авылына укытучы итеп Гарипова Фатиханы җибәрәләр. Ул Пыжмара авылында 1923 нче елга кадәр укыта. Фатиха апа укыту эшен үз  өендә алып бара. Бу чорда ул Закиров Гариф, Набиева Разия, Рәҗәпов Идрис, Хәйруллин Габдулла, Рамазанов Гыйлмулла Габидуллин Шәһидулла Һәм башкаларга белем биргән..Ул вакытта укытучыларга хезмшт хакы түләнмәгән, бары тик елга бер тапкыр облигацияләр генә өләшенгән.һәм 1923 нче елда акчага алыштырылган.

Пыжмара авылында Гарипова Фатихадан соң, 1923-1924 нче елларда Үлмәс исемле кыз  укыта. Укыту авыл мәчетендә бара.1925-1927 нче елларда Хөснетдинов Гыйлметдин, Фатихов Барый,Хәйретдинов Хөсниләр эшлиләр.1929-30 нче елларда Гарина Разия укыта.

1926-27 нче елларда Пыжмара авылында укытучы булып Биткулов Закирҗан эшли.Ул Малмыж педучилищесын тәмамлап килә.Ул  яшьләр арасында белем алуның әһәмияте турында аңлату эшләре алып бара.Нәтиҗәдә мәктәпкә 78 бала йөри башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында да мәктәптә укулар дәвам итә. 1942 нче елда Пыжмара башлангыч мәктәбен җидееллык итеп үзгәртәләр.Сугышка китү сәбәпле  мәктәп  җитәкчеләре  еш алышына. Алар Каримов ,Панфилов,Дмитриев , Габидуллин, Юсупов, Шаймуллина, Зиннуровлар.Тылда калган укытучыларның тормышы да җиңел булмый. Укулар ике сменада дәвам итә.Авыл балаларына Эвакуацияләнгән эстон балалары да кушыла.Мәктәп директоры итеп Нәҗипова З.Н. билгеләнә. Сугыштан соң Каримов, Панфилов мәктәпкә кайтып үз эшләрен дәвам итәләр. Бу чорда укыту- тәрбия эшләре белән беррәттән халык арасында агитация – масса эшләре дә алар җилкәсенә төшә.

1940-49 нчы елларда Пыжмарада  Назипова З., Валиева Г., Михайлов Т., Шакирова З., Набиева Р., Кисилев В., Кисилева А., Зарипова Ф. һәм башка укытучылар эшли. “Бу елларны искә алуы да авыр. Язарга кара, укырга дәреслекләр юк. Иске газета почмакларына яза идек”- дип искә алалар өлкәннәр.

            Элеккеге мәчет бинасы мәктәп итеп үзгәртелгәч, Пыжмара җидееллык мәктәбенең укытучысы, соңыннан директоры Панфилов Ф.була.

            Совет власте елларында Пыжмара авылында мәгариф эшендә зур үзгәрешләр була. Мәктәп 1950 нче елда урта, 1958 нче елда сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1954-55 елларда мәчет янына яңа здание төзелә. 1968 нче елда Сәрдек сигезьеллык мәктәбе ябылып, Пыжмара сигезьеллык мәктәбенә кушыла. 1977 елда проект нигезендә яңа мәктәп зданиесе калкып чыга. 1984 нче елда Пыжмара сигезьеллык мәктәбенә урта мәктәп статусы бирелә.

Мәктәп директорларының хронологиясе.

1. Панфилов Ф. -1940-41

2. Кәримов – 1941

3. Нәҗипова З.Н. -1942

4. Панфилов – 1943

5. Антонов И.- 1943

6. Асхадуллин Г. -1949

7. Михайлов Т.- 1952-54

8. Зиганшин Т. – 1954-66

9. Сәмигуллин Г. – 1960-62

10. Мөэминова Г. – 1962-63

11.Гайнанов Р. – 1963-70

12. Валиев Н. – 1970-81

13. Хасанов Х. – 1981- 84

14. Закиров Ю. – 1984-98

15. Закиев Р.  -1998-99

16. Рахматуллин Т. -1999 елдан хәзергәчә

 

Мәктәп тарихыннан

1917-27 еллар-гарәп графикасы башлангыч мәктәп.

1927-42 еллар-башлангыч мәктәп.

1942 елдан- җидеелык мәктәп.

1950 елдан-урта мәктәп.

1958 елдан-сигезьеллык мәктәп.

1968 елдан-Сәрдек сигезьеллык мәктәбе Пыжмара сигезьеллык мәктәбе белән берләшә.

1984 елдан- урта мәктәп.

2004 елдан –профильле белем бирү мәктәбе.

Татарстан Республикасы Балатач районы  Пыжмара гомуми урта белем бирү мәктәбендә

·         укытучылар саны-21:

  • әйдәп баручы укытучы-2,

  • 2 категория укытучылар-3,

  • 1 категорияле укытучылар-16,

  • укучылар саны-98:

  • башлангыч белем бирү-16,

  • урта звено-59,

  • югары звено-23

Наши достижения

Мәктәбебездә 3 “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнгән , 1 Мәгариф отличнигы эшли.

         “Дәвамчанлык”, “Сәламәтлек”, “Милли тәрбия бирү”, “Экология”, “Сәләтле бала”, “Русский язык”, “Начар үзләштерүче балалар белән эш” педагогик программалары буенча эшләү балаларга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле шөгыльләнергә ярдәм итә. Һәр уку елында район күләмендәге олимпиадаларда 10-11, төрле конкурсларда 5-7 призлы урыннар алабыз, рәсем, җыр , “Йолдызлык” бәйгеләрендә катнашабыз. “Рөстәм һәм Асылташ” вокаль ансамблебез күп төбәкләрдә матур чыгышлары аша таныш.   

     Мәктәптә 9 фәнни, 2 ЦВВР каршындагы түгәрәкләр эшли, 6 спорт секциясендә балалар сәламәтлекләрен ныгыта.

Републикага даны таралган ЮИД командабыз бар. Армреслинг буенча  мәктәбебез командасы һәр ел саен республика ярышларында районыбыз данын яклый. Милли көрәш һәм баскетбол түгәрәкләрендә шөгыльләнүче командалар район ярышларында даими призлы урыннар алалар.

    Мәктәбебездә “Туган якны өйрәнү”музее республика күләмендә мактау грамоталары белән бүләкләнде. әдәбият, методик ярдәмлек һәм дәреслекләрне туплаган бай китапханәбез бар.

   Компьютер классы 2000 елда ачылды, 2001 елда 7, 2010елда 5   компьютер кайтарылды, 2005 елда кабинет Интернетка тоташтырылды.

      Укыту-тәрбия өлкәсендә һәрдаим диплом һәм мактау таныклыклары белән бүләкләнәбез. Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда “Көмеш дәрәҗәсендәге мәктәпләр” исемлегенә 2003 елда кердек.

    2002-2003 нче уку елында район күләмендә уздырылган ярышта мәктәбебез “Ел мәктәбе” исеменә лаек булды.

Контакты

3-67-42

pigmar1@rambler.ru