МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" г. Буинска РТ

Тик сау булса гына телең, син үзең бар, һәм бар синең илең.

 

Мин - укытучы

(Эссе)

Кем фәнне өйрәнеп,  аны эшкә

 җикмәгән икән, шул җирне

 сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң.

Саяди

          Педагогика фәлсәфәсе – минем уйлавымча, педагогик эшчәнлекнең нигезендә яткан методик принциплар ул. Аның асылы нидән гыйбарәт соң? Билгеле: булырга яки булмаска? Бу сорауга  өч дистә еллар элек үк җавап бирелгән. Булырга! Һәм мин менә бар. Кем булырга дигән сорауны мин кечкенә чактан ук үземә бирә килдем. Нинди булырга? Җир йөзендә нинди эз калдырырга? Һәрвакыт бу үткен сорауларга җавап булып, халыкның зирәк сүзләре торды: “ Һәр кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, бала тәрбияләргә тиеш”.  Йорт салырга? Булырга мөмкин... Агач утыртырга? Бу да кыен түгел. Бала тәрбияләргә... Берне генә түгел, күпне?! Әгәр дә үзеңне Җир йөзендәге иң кадерле нәрсәгә - киләчәккә, балаларга багышласаң ?!

     Билгеле, һөнәр сайлаганда, аның әһәмияте турында уйламаганмын, мөгаен. Мин бары тик бәхеткә ышандым,  тормышны, балаларны гына яраттым. Ул вакытта ук бер нәрсәне ачык аңладым: укытучы булачакмын. Нигә шулай килеп чыккандыр - әйтүе авыр... Әллә бу язмыш ... Педагогика – минем  язмышымдыр.  Шулай булуына бик нык ышанасы килә. Әллә мондый  адымга  татар теле һәм әдәбияты укытучым Әхмәтова Мөнирә Әхмәт кызына булган  мәхәббәт этәргәнме? Зур рәхмәт аңа. Әйе, мин укытучы һөнәрен сайладым, әмма остазым дәрәҗәсенә ирешергә, ай-һай, иртәрәк әле.

       Мин укытучы. Менә 25 ел балалар укытам һәм үзем дә укыйм. Укытучы –  укучы ул. Үземнең кадерле балаларым белән тагы да яхшырак, нәтиҗәлерәк эшләү, биек үрләргә күтәрелү, яңалык иҗат итү һәм шуңа шатланып яшәү өчен,  мин гомер буе укучы булып калырга риза. Укучыларымның туган телне яратуларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итүләрен телим.

     “Кем фәнне өйрәнеп,  аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди үзбәк шагыйре Саяди. Әйе, XXI гасыр  укытучысына  таләпләр катгый: аның укучысы мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Укучының индивидуаль  мөмкинлекләрен исәпкә алганда моны эшләп була бит... Ләкин  баланы “өйрәнмичә”,  эш алып барып булмый.    Ә бит минем педагогик эшчәнлегем нәкъ шуңа -  яңа педагогик технологияләр кулланып, укучыларга шәхси якын килүгә юнәлдерелгән.

      Табигатем белән мин – “эш аты”. Хезмәтем, мәктәбем, укучыларымны  шәхси тормышыма караганда өстенрәк куймыйммы икән...

          Тормышта миңа бернәрсә дә җиңел бирелмәде.  Кечкенә генә уңышым да  - зур хезмәт, тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе.

      ...1991 нче ел. Өченче ел укытучы хезмәтендә. Эш урыным -  М. Вахитов исемендәге гимназия. Дәресләрем кызыклы үтсен, укучыларым аңласын дип,  вакытның бер генә минутын да кызганмыйм. Тырыш кына – уңыш сиздермичә дә килә ул, диләр. Дөрес икән. 5 нче сыйныфтагы Алсуым район олимпиадасында  II урын алды.  Аннан соң да  алдынгылыкны бирмәде. 1997 нче елгы республика бәйгесендә 5 нче урын алгач, үзенең язмышын татар филологиясе белән бәйләргә уйлавын әйтте. Шатлык зур һәм уртак...  Директорыбыз да: “Эшнең нәтиҗәсе инде бу”, - дип күңелне күтәрде.

       Ә КДУда укучы Фираниямнең рәхмәт сүзләрен “Мәгърифәт” газетасыннан уку шатлык булмадымы? Ничек кенә әле! “Сез – минем иң якын кешеләремнең берсе. Кая гына барсам да, мин Сезне онытмам. Сез туган телнең газизлеген аңларга, дөньяның матурлыгын тоярга өйрәттегез. Укытучы һөнәренә мәхәббәт уяттыгыз. Эшегезне дәвам итәсем һәм, еллар узгач та, ак күңелле укытучым,  алдыгызда баш иясем килә”-, дип язган. Сүзендә торды: бу укучым да язмышын балалар һәм туган тел белән бәйләде. Рәхәтләнеп эшләсен, аның кебек үз эшенә бирелгән фанатлар бик кирәк мәктәпкә!

         ...Әле кичә генә тәүге дәресемне бирдем кебек.  Уйлый китсәң, шактый вакыт үткән. Дистәдән артык укучым татар теле белгечлеге алган, дүртесе районыбыз мәктәпләрендә туган тел дәресләрен укыта. Гади генә укытучы өчен моннан да зуррак шатлык бармы икән?     

       Ел артыннан ел үтә, гомер уза. Минемчә,  җир йөзендә укытучы беркайчан да картаймый. Ул һаман укучы яшендә кала. Кечкенәләр белән сабый булып бетсәм, үсмерләр янында яшьлегенә кайтам. Кичәге укучым Рәшит Маликовның  “Буа шәһәренең мөселман гыйбадәтханәләре тарихы” фәнни эшен караганда,  мин - студент. Әйтерсең лә 20 яшьлек чагым, укытучым алдында имтихан бирәм.    Юк, фәнни хезмәттә текст редакторы башкарырга тиешле эшне үтим мин. Ә кичәге укучым көнләшерлек дәрәҗәдә телебезнең грамматикасын белә, тарихи үткәнебез турында тирән мәгълүматлы. Укытучыга тагын нәрсә кирәк?!

             Күңел биреп, киңәшләшеп башкарган эш кенә җимеш китерә, диләр. Мин бу яктан бик бәхетле укытучы. Яраткан укучыларым, хезмәттәшләрем белән бәхетле мин.

    Менә - алтыларым. Самими карашлары миңа төбәлгән. Һәр әйткәнеңне киптергеч кебек сеңдереп алырга гына торалар. Әнә - мине ярты сүздән аңлаучы үз сыйныфым. Күңелләренә шәфкатьлелек орлыклары гына чәчә алсам ярар иде. Тормыш каршылыкларына нык торырлык итеп үссәгез иде сез. Бер көн күрми торсам да, сагынып өлгерәм үзегезне, балакайларым!

   Һәрьяклап булышырга әзер торган  хезмәттәшләрем, сездән башка кем мин?  Кирәк чакта киңәшче дә, таләпчән дус һәм  гадел тәнкыйтьче дә, нык таяныч та сез миңа.

     Минемчә, уңышларның яртысы – күмәк хезмәт җимеше. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җимеше. Уйларым  методик берләшмә эшенә килеп ялгана. Ә аның җитәкчесе булу?! Җаваплы да, кирәкле дә, дәрәҗәле дә, үзеңне тиешле югарылыкта тоту да. Берләшмәгә кергән һәр укытучының уңышы - әйткәнемчә, уртак хезмәт җимеше. Шулай булмаса,  район һәм республика олимпиадаларында укучыларыбыз җиңү яулаган булыр идеме?! Авырлыкларны бергә күтәргәндә генә, эшләве җиңел ул.  

    Район һәм төбәкара семинарларда күрсәтелгән ачык дәресләр, дәреслекләргә язылган рецензияләр, атналыклар, китап укучылар конференциясе, Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Кәрим, И. Юзеев, Ә Рәшит, Д. Хәбибуллин  юбилейлары уңаеннан район  күләмендә үткәрелгән әдәби - музыкаль кичәләр... Ә укучылар күңелендә тирән эз калдырган  үз төбәгебезнең  бөек затлары  Ә. Рәшит, Р. Харис, Р. Рахмани, Ф. Дәүбаш белән очрашулар... Гимназия укучыларының    “Сабантуй” газетасында басылган шигырьләре...

     Әйе, заман белән бергә атлаганда гына, укучы күңеленә ачкыч табыла.  Балаларның әдәби әсәрне кызыксынып өйрәнүенә ирешү өчен, нык эзләнергә кирәк.  Дөрес, иҗади үсеш, блоклы-модульле укыту технологияләре, федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәресләр укучыда кызыксынучанлыкны тагын да арттыра. Ләкин дәресне тормыш белән бәйләгәндә генә ул хәтергә нык  сеңеп кала. Минемчә, ирешелгән уңышларның нигезендә түземлелек,  балаларча самимилек, үз эшеңнең остасы булу ята.

       Балаларда  милли үзаң  тәрбиялим. Олы язучыбыз Риза Фәхреддин өйрәтмәләреннән башка бу мөмкинме? Һич юк. Ә  “Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе” авторлык программам... Укучыларымның якташ шагыйрьләребез иҗатларын өйрәнеп, республикакүләм фәнни-конференцияләрдә призлы урын алулары,  Насыйбуллина Энҗенең  В. Хаков стипендиясенә лаек булуы, Гайнуллина Раиләм, республика дәүләт имтиханы тапшырып,  татар теле белгечлеге булырга теләвен әйткәч, шатлыктан йокламыйча үткәргән төннәр... Саный китсәң  шактый. Күпме көч сарыф ителгән, күпме канәгатьләнү хисе алынган.  Һәрберсе күңел биреп әзерләнгәнгә, нәтиҗәсе дә сөенечле.

    Район мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары – шул хезмәтләремә  бирелгән бәя. Киләчәктә дә сәләтле укучыларның туган телгә мәхәббәтен сүндермичә эшләргә генә кала.

      Һәр балада укытучы тормышка ашырырга тиешле билгесез көч яшеренеп ята. Бары тик аңа бик саклык белән ачылырга, үзен шәхес итеп тоярга ярдәм итәргә кирәк.  Бала ул - үз мәнфәгатьләрен яклаучы, ялгышырга һәм килешмәскә хокуклы минем  көрәштәшем, фикердәшем.  Укучыга үз-үзен эзләргә, табарга ярдәм итүне эшемнең максаты дип саныйм. Максатымны тормышка ашыруда көчемне кызганмам. Әйе, кызганмам...

Наши достижения


Дополнительное образование


Наши проекты