Главные вкладки
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Регион: Татарстан
Населенный пункт: г.Нижнекамск
Мин- укытучы!
Мин – Нурмиева Резидә Равил кызы, I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин үзем Яңа Чишмә районында туып үстем. Бүгенге көндә мин – бәхетле хатын, яраткан әни һәм Iнче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем уйлавымча, ир, гаилә, балалар һәр хатын-кызга Алла тарафыннан бирелә. Ә менә һөнәрне без үзебез сайлыйбыз. Мин укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Әгәр миңа язмышымда яңадан һөнәр сайларга туры килсә, мин, һичшиксез, укытучы һөнәрен сайлар идем. Мин хәзерге көндә 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Минем гомуми эш стажым 18 ел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак -16 ел.
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
“Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә.... Әйе, укытучы эше җиңел эш түгел. Аның төп эше белем бирү булса да, бүтән вазыйфалары да күптөрле: ул укучыларына яхшы әни дә, киңәшче дә, тугры дус та була белергә тиеш. Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе бер кечкенә дөнья бит ул. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясеннән файдалану – шуның ачык мисалы.
Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Укытучы күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә тиеш. Укытучыга элек-электән гаять зур бурыч йөкләтелгән: ул баланы тормышка яраклы итеп тәрбияләргә тиеш. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. Син укытучы икән, димәк, балалар каршында, ата-аналар , җәмгыять, дәүләт каршында син җаваплы. Әгәр син аларның ышанычларын аклый аласың икән - бу синең эшеңнең нәтиҗәсе. Һәр кеше дә укытучы була алмый. Чын укытучы булу – ул талант. Укытучы үз тәҗрибәсен, белемнәрен балаларга тапшырырга тиеш. Укытучыларга исә, укучылары ирешкән уңышларны күрү бик күңелле. Укучыларының рәхмәте - укытучылар өчен иң зур бәхет.
Укытучы - барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.
Бүгенге заманда укытучы иң кирәкле һәм шул ук вакытта иң четерекле һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә ул. Чөнки укытучы һәр балага бу катлаулы тормышта үз – үзен табарга ярдәм итү теләге белән яна. Укытучы акыллы, мәрхәмәтле, таләпчән һәм балалар күңелен аңлый белә торган булырга тиеш дип саныйм...
Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Мин һәрвакытта уйланам: ”Кем соң ул укытучы? Синең хәзмәтеңнең асылы нидә?” Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә ... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.
Укытучы күпмедер күләмдә актер да әле. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Шуңа да мин, тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, класска һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән керергә тырышам, чөнки мин - Укытучы.
Клара Булатованың “ Укытучы бәхете” дигән шигыре минем уйларымны,хисләремне сөйли кебек.
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни?-дисәләр,
Сөенечем - таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни?-дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет - шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.